Рафис Борһанов Лаеш районындагы яңа мәктәп төзелеше барышы белән танышты
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). Лаеш районының Усад авылында 500 урынлык яңа мәктәп төзелә. Бүген Татарстан премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов эш барышы белән танышты. Аны Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов озата йөрде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Төзелешне 2021 елның 1 мартына төгәлләү планлаштырыла. Укучылар өчен мәктәп 2021-2022 уку елында ачачак. Проект буенча биредә хәрәкәтле уеннар һәм тыныч ял итү өчен урыннар... Читать дальше...