123ru.net
World News in Tatar
Июнь
2020

Новости за 28.06.2020

Питрәч районында 400 кеше сыешлы мәчет төзелә

Tatar-inform.tatar 

(Питрәч, 28 июнь, «Татар-информ», « Алга», Ольга Ефремова). Питрәч район үзәгендә мәчет төзелеше бара. 2020 елда беренче катны плитәләр белән ябу, ә соңрак икенче катны түбә астына кертү планлаштырыла. Төп гыйбадәт кылу залы 300-400 кеше сыя торган булачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Хәзер Питрәчтә яңа мәчет төзелешендә Арчадан килгән эшчеләр катнаша, волонтерлар да актив ярдәм итә. Яңа мәчетнең мәйданы 1300 квадрат метр тәшкил итәчәк. Цоколь каты да булачак, анда һәртөрле ярдәмче бүлмәләр урнашачак. Читать дальше...

Кукмаралылар Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча актив тавыш бирә

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 28 июнь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Алсу Гатауллина). Кукмара сайлау участогы секретаре участокка килүчеләрнең җаваплылык тоеп тавыш бирүләрен билгеләп үтте. Кукмарадагы 1668нче тавыш бирү участогы «Ромашка» балалар бакчасында урнашкан. Әлеге участокта 2129 кеше тавыш биргән. Сайлау комиссиясе секретаре Ирина Иванова сүзләренчә, бу участокта тавыш бирүчеләр актив булган. «Район халкының гомумроссия тавыш бирүгә җаваплы каравы сөендерә. Участокларга иртәдән алып халык күп килә. Бүген ял көне булганлыктан... Читать дальше...



Аксубай тренеры Василий Крмаков физкультура һәм спорт үсеше өчен тавыш бирде

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 28 июнь, «Татар-информ», « Авыл таңнары»,  Людмила Жаренова). Аксубайда 570нче сайлау участогында, район спортчыларының берничә буынын тәрбияләгән «Юность» спорт комплексы тренеры Василий Крмаков тавыш бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. «Әлбәттә инде, төзәтмәләр өчен тавыш бирергә кирәк. Мин — хокуки дәүләт бөтенлеге, физкультура һәм спортны алга таба үстерү яклы», — дип үз фикерен белдерде Василий Васильевич.

«Актаныш» агрофирмасында бозау үстерү һәм сенаж салу буенча тәҗрибә уртаклаштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Актаныш районының хуҗалык җитәкчеләре, район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә, чираттагы гамәли киңәшмәгә «Актаныш» агрофирмасына җыйналды. Чагыштырмача яшь хуҗалык булып саналган агрофирма соңгы елларда, чын мәгънәсендә, терлекчелек өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгына әверелеп килә. Бу турыда Актаныш мәгълүмат үзәге хәбәр итә. «Актаныш» агрофирмасы яшь терлекләрне тәрбияләүгә, аларның сакланышына зур игътибар юнәлтә. Торак эчендәге читлекләр тулысынча ачык һавада... Читать дальше...

Прогноз высокой пожарной опасности лесов на территории Республики Татарстан

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Уважаемые граждане! По информации ФГБУ «Управление по гидрометеорологии и мониторингу окружающей среды Республики Татарстан»: Прогноз высокой пожарной опасности лесов на территории Республики Татарстан 29 июня 2020 г. высокая пожарная опасность лесов (4 класс) на территории Республики Татарстан



Эшләүче пенсионерларга үзизоляция вакытында больничный озайтылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). 65 яшьтән өлкәнрәк булган эшләүче татарстанлыларга үзизоляцияләнү зарур булу сәбәпле больничныйлар озынайтылды. Бу хакта республика оператив штабы хәбәр итә. «Хәзерге вакытта Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабында күчүгә карамастан, 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен үзизоляция чикләүләр бетерүнең барлык этапларында сакланырга тиеш, чөнки алар коронавирус инфекциясе белән авыру буенча риск төркеменә керә», — диелә хәбәрдә. Татарстан Хөкүмәте, республика халкының күп санлы мөрәҗәгатьләренә нигезләнеп... Читать дальше...

Владимир Путин Премьер-министр белән бер самолетта очмау кагыйдәсе турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин үзе өчен Премьер-министр белән бер самолетта очмаска дигән кагыйдә керткән. Бу хакта дәүләт башлыгы «Россия 1» телеканалы эфирында Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин кичергән Covid-19 авыруы турында аңлатканда сөйләде. «<…> Президент һәм Премьер-министр беркайчан да бер самолетта очмый һәм хәтта бер үк вакытта <…> төрле самолетларда очмый. Чөнки бездә илдәге хәлләр өчен аерым җаваплылык», — дип билгеләп үтте ул «Мәскәү. Читать дальше...

Миллионнан артык татарстанлы Конституциягә төзәтмә кертү өчен тавыш бирүдә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда яшәүче 1 млн 162,5 мең кеше Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүендә катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә. Илнең төп законына үзгәрешләр кертүгә барлыгы 2,9 млн татарстанлы үз фикерен белдерә ала. Шул ук вакытта тавыш бирүдә катнашуның төрле формалары каралган. Плебисцит кысаларында алдан тавыш бирү 25 июньдә башланды. Гражданнар беренче тапкыр ачык һавада тавыш бирә ала ... Читать дальше...

Малькевич Конституциягә төзәтмәләр өчен Казанда тавыш бирүенең сәбәбен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Россия Иҗтимагый палатасының эшче төркеме әгъзасы, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич Казанда сайлау участокларын тикшерү вакытында Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирүдә катнашты. Татарстан башкаласында тавыш бирү карарын ул «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә аңлатты. «Мин Санкт-Петербургта теркәлгән, Мәскәүдә яшим. Мин Мәскәүдә тавыш бирә алыр идем, тик сайлау законнарының камил булмавы сәбәпле, мин, мәсәлән, электрон рәвештә тавыш бирә алмадым. Читать дальше...

Татарстанда йорты белән бергә ир-ат янып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казань, 28 июнь, «Татар-информ», Наталия Никифорова). Татарстанда янгын вакытында бер ир-ат һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген иртәнге сәгать алтыда Балык Бистәсе районы Корноухово авылында бер катлы шәхси йортта янгын чыккан. Санаулы минут эчендә бу урынга Корноухово постының янгын сүндерүчеләре килгән. Ул вакытка янгын телләр инде тәрәзәләрдән чыккан, ә йортның түбәсе җимерелгән. Ут күрше йортка күчкән. Читать дальше...

Свердловск өлкәсендә «Хәсән Замановның Алтын Йолдызы» китабы чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы һәм Североуральск шәһәренең Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган уртак проекты кысаларында «Хәсән Замановның Алтын Йолдызы» китабы нәшер ителде. «Хәсән Замановның Алтын Йолдызы» китабын тәкъдим итү көзгә Североуральск шәһәрендә планлаштырылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр ителә. 25 июньдә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов «Хәсән Замановның Алтын... Читать дальше...

Чаллыда автозаправкада бензовоз машинасы янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Чаллыда автозаправкада бензин ташу машинасына ут капкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген 10.36 сәгатьтә Казан проспектындагы бензин салу станциясендә «КАМАЗ» бензин ташу машинасының кабинасы һәм тәгәрмәчләре януы турында хәбәр килгән. Дизель ягулыгы да янган. Урында 55 нче, 56 нчы һәм 72 нче часть янгын сүндерүчеләре эшләгән. Янгын мәйданы 50 квадрат метрны тәшкил итте. Читать дальше...

Владимир Путин коронавируска тест тапшыруының ешлыгы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин коронавируска тестларны өч-дүрт көнгә бер тапкыр тапшыруын һәм аларның барысы да тискәре булуын сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. «Даими рәвештә, өч-дүрт көнгә бер тапкыр», — диде Путин «Россия 1» телеканалы эфирындагы интервьюда. Нәтиҗәләре тискәреме, дигән сорауга президент: «Аллаһка шөкер, әйе», — дип белдерде.

Covid-19 шартларында балалар лагерьларын җентекләп тикшерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Татарстанның балалар сәламәтләндерү лагерьлары 29 июньнән яңадан эшкә керешә ала. Лагерьларда коронавирус сәбәпле кертелгән чикләү чараларының үтәлешен җентекләп күзәтеп торачаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Быел, яңа шартларда, җәйге сәламәтләндерү оешмалары безнең тарафтан тикшереләчәк. Читать дальше...

Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург драма театры ачылганга утыз ел тулды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). 2020 елның 27 июнендә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбург дәүләт татар драма театры үзенең утыз еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта Оренбург өлкәсе Хакимияте сайтында хәбәр ителә 1990 елда бу көнне Оренбург өлкәсенең халык депутатлары Советының башкарма комитеты «Оренбургта дәүләт татар драма театрын ачу турында» карар кабул итә. Үз бинасы булмау сәбәпле 1987 елда эшчәнлеген туктаткан театр, Оренбургның татар халкы һәм «Туган тел» милли татар үзәге үтенече ярдәмендә, үзенең иҗади юлын кабат дәвам итә. Читать дальше...

Россиядә коронавирусны ачыклау өчен 19 миллионнан артык тест үткәрелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус йоктыруны ачыклау өчен 19 миллионнан артык тест үткәрелгән. Россиядә COVID-19 авыруына шикләнелгән 298,5 мең кеше медицина күзәтүендә тора, Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенә (Роспотребнадзор) сылтама белән РИА Новости яза. «2020 елның 28 июненә 19 044 954 тикшерү үткәрелгән», — дип хәбәр ителә Кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек хезмәте сайтында. Коронавирус йоктыруда шикләнелгән 298 505 кешене табиблар күзәтеп тора, диелә хәбәрдә.


Музыкальные новости
Алла Пугачёва

«Отрешенность от РФ»: адвокат объяснил молчание Пугачевой о теракте в «Крокусе»





Персональные новости
Елена Волкова

Перенос дат II этапа культурного проекта «Классика: история и современность» в Дмитрове





Татарстанда иномарка трассадан юл кырыена төшеп киткән, шофер һәлак булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда чит ил машинасы трассадан юл кырыена очкан, машина йөртүче һәлак булган. Бу хакта Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Фаҗига кичә 21.15 сәгатьтә Азнакай — Тымытык — Күктәкә автомобиль юлының унынчы чакрымында булган «Фольксваген» ның 33 яшьлек йөртүчесе идарәне югалта һәм автомобиль кюветка оча. Алынган җәрәхәтләрдән ир-ат шунда ук һәлак була.

Татарстанда 2020 ел ахырына барлык мәктәпләр югары тизлекле интернетка тоташтырылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның барлык мәктәпләре агымдагы ел ахырына югары тизлекле интернетка тоташтырылачак. Бу хакта «Татар-информ»га Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгълүмати технологияләр һәм куркынычсызлык бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Рөстәм Зиннәтуллин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, агымдагы елның 31 декабренә кадәр республиканың 559 мәгариф оешмасы, ә бу 546 мәктәп һәм 13 көллият һәм техникум, Интернетка җепселле-оптик элемтә линияләре технологиясе буенча тоташтырылачак. Читать дальше...

Туроператорлар чит илләргә июльдә булырга тиешле турларын гамәлдән чыгара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Зур туроператорлар якындагы айда халыкара туризмның эшләп китүенә өмет багламый һәм июль аендагы турларын гамәлдән чыгара, Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы ANEX Tour, PEGAS Touristik, TEZ Tour, Coral Travel, «Интурист».компанияләренә сылтама белән хәбәр итә. Coral Travel туроператоры очу даталары июль аена билгеләнгән турларны гамәлдән чыгара. Сәяхәтне 2021 ел ахырына кадәр теләсә кайсы маршрутка һәм датага күчерергә мөмкин. Түләнгән акчаларны «Яңарыш» акциясе шартларында... Читать дальше...

Диетолог организмны картайта торган ризыкларны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ»). Туклану һәм биотехнологияне тикшерү федераль үзәгенең «Сәламәт һәм спорт туклануы» үзәге табиб-диетологы Тамара Прунцева картаймас өчен рационга кертергә кирәкле прдуктларны атады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Диетолог нык үзгәртелгән һәм составында кимендә 5 кушылма — буягычлар, ароматизаторлар, консервантлар, куерткычлар һ. б булган продуктларның зыянлы булуын әйтте. Бу категориягә сосиска, колбаса, кибет кәтлите һәм башка ярымфабрикатлар, камыр ризыклары... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов юл-транспорт өлкәсендәге өстенлекле проектларны атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 28 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов юл-транспорт өлкәсендә өстенлекле проектларны атады. Бу хакта ул  «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлегенең 32 нче конференциясендә сөйләде. «Өстенлекле проектлар арасында — метрополитен төзүне дәвам итү, авыл торак пунктларын каты өслекле автомобиль юллары белән тоташтыру, фермер хуҗалыкларына һәм бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын ясау, Казанда тимер юл боҗрасын оештыру. Парклар, юл аша чыгу урыннарын һ.б. инфраструктур объектлар төзү»... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Блиц-матч по шахматам между двумя командами провели в павильоне «Спорт для каждого»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Дарья Касаткина

«Бомж» Дарья передает всем привет»: Касаткина ответила на слова Винер


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

КОМПАНИЯ LG НАЗВАНА ПАРТНЕРОМ ГОДА ENERGY STAR 2024





Путин в России и мире
Москва

Путин уточнил у Беглова причины снижения популярности Петербурга у туристов


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Ольга Бузова

Ольга Бузова стала человеком-невидимкой на ТВ-3 в новом сезоне легендарного шоу о звёздах



Москва

Женский турнир по мини-футболу пройдет в Химках 31 марта

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net