Алмаз Әхмәтшин якташларына “Дуслык”(“Дружба”, “Туслах”) район газетасына әбүнә бүләк итте
Район башлыгы үзе үк салган традицияне дәвам итте.
Район башлыгы үзе үк салган традицияне дәвам итте.
(Азнакай, 12 июнь, «Татар-информ», « Маяк», Тансылу Саниева). Төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларга Азнакай муниципаль район башлыгы гранты тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Тантанага мәктәп укучылары, ата-аналар һәм аларны зур җиңүләргә этәргән укытучылар да катнашты. «Бишле»гә генә уку һәм олимпиадада җиңү — ул зур хезмәт. Сез Азнакаебызның данын яклыйсыз, без сезнең белән горурланабыз. Балаларга үсәргә канат куйган ата-аналарга... Читать дальше...
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Россия көне белән котлады. Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне иң әһәмиятле дәүләт бәйрәме — Россия көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! Дөнья күләмендә күп үзәклелекнең үсүе һәм халыкара мөнәсәбәтләрдә киеренкелекнең артуы белән бәйле яңа тарихи шартларда Россия Федерациясе халыкара мәйданда үзенең позицияләре көчәюен раслады. Икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге үзгәрешләр, йогышлы коронавирус чире... Читать дальше...
(Чирмешән, 12 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районының Лашман авылында яшәүче Марс Миннебаев эштән буш вакытларда тимерчелек белән шөгыльләнә. Ул шашлык пешерә торган машина да ясап куйган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Марс миннебаев күпчелек очракта дуслары һәм туганнары соравы буенча ясый. Эскизларын да үзе уйлап таба. Оста итеп ясалган тимер машина — үзбушаткыч мангал да ясаган. «Мин аның эскизын интернеттан күреп алдым да, улымның туган көненә ясадым. Читать дальше...
Уважаемые нурлатцы! Поздравляю вас с главным государственным праздником нашей страны – Днем России!
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Горэлектротранспорт» оешмасына күп тапкыр кулланылышлы битлекләр тапшырылган. CRAFT IT Яшьләр инновацион иҗаты үзәге шулай итеп предприятиегә ярдәм күрсәткән. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә. Үзәк хезмәткәрләре трамвай йөртүчеләренә һәм кондукторларга күп тапкыр кулланылышлы битлек тапшырды. Шәхси саклану чараларын 3D-принтерда эшләгәннәр. Андый респираторлар - күп тапкыр кулланыла торган, әмма аларны фильтрларын алыштырырга кирәк.
(Чирмешән, 12 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында яшәүче 72 яшьлек Әхсән Галиев дүрт баш сыер һәм биш баш бозау асрый. Әхсән абый йортны берүзе алып бара. Ул шушы көнгә кадәр ялгыз яшәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әхсән абый озак еллар әнисен караган. Ул гомере буе «Сельхозтехника» да эшләгән. 1969 нчы елны армиядән кайтып, шул оешмага эшкә урнашкан һәм пенсия яшенә җиткәнче шунда хезмәт куйган. «Электән килгән гадәт инде ул. Сыерларны кирәк дип тә түгел, күңел өчен асрыйм. Читать дальше...
(Әлки, 12 июнь, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре»). Базарлы Матакның Шуңкар урамында төзелә торган «Өмет» мәчетенең стеналарын күтәрәләр. Бу районда 31нче мәчет була. Ә Базарлы Матакта ул дүртенче һәм иң зурысы булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мәчетне районның мөселман яшьләре сала. Ул халыктан кергән акчалар хисабына төзелә. Дин йорты подвалы белән өч катлы булыр, манарасы 22 метр тәшкил итәр, дип күздә тотыла. Аның тирә-юне матурлап эшләнер, балалар өчен уен мәйданчыгы да булыр, дип планлаштырыла. Читать дальше...
(Актаныш, 12 июнь, «Татар-информ», «Актаныш таңнары», Рузилә Хәсәнова). ТАССРның 100, Бөек Җиңүнең 75, район төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан 10-11 июнь көннәрендә районда велоузыш узды. Велосипед спортын яратучы егетләр ике көн эчендә 120 чакрым ара үтте. Аларны район музее янында каршы алдылар. «Коронавирус пандемиясе башлангач, барыбыз да өйдә утырырга мәҗбүр булдык. Әмма мәдәният һәм спорт хезмәткәрләре түзеп ята торганнардан түгел. Районның яшьләр эшләре спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар... Читать дальше...
Татарстан китап нәшрияты "Татмедиа"га кушылырга мөмкин дигән хәбәр милли зыялылар арасында борчылу тудырды. Азатлык бу хәлнең сәбәпләрен ачыкларга тырышты, нәшрият хезмәткәрләре, язучылар фикерен белеште.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.