Быел «Кыр көне-2020» 2-4 июльдә узачак
(Казан, 23 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел Татарстанда «Кыр көне-2020» 2-4 июльдә узачак. Бу хакта Министрлар Кабинетында брифингта ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Күргәзмә терлекчелек, үсемлекчелек блоклары буенча төзеләчәк. «Кыр көне»ндә катнашучылар тәҗрибә кырларында чәчүлекләрне караячак.
Күргәзмәдә эшлекле формат та күздә тотыла, киңәшмәләр, мастер-класслар үткәреләчәк. «Без күргәзмәне укыту мәйданчыгы итеп күз алдына китерәбез, биредә төрле сортлар күрсәтелә, яңалары да бар. Фермерлар өчен дә техника тәкъдим ителәчәк», — диде Җәббаров.
Министр 140лап предприятие катнашачагын әйтте. Россия шәһәрләреннән, Белоруссиядән дә вәкилләр киләчәк, диде.