123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2020

Новости за 15.06.2020

Түбән Кама фермерлары грантка ия булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерлар өчен грантларга проектлар сайлап алу буенча конкурска йомгак ясады. Гомуми сумма 250 млн сум тәшкил итә. Грантка ия булучылар арасында Түбән Кама фермерлары да бар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә. Конкурска гариза биргән 136 хуҗалыкның 63е грант иясе булды. Алар арасында Түбән Камадан Морат Абзалов һәм Дамир Темиргазин да бар. Аларның һәркайсы 40 сыерга исәпләнгән ферма төзиячәк. Читать дальше...

Әгерҗе район судына яңа җитәкче билгеләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 15 июнь, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). 15 июньдә Әгерҗе район суд коллективына яңа җитәкчене тәкъдим иттеләр. Россия Федерациясе Указы нигезендә Әгерҗе район суды рәисе итеп Расим Мөхәммәтйосып улы Мингалиев билгеләнде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Суд коллективына яңа җитәкчене Татарстанның Югары Суды рәисе урынбасары Максим Беляев тәкъдим итте. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Азат Вәлиев, Татарстанда суд департаменты Идарәсе начальнигы урынбасары Рамил Рамазанов... Читать дальше...

Россиядәге 24 млн гаилә балаларга ярдәм өчен «Путин түләүләре»н алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Россиядә балаларга ярдәм итү өчен 5 һәм 10 меңлек түләүләрне 24 млн чамасы гаилә алган. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин киңәшмәсендә РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков әйтте. Министр әйтүенчә, дәүләт башлыгы карары буенча 3 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр апрель, май һәм июнь айларында бишәр мең сум акча алу хокукына ия булган. «4,2 млн баланың әти-әнисенә бу түләүләр күчерелгән инде», — диде Котяков. Министр билгеләп үткәнчә, 3 яшьтән... Читать дальше...



Быел Федераль Сабан туе булмаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Быел Мәскәүдә Федераль Сабан туе узмаячак. Бу хакта «Татар-информ»га Түбән Кама районы советы аппараты җитәкчесе Артур Сафин әйтте. Түбән Кама — бәйрәмне оештыручыларның берсе булып тора. «Федераль Сабантуй 4 июльгә планлаштырылган иде, ә чикләүләр бәйрәм уздырырлык дәрәҗәдә бетерелмәде. Мәскәү һәм Татарстан тарафыннан Федераль Сабантуйны үткәрү максатчан түгел дип килешенде. Быел федераль Сабантуй булмаячак», — диде Артур Сафин. Түбән Кама, гадәттәгечә, Татарстаннан федераль Сабантуйны оештыручы иде. Читать дальше...

Җәүдәт Гыйльманов «Халкыбызга хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Марий Эл Республикасының Мәдәният, матбугат һәм милләт эшләре буенча министры урынбасары Галина Ширяева продюсер, җырлар авторы Җәүдәт Гыйльмановны Марий Эл Республикасы төзелүгә 100 ел уңаеннан «Халкыбызга хезмәт өчен» медале белән бүләкләгән. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде. «Йошкар-Олада мари артистлары белән февральдә 60 яшьлек юбилеемны уздырган идем. Мин Марий Элда композитор буларак танылган кеше булып саналам. Мари телендә җитмешләп җырым бар... Читать дальше...

Миңнеханов Путинның халыкка һәм бизнеска ярдәм чаралары турында киңәшмәсендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ил башлыгы Владимир Путин уздырган икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмә видеоконференция режимында узды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Владимир Путин әйтүенчә, халыкка һәм бизнеска ярдәм чаралары күрсәткәндә кире элемтә булуы бик мөһим. «Иң әһәмиятлесе — конкрет гражданнар, гаиләләр, предприятиеләр өчен ярдәмнең үз вакытында һәм сизелерлек булуы... Читать дальше...

Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү буенча оештыру комитеты төзелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Россия мөфтие Равил Гайнетдин 922 елда Идел буе Болгары дәүләте халыклары тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү буенча Оештыру комитеты төзү турында боерыкка кул куйды. Оештыру комитетының составына хәзерге вакытта авторитетлы дин, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә керергә тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Россия Федерациясе мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Мөфти Гайнетдин боерыгы нигезендә, хәзерге вакытта Диния нәзарәте... Читать дальше...



Үзбәкстанда «ТАССРның 100 еллыгы» дигән интернет-викторина игълан иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы Вәкиллеге «ТАССРның 100 еллыгы» дип аталган интернет-викторина игълан итте. Бу хакта вәкиллек сайтында хәбәр ителә. Викторина 15-20 июньдә була. Викторина сорауларына җавапны һәм контакт мәгълүматларны  uzbekistan.100.viktorina@mail.ru электрон почтасына юлларга кирәк. Иң төгәл һәм тулы җавап биргән өч Үзбәкстан кешесе җиңүче дип табылачак. Барлык сорауларга дөрес җавап биргән кешеләр саны өчтән күбрәк булса,... Читать дальше...

Татарстанда 15 июньнән соң мигрантларның хезмәт патентларын 93 көнгә озайтачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда 15 июньнән соң мигрантларның хезмәт патентларын тагын 93 көнгә озайтачаклар. Бу хакта Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Россия Президентының 18 апрельдәге боерыгы нигезендә, быелның 15 мартыннан 15 июненә кадәр патентлары беткән хезмәт мигрантлары өчен бу документ автомат рәвештә тагын 93 көнгә озайтылачак. Татарстан Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, хәзер патентның вакытын озайту өчен зур чиратларда торырга кирәкми. Читать дальше...

Путин коронавирус пандемиясе чорында хакимиятнең бурычлары турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»).  Коронавирус инфекциясе белән көрәштә Россия алга карап эш итә алды. Бу хакта бүген икътисадка һәм социаль өлкәгә ярдәм итү чараларын тормышка ашыру турында киңәшмәдә ил Президенты Владимир Путин әйтте. Дәүләт башлыгы әйтүенчә, Covid-19 пандемиясе белән көрәшнең беренче адымнарыннан ук ил хакимиятләре мәҗбүри чикләүләрнең эш активлыгына, икътисадка, кешеләрнең керемнәренә һәм иминлегенә тәэсир ясаячагын аңлаган. «Шуңа күрә ике бурычны хәл итәргә кирәк булды: кешеләрнең иминлеген саклау һәм алга карап эш итү. Читать дальше...

60 яшьтән өлкәнрәкләр ерак арага йөри торган поездларга ташлама алачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). 60 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар ерак араларга йөри торган поездларның купе вагоннарына 15-25 июньдә 20 процент ташлама белән билет сатып ала алачак. Бу хакта Горький тимер юлының Казан төбәге матбугат хезмәте хәбәр итә. «22-27 июньдә Россиядә ерак арага бара торган поездларда йөреп булачак», — диелә хәбәрдә. Акция шартлары буенча оештырылган пассажирлар төркемнәре өчен билетлар сатып алып, балалар тарифы буенча юл йөрү документларын рәсмиләштереп булмый. Моннан тыш... Читать дальше...

Газ тарату станциясендәге янгынның «Оргсинтез» объектларына күчү куркынычы булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Казандагы газ тарату станциясендәге янгынның күрше объектларда да шартлау китереп чыгару куркынычы булган. Бу хакта журналистларга Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Константин Чанышев әйтте. «Бу базада күп күләмдә газ саклануга карамастан, җитди зыян радиусы, шул исәптән халык өчен зыян база территориясе белән генә чикләнә, бу газ белән пычрану зонасыннан якынча 300 метрга тигез», — дип аңлатты Константин Чанышев. Читать дальше...

Музыкантлар Әлфия Авзалова хөрмәтенә «Синең өчен» җырының интерпретациясен яздырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан, Уфа һәм Мельбурнда яшәүче алты музыкант Әлфия Авзаловага багышлап «Синең өчен» балладасының интерпретациясен яздырган. «Татар-информ» музыкаль продюсер һәм музыкант Ильяс Гафаров белән бергә видеоклипның презентациясен тәкъдим итә. Бүген, Әлфия Авзалованы искә алу көнендә, аның иҗатын сөючеләр яраткан җырларын искә ала. Татар музыкантлары бөек җырчы хөрмәтенә үзләренең уртак проектын тәкъдим итә. Музыкантлар Әлфия Авзалованың танылган җырларының берсен ... Читать дальше...

Татарстанда яшәүче хатын-кыз Ульяновск өлкәсендә мотоциклда бәрелеп һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәүче 27 яшьлек хатын-кыз Ульяновск өлкәсендә мотоциклда бәрелеп һәлак булган. Бу хакта «Туган як» төбәк газетасы хәбәр итә. Фаҗига Саранск — Сурское — Ульяновск трассасының 206нчы чакрымында булган. Татарстанда яшәүче 27 яшьлек хатын-кызның яңа гына сатып алган мотоциклында Ульяновскидан өенә кайтып барышы булган. Яңгырдан соң юеш юлга һәм кырыйдан искән көчле җилгә дә карамастан, хатын 100 км/сәг тизлек белән барган. Бер мизгелдә ул каршы як полосага... Читать дальше...

Васильево бистәсендә бакча йортында чыккан янгында хуҗа хатын һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Васильево бистәсендә бакча йортындагы янгында хуҗа хатын һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Кичә, кичке бишенче яртыда «Колос-2» бакчачылык ширкатендә янгын чыккан. Ике катлы, верандалы агач йорт янган. Янгынны сүндергәндә, йорт эчендә 61 яшьлек хуҗабикәнең гәүдәсен табалар. Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларын дөрес урнаштырмау аркасында килеп чыккан. Читать дальше...


Музыкальные новости
Песня

Вывод Песни, Альбома, Клипа в ТОП Музыкальных Чартов!





Персональные новости
Желдорреммаш

На ЧЭРЗ приступили к реорганизации производственной площадки





Казаннан Санкт-Петербург китапханәләренә татарча әдәби китаплар кайтарылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Казаннан Санкт-Петербургка шәһәр китапханәләре өчен татарча әдәби китаплар һәм дәреслекләр алып кайтты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә. Китапларның зур партиясе озак еллар дәвамында төбәк фондларын татар әдәбияты белән тулыландыруда ярдәм итә торган Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан... Читать дальше...

Омскида Җәмигъ мәчете гөмбәзенә яңа ярымай куйдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Омск шәһәренең Җәмигъ мәчете гөмбәзенә яңа ярымай куйдылар. Бу хакта Россия мөселманнарының Диния нәзарәте хәбәр итә. «Омскида төзелә торган Җәмигъ мәчетенең гөмбәзе Чиләбе өлкәсендә нәкъ шундый гөмбәзләр ясау белән шөгыльләнә торган оешмада әзерләнде. Без мәчетне хәзерге буын өчен генә түгел, ә аларның балалары, оныклары өчен төзибез», — диде «Омск һәм Омск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте идарәсе» рәисе, имам-мөхтәсиб Дәүләт хәзрәт Балтабаев «Безнең төбәкләрдә ислам — традицион диннәрнең берсе. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Блиц-матч по шахматам между двумя командами провели в павильоне «Спорт для каждого»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

«Бомж» Дарья передает всем привет»: Касаткина ответила на слова Винер


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Энергетические поля компенсируют растущие потребности в электроэнергии





Путин в России и мире
Москва

Мособлдума выступила за присвоение Красноармейску высокого звания


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

СМИ: Байден и Шольц не успели предложить Москве обменять Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Егор Крид

В Москве суд отклонил требование общественника Морозова закрыть YouTube-канал Егора Крида



Москва

Финаналитик Беляев: западным фирмам придется побороться за место на рынке в РФ

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net