Аксубайда Бөек Ватан сугышы ветераны истәлегенә мемориаль такта ачылды
(Аксубай, 24 июнь, «Татар-информ», « Авыл таңнары», Зинаида Леонтьева). Бүген Аксубайда Бөек Ватан сугышы ветераны, эчке хезмәт подполковнигы, Аксубай милициясенең элеккеге җитәкчесе Николай Гусев яшәгән йортта мемориаль такта ачылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Мемориаль такта ачылу уңаеннан тантаналы митингта Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, ветеранның туганнары, якыннары, район тарихына битараф булмаган гражданнар җыелды. Бәйрәм тантанасын район башлыгы Камил Гилманов ачты. Читать дальше...