Түбән Камада йөртүчеләргә һәм кондукторларга күп тапкыр кулланылышлы битлек бирделәр
![Түбән Камада йөртүчеләргә һәм кондукторларга күп тапкыр кулланылышлы битлек бирделәр](https://tatar-inform.tatar/attachments/e5370cc3755ffb8ebe81db767c2c6d4967d4447d/store/fill/780/440/31b27e70f3523567eba5f1ca7b27643c031f6e0c9b3f3b6ffd27337408b3/1591712814_lo56akazrgy.jpg)
(Казан, 12 июнь, «Татар-информ»). Түбән Каманың «Горэлектротранспорт» оешмасына күп тапкыр кулланылышлы битлекләр тапшырылган. CRAFT IT Яшьләр инновацион иҗаты үзәге шулай итеп предприятиегә ярдәм күрсәткән. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә.
Үзәк хезмәткәрләре трамвай йөртүчеләренә һәм кондукторларга күп тапкыр кулланылышлы битлек тапшырды.
Шәхси саклану чараларын 3D-принтерда эшләгәннәр. Андый респираторлар - күп тапкыр кулланыла торган, әмма аларны фильтрларын алыштырырга кирәк.