123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2020

Новости за 19.06.2020

Чирмешән районының яшь фермерлары грант откан

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 19 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында яшәүче өч фермер грант откан. Бәйгене эш башлаучы фермерларга ярдәм итү максатыннан Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Кармыш авылыннан Илназ Гыйльметдинов һәм Иске Кадидан Альфред Габшакировларның хисабына ярдәм акчалары күчерелгән. Ә Туймәттә эш башлаучы яшь фермер Ленар Вәлиев грант акчаларын дәүләттән өстәмә финанслау булгач алачак, — ди район... Читать дальше...

КФУда бюджет урыннары саны кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казан федераль университетында быел бюджет урыннары саны кимегән. Бу хакта туры элемтә вакытында Казан федераль университетының кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Олег Бодров хәбәр итте. Югары уку йорты вәкиле сүзләренчә, быел университет 5330 бюджет урыны бирәчәк, ә узган ел 5345 булган. «Якынча шул кадәр үк. Аерма 15 урын. Бу Казан университеты өчен мөһим түгел, чөнки беренче курска кабул итү планында 15 меңнән артык урын каралган», — дип сөйләде ул. Читать дальше...

Ильяс Камал: Күңел татарлар янына тартылды — «Идел»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», «Идел», Алсу Сәлахова). Ильяс Камал Санкт-Петербург каласында туып үсә. Музыкага мәхәббәте Дунаев исемендәге җыр һәм бию ансамбле оркестрына йөргәндә уяна. Төньяк башкаласы тар тоела Ильяска: татар җанлы гаиләдә үскәнгә, күңеле татарлар янына тартыла. Беренче тапкыр Казанны 2005 елда Сара Садыкова исемендәге конкурска килгәндә күрә ул, Татарстанның халык артисты Лариса Маслова белән таныша. Күренекле музыкант виолончель классында укучы егетне Казан музыка училищесына укырга чакыра. Читать дальше...



Татарстан 22 июньдә Бер минут тынлык чарасына кушыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). 22 июньдә илнең барлык төбәкләре, шул исәптән Татарстан да, Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алачак. Россия Президенты Владимир Путин апрель башында ел саен Хәтер һәм кайгы көнендә Бөтенроссия бер минут тынлыгы белән искә алу турындагы законга имза куйды. Бер минут тынлык Мәскәү вакыты белән 12.15 сәгатьтә башлана — бу Германиянең СССРга һөҗүме турында 1941 елда совет гражданнарына яңгыраган мөрәҗәгатьнең төгәл вакыты. Бу вакытта бер минутка теле- һәм радиотапшырулар туктатыла. Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы клиник ординатурага керү өчен бәйге игълан итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Россия Федерациясе Югары белем бирү оешмаларына максатчан кабул итү квоталары буенча клиник ординатурага укырга керүгә конкурс игълан итә. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. Документлар 2020 елның 22 июненнән 22 июленә кадәр Россия почтасы һәм электрон почта аша кабул ителә. Документлар исемлеге, белгечлекләр исемлеге һәм югары белем бирү оешмалары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Сәламәтлек... Читать дальше...

Владимир Путин: Россия коронавирус тудырган ситуациядән минималь югалтулар белән чыга

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе куркынычы ил гражданнарын берләштерде. Бу әлеге ситуациядән минималь югалтулар белән чыгарга мөмкинлек бирде. Икътисадның яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәләре белән очрашкан төрле тармак вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә ил Президенты Владимир Путин шундый фикер белән уртаклашты. «Бу, чыннан да, килеп туган ситуациядән безгә бик аз югалтулар белән чыгу мөмкинлеге бирде», — дип китерә Путин сүзләрен Кремль матбугат хезмәте. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Чувашиядә җиңел машиналар бәрелешкәннән соң, Татарстаннан ике кеше һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстанның ике кешесе Чувашиядә ике җиңел машина бәрелешендә һәлак булган. Бу хакта Чувашия Республикасының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә. Фаҗига 18 июнь төнендә Канаш районында Цивильск — Ульяновск автоюлының 31нче чакрымында булган. Номерлар куелмаган «Лада Ларгус» шоферы узу тыелган урында каршы як полосага чыккан һәм Татарстан номерлары куелган «Фиат Альбеа» машинасы белән бәрелешкән. Чит ил машинасы пассажирлары — 20 яшьлек кыз һәм 31 яшьлек ир-ат һәлак булган. Читать дальше...



Россия һәм Беларусь ике ил арасында визаларны тану турындагы килешү имзалады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Россия һәм Беларусь Республикасының тышкы эшләр министрлары Сергей Лавров һәм Владимир Макей визаларны үзара тану турындагы килешүне имзалады. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Документ нигезендә, Беларусь визасы алган чит ил кешеләре Россия территориясенә, ә Россия визасын алучылар Беларуська керә алачак. Визалар 90 көнгә кадәр булу вакытына карала.  Беларусь Тышкы эшләр министрлыгы килешүне «мини-шенген» белән чагыштырды, әмма әлегә виза кагыйдәләре унификацияләнмәгән. Читать дальше...

Яшел Үзән районында салат уңышы җыю өчен йөзләп кешене эшкә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән авылда үз эшләрен ачкан кешеләр бар. Болар — гаилә фермалары һәм аякларында нык торучы, яраткан эшләре белән шөгыльләнүче яшь эшкуарлар. Эшмәкәр Илдар Ситдиков фермасында салатлар уңышын җыюның кайнар чоры, ул йөзләп кешене эшкә алырга әзер. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте. 2012 елда ул «Эш башлаучы фермер» программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы... Читать дальше...

Эксперт Татарстанда тавыш бирүне электрон рәвештә уздырмауны дөрес карар дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). «Бизнес һәм дәүләт арасында багланышлар буенча белгечләрнең илкүләм лигасы» (GR-лига) коммерцияле булмаган партнерлык президенты Марат Бәширов Татарстан Республикасы хакимиятенең Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүне электрон рәвештә оештырмау карарын хуплады. Бу хакта ул «Волга» экспертлар клубы утырышында белдерде. «Мин Татарстанның бик дөрес карар кабул итүен, электрон тавыш бирүне уздыру өчен җаваплылыкны үз өстенә алмавын билгеләп үтәсем килә. Әгәр хакимият тавыш бирүне болай да оештырып... Читать дальше...

Тикшерү комитеты солдат Шәмсетдинов эшен тикшерүне тәмамлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Тикшерү комитеты Байкал аръягы өлкәсендәге хәрби частьта бергә хезмәт итүче иптәшләренә аткан солдат-срочник Рамил Шәмсетдинов эше буенча тикшерү гамәлләрен тәмамлаган. Бу хакта  РИА Новости агентлыгына аның адвокаты Равил Тугушев хәбәр итте. «Гаепләү ахыргы редакциядә белдерелгән. Тикшерү эшләре тәмамлану турында безнең яклаучыга хәбәр ителде. 29 июньнән тикшерү безне һәм безнең яклаучыбызны җинаять эше материаллары белән таныштыра башларга планлаштыра», — ди агентлык әңгәмәдәше. Читать дальше...

Чаллы башкарма комитеты: Июльдә шәһәрдә карантин була дигән хәбәр дөрес түгел

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 19 июнь, «Татар-информ», Эльвира Мәхәммәтдинова). Чаллы башкарма комитеты шәһәрнең июль уртасыннан тулысынча изоляция режимына күчүе турындагы хәбәрне фейк дип атады. «Без бу мәгълүматны расламыйбыз. Һәм таратылган мондый хәбәрләргә тәнкыйть белән карауны сорыйбыз. Безнең һәркайсыбызның Ландыш исемле танышы булырга һәм аның туганнары яки танышларының танышлары мэриядә эшләргә мөмкин. Әмма бу хәбәргә ышанырга кирәк дигән сүз түгел», — диде мэриянең Мәгълүмат сәясәте һәм җәмәгатьчелек белән элемтә идарәсе башлыгы Римма Мөхәммәтҗанова. Читать дальше...

Мөхәммәтшин «Татарстан-Яңа гасыр»ны икътисадны ныгыту өчен тәкъдим кертергә чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан — Яңа гасыр» хәрәкәте вәкилләреннән икътисади кризистан чыгу программасына үз тәкъдимнәрен кертүне сорады. Бу хакта оешманың югары советы җитәкчесе «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәтенең сигезенче съездында әйтте. «Татарстан Президенты Хөкүмәткә килеп туган икътисади хәлдән чыгу һәм алга таба икътисадны ныгыту буенча республика программасын әзерләргә кушты. Моңа без дә кушылырга тиеш дип уйлыйм. Читать дальше...

Бөгелмәдә яшәүче ир-атны бер хатынны яндырырга маташкан өчен хөкем иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Бергә яши торган хатынын яндырырга маташкан өчен Бөгелмә кешесен алты елга катгый режимлы колониягә хөкем иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде. 44 яшьлек ир-ат исерек була, ул бергә яши торган хатыныннан котылырга җыена. Төнлә ир бүлмәгә керә, хатынның караватына һәм идәнгә бензин сибә, аннан ут төртә һәм качып китә. Хатын-кызга ярдәмгә күршесе вакытында килеп җитә алган. Ул аңа ут капкан йорттан чыгып китәргә ярдәм иткән. Читать дальше...

«Хәләл» комитеты азык-төлектә хәләл тамгасын рөхсәтсез куллану очрагы турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты азык-төлектә хәләл тамгасын рөхсәтсез куллану һәм аны кибет киштәләрендә сату очрагы табылу турында хәбәр итә. Бу турыда нәзарәт сайтында игълан ителде. «Слово мясника» исеме астында чыккан әлеге ашамлык һәм аның җитештерүчесе Татарстан мөфтиятенең «Хәләл» стандарты комитетында сертификация узмаган. Аны сертификацияләү мәсьәләләре буенча Комитет җитештерүче белән эшлекле һәм консультатив багланышлар да алып бармый. Игътибарлы булыгыз», диелә бу хәбәрдә. Читать дальше...

«Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте Миңнехановны Президент вазифасына тәкъдим итүне хуплый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). «Татарстан — Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Рөстәм Миңнеханов кандидатурасын Татарстан Президенты вазифасына тәкъдим итүне хуплады. Мондый карар бүген «ТНВ»ның сигезенче съездында кабул ителде. «Татарстан Президенты сайлауларында без хуплаган кандидатура буенча сәяси интрига юк. Сүз дә юк, бу Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов — республиканың танылган абруе һәм лидеры», — диде парламент башлыгы, «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин. Читать дальше...


Музыкальные новости
Shaman

Shaman направит деньги от концерта в Ессентуках пострадавшим в "Крокусе"





Персональные новости
2023

На Алтае подвели итоги работы центра одаренных детей за 2023 год





Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучыларга штраф салуны дәвам итәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 19 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимының үтәлешен күзәтүне һәм аны бозган вакытта штрафлар салуны дәвам итәләр. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Бүгенге көндә өйдә булган авырулар белән элемтәдә торучы затларның үз-үзеңне изоляцияләү режимында булуын тикшерү дәвам ителә. Аларга үз-үзеңне изоляцияләү режимы турында карар бирелә һәм... Читать дальше...

Для подписчиков «Дружбы» есть выгодное предложение от "Нурлат-информа"

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Оформите подписку на районную газету на II полугодие 2020 года и у вас будет возможность получить 50-процентную скидку от стоимости подписки на поздравление на Нурлатском телевидении.

Спорт в России и мире
Москва

Актера Свиридова госпитализировали из-за инфицирования после операции в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

Теннисистка Касаткина отреагировала на высказывания Винер о россиянах


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Татьяна Марчук выпустила альбом «Экопесенки» на лейбле Riki Music





Путин в России и мире
Москва

Путин удивился третьему месту Санкт-Петербурга в туристическом рейтинге


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Певица

Певица Любовь Успенская назвала россиян своей семьей



Москва

Сергей Собянин: Новый путепровод улучшит пропускную способность других трасс

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net