Ел башыннан бирле 440 мең татарстанлы бурычлары турында онлайн белешмә алган
(Казан, 8 сентябрь, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Быел ел башыннан бирде 440 мең татарстанлы әҗәтләре турында онлайн хезмәт аша белгән. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР баш суд приставы урынбасары Елена Варфоломеева сөйләде. Ведомство вәкиле үз бурычларын ТР буенча Федераль суд приставлары хезмәте идарәсе сайтында да, Федераль суд приставлары хезмәтенең мобиль кушымтасы аша да вакытында тикшерү һәм түләү мөмкинлеген искә төшерде. «Моның өчен үз мәгълүматыңны (ФИО һәм туу датасын) кертү җитә. Шуннан соң система булган башкарма эшләр турында мәгълүмат бирәчәк», — дип өстәде Варфоломеева. Моннан тыш, системада әҗәтне онлайн түләү яки банкта түләү өчен квитанция алып була. Әйтик, ел башыннан республика халкы мондый квитанцияләрне Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР идарәсе сайтыннан ике тапкыр ешрак ала башлаган.