123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2020

Новости за 13.06.2020

Кайбыч районы башлыгы хуҗалыкларда печән хәзерләү барышы белән танышты

Tatar-inform.tatar 

(Кайбыч, 13 июнь, «Татар-информ», «Кайбыч таңнары», Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү дәвам итә. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин хуҗалыкларда печән хәзерләү барышы белән танышты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Алтын кырлар» агрофирмасының Надеждино бүлегендә сенаж салу эшенә керешкәннәр. Фермада салкын ысул белән асрала торган бозауларны карадылар. Альберт Рәхмәтуллин эшне оештыру буенча үз киңәшләрен бирде. Уҗым, сабан культураларының торышы белән дә таныштылар. Читать дальше...

Бөгелмә десантчылар берлеге активистлары балалар мәйданчыкларын буяды

Tatar-inform.tatar 

(Бөгелмә, 13 июнь, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы»). Бөгелмә муниципаль районы десантчылар берлегенең төбәкара иҗтимагый оешмасы бүлекчәсе чираттагы хәйрия акциясе уздырды. Активистлар Калинин урамындагы 63нче, 65нче, 69нчы йортлар ишегалдында балалар мәйданчыгын буядылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Акция Балаларны яклау көненә һәм Россия көненә багышланган иде.

Азнакайның суд приставлары өйрәнүләр уздырды

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 13 июнь, «Татар-информ», « Маяк», Лиза Нурлыева). Азнакайда е​​​л әйләнәсендә суд приставлары террорчылыкка һәм башка көтелмәгән афәтләргә әзерлекне ныгытып, өйрәнүләр уздырып тора. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Шушы көннәрдә эчке эшләр бүлеге, Гражданнарн оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, ашыгыч ярдәм хезмәтләре белән берлектә үткәрелгән чираттагы өйрәнүләрдә хезмәткәрләр үзләрен гадәттән тыш хәлләрдә дөрес тотуларын, таләпләрне төгәл белүләрен үз гамәлләре белән раслады. Читать дальше...



Әлмәттә ГТО нормативларын тапшырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 13 июль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Бүген Әлмәт шәһәре комлыгында ГТО нормативларын тапшырдылар Биредә үз көчен дистәләгән әлмәтле сынап карарга булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Нормативлар өч күнегү буенча тапшырылды: турникта тартылу, озынлыкка сикерү һәм идәннән күтәрелү. «Бүген теләгән һәркем үз-үзен тикшереп, күнегүләр ясый һәм нәтиҗәсен белә алды. Күп кенә 11 сыйныф укучылары консультация сорап килде. «Барысы да күңелле, кызыклы һәм бәйрәмчә узды», — диде физик культура... Читать дальше...

Эксперт банк карталарының магниты бозылу сәбәбен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Электромагнит нурланышыннан, шулай ук бөгү, деформация, бәрелү нәтиҗәсендә банк картасы магнитсызланырга мөмкин. Бу хакта ПСБ банкының түләү карталары департаменты директоры Александр Петровка сылтама белән РИА Новости яза. Әгәр карта магнитсызланган икән, аның белән элеккечә үк POS-терминалларда, ягъни кибет кассаларында түләп була. Чөнки POS-терминаллар магнитлы юлдагы мәгълүматларга карамый, ә турыдан-туры чипны «укый». «Шулай ук магнитсызланган картаны интернеттан әйбер сатып алганда да кулланырга була... Читать дальше...

Төрек драматургы Музаффәр Каяның Сөембикәгә багышланган пьесасы сәхнәләштереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Анкарада яшәүче филолог, язучы Роза Корбан, тарих һәм әдәбият белән тирәнтен кызыксынучы төрек кызы Хаҗәр Каракая төрек драматургы Музаффәр Каяның «Казан мәликәсе Сөембикә» пьесасын китап буларак чыгару һәм сәхнәгә кую эше белән йөри. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итте.  «Унынчы июньдә Музаффәр ханымның Истанбулдагы эзләре буенча өйдән чыктым. Нәтиҗәдә, танышлары һәм туганнары белән элемтәгә кергәч... Читать дальше...

Казанда газ тарату станциясендәге янгын сүндерелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казандагы газ тарату станциясендә чыккан янгынны сүндерделәр. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Янгын сүндерүчеләр утны 16:08 сәгатьтә, шартлаудан соң унҗиде сәгатьләр вакыт узгач сүндерә алдылар. Алдарак «Татар-информ» кичә төнлә Казанда газ тарату станциясендә газ тутырылган цистерна шартлавын язган иде.  Бер кеше һәлак булды, ике кеше зыян күрде. Икесе дә Республика клиник хастаханәсендә дәвалана... Читать дальше...

Марат Җәббаров: Татарстанда урып-җыю техникасының яртысыннан артыгы әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). 13 июньгә Татарстанда 3 мең тонна печән һәм 180 мең тонна сенаж әзерләнгән. Яңгырлы һава торышына бәйле рәвештә, терлек азыгы әзерләү акрын темпта бара. Бүгенге көндә урып-җыю техникасының әзерлеге 63 процентны тәшкил итә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимында оештырылган киңәшмәне Татарстан Премьер-Министры Алексей Песошин уздырды.



Татарстанда коронавирусның яңа очраклары арту темпы кими

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда Covid-19 коронавирусы белән авыруның теркәлгән очраклары кимүе күзәтелә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында Татарстан Премьер-Министры Алексей Песошин уздырган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы, ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина әйтте. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Соңгы 10 көндә республикада көн саен коронавирусның 50-55 очрагы теркәлде. Бүген илледән дә ким очрак теркәлүнең өченче көне, диде Марина Патяшина. Читать дальше...

Фәнил Әһлиуллин Татарстандагы торак пунктларны милек реестрына кертү турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Күчемсез милек буенча бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) Татарстандагы 3118 торак пунктның 669ы (21 процент) турында мәгълүмат бар. Республиканың җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин шул хакта сөйләде. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстандагы торак пунктларның чикләре турындагы белешмәләрне Күчемсез милек буенча бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) кертү эшләре турында бүген Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә сөйләштеләр. Читать дальше...

Татьяна Голикова коронавирустан авыручылар иң күп вафат булган төбәкләрне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россия Вице-премьеры Татьяна Голикова апрель аенда коронавируска бәйле үлем очракларының иң күбе Үзәк федераль округта, Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә булуын әйтте. Бу хакта  РИА Новости яза. «Апрель аенда иң күп үлем очраклары Үзәк федераль округта булган — бу Мәскәү шәһәре, Мәскәү өлкәсе, ә алга таба берничә тапкыр кимү белән Владимир, Брянск, Смоленск, Калуга өлкәләре бара», — диде Голикова «360» телеканалы эфирында. Аның сүзләренчә, коронавирустан үлүчеләр саны... Читать дальше...

Социаль пособиеләр алу өчен белешмә җыярга кирәк булмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Социаль ярдәм алу өчен Россия халкына белешмәләр җыярга кирәк булмаячак. Бу хакта Россия Хөкүмәтенең матбугат хезмәтенә сылтама белән Интерфакс яза. «Пособиеләр, шул исәптән 3-7 яшьлек балалары булган гаиләләргә түләүләр, билгеләүгә җавап бирә торган дәүләт органнары кирәкле белешмәләрне ведомствоара мәгълүмати хезмәттәшлек ярдәмендә алачак», — диелә хәбәрдә. Бу турыдагы карарны премьер-министр Михаил Мишустин имзалаган. Социаль ярдәм алуны җиңеләйтү бурычын ил президенты Владимир Путин куйган. Читать дальше...

Татарстанда күп фатирлы меңнән артык йортка капиталь ремонт ясау планлаштырылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы йортларга капиталь төзекләндерү программасы буенча 41 районда (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан башка) гомуми мәйданы 6,5 млн квадрат метр булган 1 064 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырыла. Бу хакта республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстанның Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәне... Читать дальше...

Уралда китапханәчеләрне татар мәдәниятен һәм тарихын таныту бәйгесенә чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Свердловск өлкәсендә китапханәчеләр өчен Татарстан Республикасы тарихын һәм татар халкы мәдәниятен таныту буенча өлкә бәйгесе уздырыла. Ул ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлана. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бәйгене Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Свердловск өлкәсе Мәдәният министрлыгы һәм Свердловск өлкәсенең «Свердловск өлкәсе милләтара китапханәсе» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе оештыра. Читать дальше...

Казанда газ шартлаудан соң һавада зарарлы матдәләр микдары артмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда газ тарату станциясендәге шартлаудан соң, торак зонада һавадагы зарарлы матдәләр микъдары рөхсәт ителгән концентрацияләрдән артмаган. Бу хакта Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Янгынны сүндерү вакытында күчмә экология лабораториясе (ПЭЛ) ясаган анализ нәтиҗәләре күрсәткәнчә, торак зонада концентрацияләрнең рөхсәт ителгән күләме артмаган», — диелә хәбәрдә. Шартлау турында билгеле булуга ук, атмосфера һавасы... Читать дальше...

1 сентябрьдән Россия мәктәпләрен гадәти уку режимына күчерүгә әзерлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Балалар бакчалары һәм мәктәпләр 1 сентябрьдән укуны гадәти режимда башлаячак, дип өметләнә Россия мәгариф министры Сергей Кравцов. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы яза. «1 сентябрьгә килгәндә исә, без балалар бакчаларын, мәктәпләрне 1 сентябрьдән укучыларны кабул итүгә әзерлибез», — диде Сергей Кравцов «Интерфакс» оештырган онлайн-конференциядә. Министр әйтүенчә, белем бирү оешмаларына Роспотребнадзор киңәшләрен үтәргә туры киләчәк. Алдарак хәбәр ителгәнчә, Роспотребнадзор... Читать дальше...


Музыкальные новости
Игорь Бутман

Бутман: не стоит обращать внимания на выбранную МОК музыку для россиян на ОИ





Персональные новости
Шапка

Шапки женские вязаные на Wildberries, 2024 — новый цвет от 392 руб. (модель 466)





Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы: Казанда гадәттән тыш хәл режимы кертелмәде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Казанда гадәттән тыш хәл режимы фаҗига нәтиҗәләрен бетерү өчен җәлеп ителә торган көчләр өчен кертелде. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә әйттеләр. Ведомствода әйтүләренчә, фаҗиганең нәтиҗәләрен бетерү өчен җәлеп ителә торган көчләр һәм идарә органнары өчен «Гадәттән тыш хәл» режимы кертелгән.  «Әлеге гадәттән тыш хәл режимы локаль характерда һәм шәһәр тормышына йогынты ясамый. Шуңа күрә кайбер матбугат... Читать дальше...

Лубян урман-техника көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда урнашкан Лубян урман-техник көллиятенә керү өчен документлар кабул итү башланды. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше» һәм «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала. 9 сыйныф базасында уку вакыты —  3 ел 10 ай, 11 сыйныф базасында — 2 ел 10 ай тәшкил итә. Көндезге һәм читтән торып уку формалары каралган. Читать дальше...

Табиб бөер авыруларыннан саклану ысулларын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш нефрологы, медицина фәннәре докторы Евгений Шилов бөерләрнең хроник авыруларыннан саклану ысулларын сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза. Белгеч сүзләренчә, моның өчен даими рәвештә кан басымын һәм кандагы шикәр күләмен тикшереп торырга, гәүдә авырлыгын контрольдә тотырга һәм билдә май туплануыннан сакланырга кирәк. Моннан тыш, кеше физик активлык белән шөгыльләнергә, тәмәке тартмаска, алкоголь кулланмаска, дөрес һәм чамасын белеп тукланырга тиеш... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Тамбовские синхронистски заработали две медали на первенстве города Королёв


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Вероника Кудерметова

Россиянка Вероника Кудерметова вышла во второй круг турнира в Штутгарте


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Шашлыки и дача отменяются: аномальная погода на майские праздники в Москве, Питере и регионах





Путин в России и мире
Москва

Путин всё знал, но никого не предупредил: Немцы обвинили Москву в прорыве израильского Купола


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Очередные кадровые назначения объявлены в Минске




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: Западу неинтересны планы Киева по атаке на Крымский мост


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Занимает два места на парковке: Тимати купил дорогущий бронированный автомобиль



Москва

МЧС предупредило москвичей о шквалистом ветре в ближайшие дни

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net