Яшел Үзәндә күп катлы йортның бишенче катыннан 80 яшьлек хатын-кызны коткарганнар
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Яшел Үзәндә күп катлы йортның бишенче катыннан 80 яшьлек хатын-кызны коткарганнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Яшел Үзәндә 8нче янгын-коткару отряды диспетчеры, күп катлы йорт яныннан узып барганда, пыяла шакылдаткан тавышны ишетеп, бишенче кат тәрәзәсеннән өлкән яшьтәге хатын-кызны күреп алган. Аңа куркыныч янавын чамалап, кыз урынга 53нче янгын-коткару часте хезмәткәрләрен чакырткан. Алар автобаскыч буйлап бишенче катка күтәрелгән һәм әбине медицина хезмәткәрләренә тапшырган.