Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2020

Новости за 12.06.2020

Казанда газ цистернасы шартлаган, бер кеше һәлак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда Северо-Западная урамында урнашкан газ тарату станциясендә газ тутырылган цистерна шартлаган. Бер кеше һәлак, зыян күрүчеләр бар. Бу хакта «Татар-информ»га РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча дәүләт идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Социаль челтәрләрдә шаһитләр язганча, шартлаудан соң зур янгын чыккан, ул берничә километр ераклыктан да күренә. Шартлау сәбәпләре ачыклана. Һәлакәт урынында янгын сүндерү машиналары һәм ашыгыч хезмәтләр эшли.

Яшел Үзән җитәкчесе Россия көне уңаеннан чәчәк триколоры утыртты

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 12 июнь, «Татар-информ», « Яшел Үзән»). Россия көне шәһәр күлендә башланды. Бәйрәм белән беренче булып Михаил Афанасьевны 14нче лицейның 12 яшьлек яшь армиячеләре отряды котлады. Аннары Михаил Афанасьев һәм яшь армиячеләр газоннарның берсендә чәчәк композициясен утыртты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Район җитәкчесе балалар белән бергә һавага тынычлык символы — ак күгәрченнәр очырды. Нәтиҗәдә өч төрле петуньядан Россия Федерациясе флагы барлыкка килде. Район җитәкчесе чәчәкле триколор... Читать дальше...



Чистай районында яшәүче хәрби машиналар җыя

Tatar-inform.tatar 

(Чистай, 12 июнь, «Татар-информ», «Чистай-информ», Анна Яковлева). Чистай районында яшәүче Илгиз Гыймалетдиновның йорты каршында бары тик үз көче белән җыелган танылган хәрби машиналар тезелеп тора. Быел автопаркны совет чорындагы иң танылган «брендлар»ның берсе — легендар ГАЗ-51, ГАЗ-53, үз чорының символы булган «Волга» ГАЗ-24 автомобиле тулыландыра. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Аларның һәркайсы — 40нчы еллар автосәнәгате легендасы, төп модельләрнең төгәл күчермәсе. Хәзер хәрби машиналар... Читать дальше...

Кукмара районында 500 түк печән белән склад янып беткән

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 12 июнь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Эльвира Мөбәракшина). Бүген, төнлә Кукмараның Олыяз авылында янгын чыккан. 500 түк печән белән склад янган. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын-коткару бүлеге хәбәр итә. 12 июнь көнне 01:17 сәгатьтә 117нче янгын-коткару бүлегенең элемтә пунктына Кукмара районының Олыяз авылында печән склады януы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә печән салынган складны ут камап алган була. Склад түбәсе җимерелә. Янгын нәтиҗәсендә 720... Читать дальше...

Ютазы районы Урыссу бистәсе урамнарын дезинфекцияләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Ютазы, 12 июнь, «Татар-информ», « Ютазы таңы», Ильмира Галиева). Бүген, 12 июнь, Россия көнендә Татарстан нефтьчеләре урыссулыларга файдалы бүләк ясады. Махсуслаштырылган коммуналь автомашиналар район үзәге юлларын химик реагентлы су белән юды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Республика нефтьчеләре мондый уңайлыкны агымдагы елда икенче тапкыр күрсәтә — беренче тапкыр алар май бәйрәмнәрендә егермегә якын урам юлларын дезинфекцияләп киткән иде. Бүген Татарстан нефтьчеләре икенче тапкырга урам юлларын чистартты.



Марат Кәбиров: «Татар теле белән интернетта акча эшләп була» - «Ватаным Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан»). Тормыш акрын гына онлайнга күчә. Яхшымы бу, әллә начармы – тиз генә әйтерлек тә түгел. Кайберәүләр мактый: эшкә барып-кайтып йөрү кирәкмәячәк, бик күп нәрсәләргә экономия булачак, ди. Кемнәрдер зарлана… Ләкин тегеләре дә, болары да киләчәкнең бераз үзгәрәчәгенә шикләнми. Чынында ул тамырыннан үзгәрәчәк инде, бераз гына түгел. Без тулысы белән электрон форматка күчеп барабыз. Берничә ел инде кулга чын акча тоткан юк – барысы да электрон карталар аша хәл ителә. Читать дальше...

Татарстан трассасында ике йөк автомобиле бәрелешкән, берсе кюветка төшеп киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан трассасында ике йөк автомобиле бәрелешкән, берсе кюветка төшеп киткән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына әлеге аварияне күргән кешеләр хәбәр итте. Аларның сүзләренчә, авария бүген көндез республиканың Мамадыш районында – Хан зираты тирәсендә булган. Анда ике йөк автомобиле бәрелешкән, шуннан соң берсе кюветка төшеп киткән. «Башлангыч мәгълүматлар буенча, юл һәлакәтендә бер кеше зыян күргән. Нәтиҗәдә, юлда зур гына «бөке» хасил булган», - дип сөйләде аварияне күргән кешеләр.

Татарстанда бераз суытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 июньдә, Татарстанда бераз суытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз яңгыр явачак, көндез исә республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, бераздан ул юнәлешен төньяк-көнчыгышка таба үзгәртәчәк. Төнлә һава температурасы +7..+12, көндез +16..+21 градус тәшкил итәчәк. «Татар-информ» агентлыгы... Читать дальше...

Татарстанда «КамАЗ» белән бәрелешү нәтиҗәсендә Марий Элдан килгән шофер үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда «КамАЗ» белән кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә Марий Элдан килгән шофер үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр. Бүген көн уртасында Каменка – Дөбъяз – Олы Әтнә трассасының 23нче чакрымында, 10нчы модельле «Лада» автомобиле каршы як полосага чыгып, «КамАЗ» белән кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, машиналарны юлның төрле ягына алып ташлаган. Җиңел автомобиль шоферы — Марий Эл Республикасының Волжск районыннан... Читать дальше...

Яшел Үзәндә күп катлы йортның бишенче катыннан 80 яшьлек хатын-кызны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә күп катлы йортның бишенче катыннан 80 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Яшел Үзәндә 8нче янгын-коткару отряды диспетчеры, күп катлы йорт яныннан узып барганда, пыяла шакылдаткан тавышны ишетеп, бишенче кат тәрәзәсеннән өлкән яшьтәге хатын-кызны күреп алган. Аңа куркыныч янавын чамалап, кыз урынга 53нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен чакырткан. Читать дальше...

Русия Конституциясен хупларга безне нигә өндиләр?

Azatliq.org 

Узган атна Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтәрияте онлайн җыелыш уздырып, республика татарларын Русия Конституциясен үзгәртүне хупларга чакырды. Шушы өндәү безнең укучыбызны аптырашта калдырган. Аның фикерләрен тәкъдим итәбез.

Быел «Милләтебез хәзинәләре» сменасы дистанцион рәвештә узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Быел «Милләтебез хәзинәләре» сменасы, килеп туган вазгыятькә бәйле рәвештә, дистанцион рәвештә узачак. Анда татар милләтеннән булган 10-17 яшьлек балаларны катнашырга чакыралар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чараның максаты - Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын этник үзенчәлек җирлегендә берләштерү, татар халкының күп гасырлык традицияләрен дәвам итүче сыйфатында балаларда үзаңны үстерү. Чараның программасы дистанцион форматта татар теле дәресләрен... Читать дальше...

Коронавирус пандемиясе вакытында Татарстанда төзелеш күләмнәре арткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус пандемиясе вакытында Татарстанда төзелеш күләмнәре арткан, бу исә кешеләрне күпләп эштән җибәрүгә юл куймаска мөмкинлек биргән.ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Андрей Кузьминга интервьюсында шул хакта хәбәр итте. «Хөкүмәт карары нәтиҗәсендә төзелеш комплексы эшләре тукталмаган тармаклар рәтенә кертелде. Төзүчеләр дә, төзелеш материаллары җитештерүчеләр дә эшен дәвам итте», - дип искәртте министр. Читать дальше...

Галимнәр коронавирус инфекциясенең яңа симптомын ачыклаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы белән авыручыларда кискен панкреатит башланырга мөмкин. Британиянең Ливерпуль университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта MedicalXpress хәбәр итә. Нигездә, коронавирус инфекциясенең яңа симптомы симерүдән интегүче яшь ир-атларда ачыклана. Табиблар әйтүенчә, мондый пациентларның канында еш кына шикәр һәм холестерин күләме югары була. Бу панкреатит – ашказаны асты бизенең ялкынсынуы нәтиҗәсе. «Алынган мәгълүматлар... Читать дальше...


Музыкальные новости
Бато Багдаев

Мы продолжаем знакомить вас с артистами цирка Бурятии: Саян Дондоков - Театр и дети, Культура и Россия





Персональные новости
Александр Лукашенко

Лукашенко отдал куртку ветерану ВОВ на параде Победы в Москве





Казанда җиңел машина велосипедчы кызны бәрдергән һәм авария урыныннан китеп барган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Казанда җиңел машина велосипедчы кызны бәрдергән һәм авария урыныннан китеп барган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итте. Авария Восстание һәм Исаев урамнары чатында, җәяүлеләр кичүендә булган. Юл һәлакәтен күргән кеше әйтүенчә, кыз «зебра» буйлап юл аша чыккан вакытта аны чит ил автомобиле бәрдереп киткән. Кадрлардан күренгәнчә, машина йөртүче кыз янына килеп, аннан нәрсәдер сораган. Шуннан соң ир-ат кызга велосипедын торгызырга ярдәм итә һәм аны юлдан алып чыгып китә. Читать дальше...

Татарстанда «Форд Фокус» автомобиле 12 яшьлек велосипедчы кызны бәрдергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 12 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда «Форд Фокус» автомобиле 12 яшьлек велосипедчы кызны бәрдергән. Агентлыкның Чаллыдагы үз хәбәрчесе «Татар-информ»га шулай дип белдерде. Юл һәлакәте кичә кичке тугызынчы яртыда республиканың Тукай районы Бәтке авылының Үзәк урамында булган. «Форд Фокус» автомобиленең 25 яшьлек йөртүчесе, имин тизлек һәм дистанция сакламыйча, урам буйлап велосипедта барган 12 яшьлек кызны таптаткан. Егылган вакытта, кыз машинаның алгы пыяласына бәрелгән. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Развод на договорных матчах: схемы, риски и пути предотвращения


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Виктория Азаренко

Азаренко: Я из среды, где не принято говорить о своих чувствах, поэтому пришлось учиться


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Озоновые Дыры: Вызов современности, Взгляд Романа Терещенко





Путин в России и мире
Москва

Обучила 24 женщин-снайперов: Кто сидел на параде рядом с Путиным?


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко высоко оценил организацию парада Победы в Москве




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Светлана Сурганова

Светлана Сурганова выступит на фестивале «Окна Открой»!



Москва

Армения: Как выйти из ОДКБ, не выходя из ОДКБ

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net