Галимнәр коронавирус инфекциясенең яңа симптомын ачыклаган
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирусы белән авыручыларда кискен панкреатит башланырга мөмкин. Британиянең Ливерпуль университеты тикшеренүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта MedicalXpress хәбәр итә. Нигездә, коронавирус инфекциясенең яңа симптомы симерүдән интегүче яшь ир-атларда ачыклана. Табиблар әйтүенчә, мондый пациентларның канында еш кына шикәр һәм холестерин күләме югары була. Бу панкреатит – ашказаны асты бизенең ялкынсынуы нәтиҗәсе. «Алынган мәгълүматлар авыруны тагын да иртәрәк стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирәчәк», - диде профессор Кристофер Халлоран. Кагыйдә буларак, ашказаны асты бизенең ялкынсынуы нәтиҗәсендә корсакның өске өлешендә кискен авырту барлыкка килә, ул диарея һәм косу белән чиратлашып бара. «Татар-информ» агентлыгы Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының коронавирус инфекциясенең беренче симптомын атавы хакында хәбәр иткән иде инде.