Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2020

Новости за 23.06.2020

Түбән Камада ковид-госпиталендә эшләүче табибларга рәхмәт белдерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Түбән Каманың Сәламәтлек саклау идарәсе киңәшмәсендә ковид-госпитальгә иң беренчеләрдән булып эшкә килгән табибларга рәхмәт белдерделәр. Хезмәттәшләре аларны алкышлар белән каршы алды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. «Беренче сәгатьләрдә, эш көннәрендә һәркемгә куркыныч булды — сезгә дә, безгә дә, әмма сез беренчеләрдән булып, госпитальгә килергә курыкмадыгыз һәм анда эшләүче, шулай ук башка бүлекләрдә эшләүче һәркем өчен үрнәк булып торасыз. Читать дальше...

Зәй районында бал кортлары үлеме белән бәйле хәл җентекләп тикшереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Зәй районында бал кортлары үлеме белән бәйле хәл җентекләп тикшерелә. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Министр бал кортлары пестицидлар белән агулануына бәйле проблема килеп чыккан районнар булганын әйтте. «Бүген без бал кортлары агулануына юл куймау буенча инструкцияне һәр районга, авыл хуҗалыгы тармагы җитештерүчеләренә җиткердек. Ул министрлык сайтында да бар», — диде ул. Читать дальше...

Иҗтимагый палата һәм Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил тавыш бирүдә ярдәм итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүдә катнашучыларның хокукларын бозу фактлары турында барлык сигналларга оператив рәвештә җавап бирү турында килештеләр. Бу хакта бүген сайлау участокларының әзерлеген тикшерү барышында билгеле булды, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте. Читать дальше...



Быел «Кыр көне-2020» 2-4 июльдә узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда «Кыр көне-2020» 2-4 июльдә узачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте. Күргәзмә терлекчелек, үсемлекчелек блоклары буенча төзеләчәк. «Кыр көне»ндә катнашучылар тәҗрибә кырларында чәчүлекләрне караячак. Күргәзмәдә эшлекле формат та күздә тотыла, киңәшмәләр, мастер-класслар үткәреләчәк. «Без күргәзмәне укыту мәйданчыгы итеп күз алдына китерәбез... Читать дальше...

Павлова: Путин тарафыннан адреслы ярдәм чараларын озайту россиялеләр өчен бик мөһим

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин коронавирус пандемиясе нәтиҗәләрен йомшартуга юнәлдерелгән гражданнар өчен ярдәм чараларының яңа комплексын игълан итте. Төп юнәлешләр элеккечә кала — гражданнарыбызның тормышын һәм сәламәтлеген саклау, шулай ук хезмәт базарындагы хәлне стабильләштерү. Мондый фикерне Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Ольга Павлова җиткерде. «Аерым категория гражданнар, мәсәлән, балалы гаиләләр өчен адреслы... Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, "Татар-информ"). Иртәгә, 24 июньдә, көндез Татарстан территориясендә урыны белән яшенле яңгыр көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. Яңгыр вакытында җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы 8дән 13 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез максималь һава температурасы - 20дән 25 градуска кадәр.

Мини-фермалар төзелеше буенча программада катнашырга теләк белдергән районнар билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда Мини-фермалар төзелеше буенча программада катнашырга теләк белдергән районнар билгеле. Аларны Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров атады. 9 июньгә 17 муниципаль районнан сөтчелек юнәлешендә мини-фермалар төзелеше буенча 38,6 млн сумлык субсидиягә 130 гариза килгән. Бу Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әлмәт, Балтач, Буа, Биектау, Чүпрәле, Кайбыч, Түбән Кама... Читать дальше...

Татарстанда чәчүлек мәйданнарының биш проценты иминиятләштерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда чәчүлек мәйданнарының биш проценты өч млрд сумга иминиятләштерелгән.  Бу якынча 150 мең гектар җир. ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында брифингта шул хакта әйтте. «Саклану чаралары нәтиҗәлелеген арттыру өчен шундый бурыч куйдык — сөрүлекләре 500 гектардан артык хуҗалыкларда төрле катнашма, эремәләр ясау өчен стационар җайланмалар урнаштыру», — диде министр. Читать дальше...



Ун ел эчендә Татарстан Президенты программалары буенча 239 балалар бакчасы төзелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Мәгариф өлкәсендә Президент программаларының төп казанышы - 3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге балалар өчен балалар бакчаларында урыннар мәсьәләсен хәл итү. Бу хакта «Президент Рөстәм Миңнехановның 100 программасы һәм проектлары» Instagram аккаунтында хәбәр ителә. 10 ел эчендә Татарстан Президенты программалары буенча 239 балалар бакчасы төзелде, аларда 37 585 бала урын алды. 2022 елга 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирүнең 100 процент мөмкинлеге тәэмин ителәчәк. Читать дальше...

1 июльдән үзмәшгульлек режимы Россиянең барлык төбәкләрендә дә гамәлдә булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Вероника Ваганова). 2020 елның 1 июленнән үзмәшгульлек режимы Россиянең барлык төбәкләрендә дә гамәлдә булачак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин россиялеләргә мөрәҗәгатендә хәбәр итте. «Әлегә кадәр үзмәшгульләр өчен кертелгән режим федерациянең аерым субъектларында тәҗрибә кысаларында булды. Һәм бу тәҗрибә, күргәнебезчә, уңышлы, шуңа күрә 1 июльдән бөтен ил территориясендә, барлык төбәкләрнең дә үзмәшгульләр өчен режим кертү хокукы булдырылырга тиеш. Димәк, кешеләр рәсми рәвештә һәм тыныч эшли алачак»... Читать дальше...

Татарстанда сайлау участокларында күзәтү стандарты 40 пункттан тора

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Сайлау участокларында күзәтүчеләрнең эшен регламентлаучы документта кырыклап пункт бар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте. «Күзәтү стандарты хокукларның законлылыгын тәэмин итү алгоритмын һәм бу юлы барлык участокларга куела торган югары санитар таләпләрне үз эченә ала. Анда кырыкка якын конкрет пункт бар», - диде Вәлиева. Документта сайлау участогына... Читать дальше...

Менделевич: Россия Президенты мөрәҗәгатендә социаль юнәлешкә зур әһәмият бирелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Россия Президенты Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә социаль юнәлеш буенча шактый зур блок тәкъдим итте, шул исәптән, коронавирус пандемиясе вакытында игътибар үзәгендә булган сәламәтлек саклау өлкәсе буенча да. Мондый фикерне РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич белдерде. «Табиб буларак, мин, әлбәттә, хезмәттәшләрем һәм бөтен система белән горурланам, ул, ил җитәкчесе билгеләп үткәнчә, гадәттән тыш хәлләргә тиз арада җавап бирергә сәләтле булып чыкты», — диде спикер. Читать дальше...

Татарстанда тавыш бирүдә 35 гади кеше күзәтүче булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Марат Ишкилдин). Татарстанда Конституциягә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү барышын республиканың 35 гади кешесе күзәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте. «Республикада даими яшәүче һәр гражданин күзәтүдә катнашу өчен үзенең шәхси гаризасын тапшыра алды. Бүгенге көндә бездә шундый 35 гариза бар», — диде Вәлиева. Бүгенге көндә Әлмәт күзәтүчеләре конкрет участокларга юллама алды инде. Читать дальше...

Covid-19 сәбәпле зур чыгымнары булган төбәкләргә тагын 100 млрд сум бүлеп бирелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә төбәкләр өчен өстәмә 100 млрд сум бүлеп бирергә кушты. Бу хакта ул туры эфирда трансляцияләнгән ил халкына мөрәҗәгатендә әйтте. «Хөкүмәткә төбәкләр өчен өстәмә финанс ярдәме күрсәтергә, элегрәк игълан ителгән ике миллиард сумга тагын 100 миллиард сум өстәп бүлеп бирергә һәм шул рәвешле эпидемиягә һәм аның нәтиҗәләренә каршы көрәшнең гомуми илкүләм чараларын гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны компенсацияләргә кушам», — диде Россия башлыгы. Читать дальше...

Марат Җәббаров: Хайваннарга паспорт ясау ферма процесслары белән идарәдә файдалы

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында брифингта хайваннарның бердәм идентификациясенә тукталды. «Хайваннарга паспорт ясау ферма процесслары белән идарәдә файдалы», — ди ул. Ул быел май аенда агросәнәгать тармагын цифрлаштыру кысаларында хайваннарның бердәм идентификациясе гамәлгә кертелгәнен әйтте. Система Арча һәм Балтач районнарында сынала. Фермаларда яңа туган бозауларга тамга тагыла. Читать дальше...

Россиядә коронавируска 17 миллионнан артык тест үткәрелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Россиядә яңа коронавирус авыруына 17 миллионнан артык тест үткәрелгән, дип белдерде ил Президенты Владимир Путин. «Россия бүген дөньяның зур илләре арасында мең кешегә үткәрелгән тестлар саны буенча алда бара. Мондый масштаблы тест үткәрү хисабына без авыруны башлангыч стадияләрдә ачыклый алдык, хәтта ул яшерен, симптомсыз үтсә дә. Димәк, инфекция йогу чылбырын өзү мөмкинлегенә ирешә алдык», — дип ассызыклады ул. Хәзер 14 федераль фәнни үзәк вакцина булдыру өстендә эшли. Читать дальше...

Covid-19 белән көрәшүче медицина хезмәткәрләренә түләүләр августка кадәр озайтылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). Covid-19 йоктырган авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре июль һәм август айларында да акчалата түләүләр алачак. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгатендә хәбәр итте. «Агымдагы айда, июнь аенда, турыдан-туры федераль түләүләрне генә дә 350 меңгә якын медицина хезмәткәре, шул исәптән 71 меңнән артык табиб алачак», — дип хәбәр итте ул. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, эпидемиягә каршы көрәш дәвам итә, хастаханәләрдә... Читать дальше...

Гафаров ТАССР Халык Комиссарлары Советы башлыгы җирләнгән урынга чәчәкләр салды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). ТР Премьер-министры урынбасары — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Саратовта ТАССР Халык Комиссарлары Советының беренче рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев каберенә чәчәкләр салды. Чара Воскресенск зиратында массакүләм сәяси репрессия корбаннары мемориалы янында узды. Шамил Гафаров үз чыгышында ел ярым элек ТР Президенты һәм Татарстан Премьер-министры тарафыннан Халык Комиссарлары Советының элеккеге җитәкчеләрен һәм ТАССР Министрлар советы рәисләрен... Читать дальше...

Татарстанда тәүлек эчендә 2,9 меңнән артык кеше Сovid-19 инфекциясенә тест узган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Александра Давыдова). Татарстанда тәүлек эчендә 2,9 меңнән артык кеше яңа коронавирус инфекциясенә тест узган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Тәүлек эчендә яңа коронавирус инфекциясенә ПЦР-диагностика методы белән 2927 тикшерү үткәрелде», - диде ул. Авдонина шулай ук республикада 260 меңгә якын тест ясалганын да өстәп әйтте. Бүгенге көндә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Персональные новости
Михаил Кутушов

Токсиколог Кутушов рассказал почему возникает похмелье





Путин Covid-19 вакытында сәламәтлегенә җаваплы караган һәр кешегә рәхмәт белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 коронавирусы таралган вакытта сәламәтлегенә җаваплы караган һәр кешегә рәхмәт белдерде. «Кадерле дуслар, сезнең барыгызга да үз сәламәтлегегезгә һәм якыннарыгызның иминлегенә җаваплы каравыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Үзара ярдәм өчен, Россия гражданнары буларак эпидемиянең иң куркыныч этабы аша, барлык уңайсызлыклар, чикләүләр һәм үз-үзеңне изоляцияләү режимы авырлыклары аша горур рәвештә узуыгыз өчен рәхмәтлемен», - диде Россия Президенты. Читать дальше...

Россия Хөкүмәте авыл ипотекасына өстәмә 1 млрд сум акча бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Хөкүмәте авыл ипотекасына быел өстәмә 1 млрд сум акча бирәчәк. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Министрлар Кабинетында брифингта сөйләде. Министр әйтүенчә, ипотека халыкта ихтыяҗ зур булуын күрсәткән. Татарстанда ташламалы ипотекага барлыгы 12,6 млрд сумлык кредитларга 5 меңнән артык гариза килеп ирешкән. «1 июньгә 1 млрд сум күләмендә 503 кредит бирелгән», — диде ул. «Авыл... Читать дальше...

Путин: Коронавируска каршы алдан күрелгән чаралар уннарча мең гомерне саклап калды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Россиядә коронавирус белән көрәш февраль азагы - март башында ук башланды. Бу дистәләрчә мең кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итте, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин. «Эпидемиягә каршы көрәш тышкы контурда ук башланды. Безнең чикләрдә санитар яклау чаралары берьюлы көчәйтелде, һәм алар үз ролен уйнады, беренче һөҗүмне кире кайтарып, 1,5-2 айга эпидемияне тоткарларга мөмкинлек бирде», — диде ул. Ил хакимияте баштан ук хәлне көн саен анализлап торды... Читать дальше...

Алматы зиратында ТАССР Халык Комиссарлары Советы Рәисе Гафиятуллинга чәчәк салдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ»). Алматы шәһәренең үзәк зиратында 1940-1943 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советын җитәкләгән Сөләйман Гафиятуллин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узды. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Чарада Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Ольга Ульданова, Алматы шәһәренең иҗтимагый үсеш идарәсе баш белгече Әсхәт Туләгәнов, татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты. Чистайда... Читать дальше...

Инкассация җитәкчесе: БДИ сораулыкларын таратуда бернинди тоткарлык та булмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Россия инкассациясенең Татарстандагы бүлеге елдагыча БДИ сораулыкларын таратуда тоткарлыксыз хезмәт күрсәтәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә идарә җитәкчесе Вәсим Вахитов сөйләде. «Коронавирус булу сәбәпле, Россиядә тугызынчы сыйныфлар имтихан тапшырмый. Әмма унберенче сыйныфтан соң уздырыла торган БДИ быел гамәлдә калды. Без тендерда җиңдек. Имтиханнар өченче июльдән башлана. Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рособрнадзор белән барысын да килештердек. Читать дальше...

Татар Конгрессында яңа җәнҗал: Чаллыда коронавирус куркынычы турында кисәткән Зариповны алдап-йолдап вазифасыннан алганнар

Azatliq.org 

Чаллыда татар конгрессы бүлеген җитәкләгән Галимҗан Зарипов әлеге вакытта авырып өендә ята, вазифадан алынуы турында аңа әйтүче булмаган. Шул ук вакытта Дөнья татар конгрессы рәисе урынбасары Данис Шакиров, Зарипов үзе китәргә теләк белдерде ди.

Спорт в России и мире
Москва

В Московской области прошел чемпионат Центрального округа Росгвардии по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Потапова проиграла Фернандес во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Опыт проведения Всероссийской акции «Вода России» представлен на межведомственном заседании в Ташкенте





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время в пути от Москвы до курортов Черного моря


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко рассказал о планах расширения НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Михаил Кутушов

Компания ICDMC стала победителем престижной премии в сфере ЗОЖ – Green Awards 2023/24



Москва

В подмосковном ЖК «1-й Южный» построят пешеходный бульвар

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net