Татарстанда бераз суытачак
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 13 июньдә, Татарстанда бераз суытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз яңгыр явачак, көндез исә республика территориясендә явым-төшем булу ихтималы аз. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк, бераздан ул юнәлешен төньяк-көнчыгышка таба үзгәртәчәк. Төнлә һава температурасы +7..+12, көндез +16..+21 градус тәшкил итәчәк. «Татар-информ» агентлыгы атна ахырында Татарстанда температура фонының түбәнәюе көтелә дип хәбәр иткән иде инде.