Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Новак Зәйдә Бөек Ватан сугышы ветераны белән очрашты
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ»). Бүген Зәйгә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия энергетика министры Александр Новак Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан энергетикасы ветераны Леонид Мачтаков белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте. Леонид Яковлевич Мачтаков 1923 елда ТАССРның Зәй районы Перцовка авылында туа. 1942 елда фронтка алына. Мәскәү оборонасында, Сталинградтагы контрһөҗүмдә, Курск дугасы сугышында катнаша. Читать дальше...