Актаныш үзәгендә тагын бер ишегалды төзекләндерелә башлады
(Казан, 30 июнь, «Татар-информ»). Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, аның урынбасарлары, республика программасына җаваплы затлар сигезенче кварталда төзекләндерү эшләре барышы белән танышты. Бу турыда Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәте хәбәр итә. Җирле җитәкчелеккә халыкның сорау-гозерләре шактый булып чыкты: алар, беренче чиратта, ишегалды аша үтүче үзәк юлны тарайтмауны, кайбер урыннарда агач-куакларны саклап калуны, тротуар өлешләренә күпмедер үзгәрешләр кертүне сорый. Читать дальше...