Ивановода Советлар Союзы Герое Алимкәй Әбдершинга истәлек тактасы куелган
(Казан, 10 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Ивановоның Җәмигъ мәчетендә Советлар Союзы Герое Алимкәй Әбдершинга истәлек тактасын ачканнар. Ул Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына уңаеннан урнаштырылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Иваново өлкәсе татарларының Төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Ляпин сөйләде. «Безнең барыбыз өчен дә әһәмиятле вакыйга. Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәбез. Алимкәй Әбдершин — үз гомерен кызганмыйча безнең буын һәм киләчәгебез өчен батырларча көрәшүчеләрнең берсе. Милләте буенча — татар. Ул татар халкының бер өлеше — Россия Федерациясе халкы саны буенча безнең уртак җиңүгә зур өлеш керткән икенче кеше», — диде ул. Фәрит Ляпин Бөек Ватан сугышы елларында Алимкәй Әбдершинга авыр сынаулар аша узарга туры килгәнен билгеләп үтте. «Ул Мордовиянең Иске Аллагол авылында туган, аннан Ивановога күченә, шунда эшли. Ивановодан фронтка алына. Сугышның барлык фронтларында Татарстаннан 700 меңгә якын төрле милләт кешесе катнашкан. 225дән артык фронтовик Советлар Союзы Герое исеменә лаек була», — диде ул.