123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2020

Новости за 17.06.2020

Чирмешәндә умартачылар соравы буенча карабодай чәчкәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 17 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Марат Гомәров). «ЧИРМЕШӘНАГРО» җәмгыяте җитәкчелеге умартачылар җиткергән гозерне үтәү йөзеннән, быел 30 гектарда карабодай чәчте. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Әлеге культура инде чәчәктә, умарталар аннан бал җыя. Чирмешән балчылары узган ел ахырында үткән умартачылар җыенында «ЧИРМЕШӘНАГРО» җитәкчелегеннән район үзәге янәшәсендәрәк карабодай үстерүне сораганнар иде. «Бу үсемлекне «Кояшлы» балалар ял лагерена алып баручы юл чаты янәшәсендәге кырларга чәчтек, ул чәчәк атты. Читать дальше...

Азнакайда савымчылар ярышында иң осталар ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 17 июнь, «Татар-информ», « Маяк», Резедә Шәрипова). Бүген, 17 июньдә Азнакай районында «Закирова Ландыш» крестьян-фермер хуҗалыгының җәйге лагерында сыер савучылар һәм көтүне тулыландыру буенча технологларның район бәйгесе узды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Конкурсантларны һәм кунакларны муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин сәламләп, терлекчеләргә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде, бер төркем ветераннарга бүләкләр тапшырды. «Район буенча көненә 152 тонна, узган елга караганда 6 тоннага артыграк сөт савыла... Читать дальше...

Covid-19 Татарстанда эчәк инфекцияләре белән авырулар санын ике тапкырга киметте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында эчәк инфекцияләре белән авырулар саны ике тапкыр сирәгрәк теркәлгән. Бу хакта «Татарстан Онлайн» туры эфирында ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде. «Эчәк инфекцияләре саны ике тапкырга кимегән. Димәк, инфекция йогуның иң еш сәбәпләре — пычрак куллар һәм хәзер ябык булган сыйфатсыз җәмәгать туклану урыннарында ашау дигән сүз», — дип билгеләп үтте республика ведомствосы җитәкчесе. Садыйков сүзләренчә... Читать дальше...



Нигъмәтуллин Гомумроссия тавыш бирү көнендә куркынычсызлык темасына киңәшмә уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары - Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе рәисе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Гомумроссия тавыш бирүе кысаларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча комиссиянең планнан тыш утырышын үткәрде. Утырыш Татарстан Министрлар Кабинетында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренчә, Җиңү парады һәм РФ Конституциясенә... Читать дальше...

Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). 18 июньдә Татарстан территориясендә, шулай ук Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә. Җил секундына 15-20 метр тизлектә исәргә мөмкин. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, пәнҗешәмбе, 18 июньдә һава температурасы +23 градус, җомга, 19 июньдә +24 градус булачак дип хәбәр иткән иде.

Россия Конституциясе буенча тавыш бирү участоклары Татарстанда 25 июньдә ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 25 июньнән Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча алдан тавыш бирү процедурасы башлана. Республикада 2,8 меңнән артык сайлау участогы ачылачак. «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә татарстанлылар, алдан ук тиешле гариза биреп, үзләре өчен уңайлы булган участокта тавыш бирә алачак. 5 июньнән моны территориаль сайлау комиссияләре, күп функцияле үзәк һәм федераль дәүләт хезмәтләре порталы аша эшләргә мөмкин. 16-21 июньдә участок сайлау комиссияләре аша гариза бирергә мөмкин. Читать дальше...

Белгеч чит илләр үз Конституцияләренә төзәтмәләр кертү үзенчәлекләре турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында белгечләр түгәрәк өстәле узды, анда халык катнашында конституцион реформалар оештыру буенча халыкара тәҗрибәгә анализ ясадылар. «Безгә, Россия Федерациясе гражданнары буларак, Гомумроссия тавыш бирү көне алдыннан Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча башка дәүләтләр тәҗрибәсен өйрәнергә кызыклы. Монда шуны билгеләп үтү мөһим, безнең ил үзгщрешләр кертү буенча беренчесе түгел. Мәсәлән, быел Италия яки Япония кебек илләрдә... Читать дальше...

Миңнеханов кече һәм урта бизнеска ярдәм мәсьәләләренә багышланган утырышта катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышы эшендә катнашты. Утырыш видеоконференцэлемтә режимында узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. Утырышта катнашучылар кече һәм урта эшкуарлыкны торгызуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру, шулай ук коронавирус таралу шартларында Идел буе федераль округы төбәкләре бюджетларының баланслылыгын тәэмин итү турында фикер алыштылар. Читать дальше...



Коронавирус аркасында Татарстанда үпкә рагын ешрак ачыклый башлаганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус йоктыруга шик булганда, компьютер томографиясе билгелиләр. Шул сәбәпле, яман чир ешрак ачыклана башлаган. Бу хакта туры эфирда Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде. Татарстанда коронавирус аркасында ешрак үпкә яман шешен ачыклый башладылар «Без үпкәләрнең һәм сулыш органнарының компьютер томографиясе санын берничә тапкырга арттырдык. Кызыклы нәтиҗәләр алдык: пневмониядән тыш, без онкологияне күбрәк ачыклый башладык», — дип сөйләде спикер. Читать дальше...

Миңнеханов «Казан» милли мәдәни үзәген реконструкцияләү барышын карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан» милли-мәдәни үзәген реконструкцияләү барышын тикшерде. Анда Татарстан Милли китапханәсен ачу планлаштырыла. Республика җитәкчесенә реставрация эшләреннән соң «Хөррият» сынын күрсәттеләр. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте. «Рөстәм Миңнеханов объектны вакытында тапшыру әһәмиятенә игътибар итте, китапханә ТАССРның 100 еллыгына төп бүләкләрнең берсе булачак бит», — диде ул. Читать дальше...

Яңа буын язучылары иҗат иткән әсәрләрдән торган антология дөнья күрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татарстан китап нәшриятында «Яңа гасыр тавышы» дип исемләнгән антология чыккан. Китапта әдәбиятка XXI гасыр башында килгән язучыларның әсәрләре тупланган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррир урынбасары Венера Шәмсетдинова әйтте. «Татарстан китап нәшриятында „Яңа гасыр тавышы“ дип исемләнгән антология нәшер ителде. Анда XXI гасыр башында татар әдәбиятына килгән каләм әһелләренең шигырьләре, хикәяләре, пьесалары туплап бирелде», — ди Венера Шәмсетдинова. Читать дальше...

Түбән Камада төзелүче мәчетнең стенасын күтәрү эшенә керештеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама мөхтәсибәтендә истәлекле көн — төзүчеләр 35нче микрорайонда төзелүче мәчет стенасын күтәрү эшенә кереште һәм беренче кирпечләрне салды. Бу хакта ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Белгечләр бинаны төзү үзенчәлекләрен билгеләп узды: гадәти булмаган технологик корылыш, вентиляция системасы өчен махсус үткәргечләр салу, керү-чыгу юлларын булдыру. Исегезгә төшерәбез, мәчет төзелеше башлану хакында 2019 елның 15 ноябрендә игълан ителде. Читать дальше...

Полиция Казан бизнесменын урлаган ир-атны эзли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Полиция Казан бизнесменын урлауда катнашкан ир-атны эзли. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кышын Казан эшмәкәренә «Квартал» төркеменнән танышы иминият түләүләре белән акча эшләү өчен «Мерседес» машинасын сораган. Бизнесмен башта ризалашкан, аннары кире уйлаган һәм автомобилен автоломбардка куйган. Бу төркем әгъзасы эшмәкәргә янап вәгъдәсен үтәвен яки 500 мең сум акча бирүен таләп иткән. Җинаятьче өч дусты белән бизнесменның автомойкасына килеп, аны кыйнаган. Читать дальше...

Татарстанда Covid-19 белән авырган пациентның канын 17 кешегә күчергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Александр Давыдова). Татарстанда хәзерге вакытта яңа коронавирус инфекциясе белән авырган пациентларның кан плазмасын 17 пациентка күчергәннәр. Бу хакта «Татарстан Онлайн» эфирында Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков сөйләде. «Без әлегә 17 кан плазмасын бик авыр хәлдәге пациентларга күчердек», — диде республика ведомствосы җитәкчесе. Марат Садыйков сүзләренчә, бер тәүлек эчендә табиблар ике кешедә уңай динамика булуын ачыклаган. Әмма авыруның авыр... Читать дальше...

Болгар башкарма комитетының элеккеге башлыгына суд булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Вазифаи вәкаләтләрен арттырган өчен Болгар башкарма комитетының элеккеге башлыгына суд булачак. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. 2009 елда Болгарда берничә йорт авария хәлендә һәм җимерергә тиешле дип табылган. 2012 елда шәһәр түрәсе законсыз рәвештә авария хәлендәге торактан күчерү программасына үз танышларын керткән. Алар 2016 елда акчалата компенсация алган. Гаепләнүче гаебен танымаган. Читать дальше...

Түбән Камада Симферопольгә даими авиарейслар ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Түбән Камадан Симферопольгә даими авиарейслар ачылды. Очышлар атнага дүрт тапкыр башкарылачак, дип хәбәр итә «Бигеш» аэропорты матбугат хезмәте. «Быел җәй Кара диңгез яры курортларында ял итүне өстен күргән пассажирлар Кырымда 23 октябрьгә кадәр ял итә алачак», — диелә хәбәрдә. «Бигеш» аэропортыннан Симферопольгә дүшәмбе, чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә очарга мөмкин булачак. Пассажирлар ташу өчен 189 кеше сыйдырышлы Boeing 737-800 лайнерлары гамәлдә булачак.

Рөстәм Миңнеханов Зур Казан боҗрасының яңа юлүткәргечендә булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Зур Казан боҗрасы төзелешенең беренче этабы 90 процентка үтәлгән, монда барлык бетон эшләр тәмамланган. Төзүчеләргә юл өстен генә салырга кала. Бу хакта Татарстан Президентына объектта булганда хәбәр иттеләр. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнехановны объектта транспорт һәм юл төзелеше министры Ленар Сафин һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин озата йөрде. Татарстан Президенты Ферма шоссесы тирәсендә юлүткәргеч буенча узды, башкарылган эшләрне бәяләде. Читать дальше...


Музыкальные новости
Григорий Лепс

Лоза о ситуации с Лепсом и фанаткой: он повел себя вспыльчиво и импульсивно





Персональные новости
Петербург

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге об эффективных решениях в дорожном строительстве   





Ленар Шәех: Татар әдәбияты көндәшлек юлыннан барырга тиеш түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан китап нәшриятында «Яңа гасыр тавышы» дип исемләнгән антология нәшер ителде. Нәшриятның баш мөхәррире Ленар Шәех әлеге җыентыкка кергән яңа буын иҗатчыларын аерым итеп түгел, ә бөтен итеп карарга кирәк дигән фикердә. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Авторларны китапның төзүчесе, мөхәррире һәм кереш сүз авторы, күренекле язучы, заманында „Әллүки“нең кураторы булган Галимҗан Гыйльманов сайлады. Җыеп караганда яңа буынның нинди зур... Читать дальше...

Казанда яңгырдан соң Җиңү проспектын су басуын видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда яңгырдан соң Җиңү проспектын су басуын видеога төшергәннәр. Бу хакта шаһитлар хәбәр итә. Агентлыкка билгеле булганча, бүген Казанда яңгыр явып узганнан соң, Җиңү проспектын су баскан. Метро станциясе янында автомобиль бөкесе хасил булган.

Спорт в России и мире
Москва

Like FM – федеральный партнер релиза «Идеальная зависимость»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина: знаю, что меня поддерживают в России, но болельщиков из Казахстана намного больше


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прием заявок на участие в конкурсе на лучшее путешествие по Дальнему Востоку начнется в мае





Путин в России и мире
Москва

Эксперт Президентской академии в Санкт-Петербурге о догазификации СНТ  


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Владимир Зеленский подтвердил ракетный удар по аэродрому в Джанкое


Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Comedy Club

Турбо из «Слова пацана» раскрыл правду о личной жизни на съёмках Comedy Club



Москва

В Красногорске открылась площадка «Мегабак»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net