Түбән Каманың 10нчы мәктәбе янында урам комплексы төзеләчәк
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Татнефть» ГАҖ нефть-газ химиясе комплексы директоры Азат Бикмурзин 29б микрорайон халкы белән очрашты. Очрашу барышында микрорайонда спорт үзәге булдыру турында сүз барды. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Халыкка баскетбол, футбол, воркаут зоналы балалар мәйданчыклары булган универсаль хоккей кыры проекты тәкъдим ителде. «Проектны гамәлгә ашыру ике этапта башкарылыр һәм кайбер мәйданчыклар быел ук төзелер дип көтелә»... Читать дальше...