Әлфия Когогина: Конституциягә төзәтмәләр Россияне социаль дәүләт буларак күрсәтә
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Конституция Россия дәүләтенең нигезе булып тора. Әгәр нигез ныклы булса, йорт озак тора һәм анда яшәү уңайлы булачак. Россия Дәүләт Думасының Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина илнең Төп законына төзәтмәләр буенча тавыш биреп, әнә шундый фикер белдерде. Бу турыда «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге сайтында хәбәр ителә. «Яңа төзәтмәләр илебезне һәрьяклап үстерүгә юнәлдерелгән һәм Россияне социаль дәүләт буларак сыйфатлый. Россиядә яшәүче һәр халыкка туган телне саклау хокукын беркетүче төзәтмәне аерым билгеләп үтәм, бу күпмилләтле Россия халкы өчен бик мөһим», — диде Когогина.