Чирмешән районында яшәүче 72 яшьлек ялгыз пенсионер дүрт баш сыер асрый
![Чирмешән районында яшәүче 72 яшьлек ялгыз пенсионер дүрт баш сыер асрый](https://tatar-inform.tatar/attachments/d870bc06a772f046b98dc71e58d4c5233c096669/store/fill/780/440/5433a5814638efd7d454d2a3c90c4ec8e65cc746424e17b9ac53f50be466/9300009acc4b47dc81eeb32ae1b0a0fc.jpg)
(Чирмешән, 12 июнь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешән районында яшәүче 72 яшьлек Әхсән Галиев дүрт баш сыер һәм биш баш бозау асрый. Әхсән абый йортны берүзе алып бара. Ул шушы көнгә кадәр ялгыз яшәгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Әхсән абый озак еллар әнисен караган. Ул гомере буе «Сельхозтехника» да эшләгән. 1969 нчы елны армиядән кайтып, шул оешмага эшкә урнашкан һәм пенсия яшенә җиткәнче шунда хезмәт куйган.
«Электән килгән гадәт инде ул. Сыерларны кирәк дип тә түгел, күңел өчен асрыйм. Көн буе нишләп бетәр идең?! Иртән сәгать дүрттә торам. Сыерларны савам. Аппарат та биргәннәр иде, мин инде кул белән саварга гадәтләнгән. Аннан соң малларны көтүгә озатам. Сөтне хәзерләүчегә тапшырам. Бу көннәрдә уртача 20-25 килограмм сөт сатам. Аена 12 мең сум акча керә», — дип сөйләде Әхсән ага.
«Кыш көне сөт кыйммәтрәк була бит, акчасы да күбрәк. Сыерың бар икән, бозаулары да үзеңә бит. Аларны сатам. Печәнне дә, фуражны да сатып алам», — ди абзый.