Азнакайда алдынгы укучыларга район башлыгы гранты тапшырылды
![Азнакайда алдынгы укучыларга район башлыгы гранты тапшырылды](https://tatar-inform.tatar/attachments/5349073444ec1fce3cd4e7f57b6c03894328e377/store/fill/780/440/198b336610f623b6f93035591765c20fd3aabed9c77413d8b1ec90973f31/678a8499fc1ca4cb0038c16d409a8b68.jpg)
(Азнакай, 12 июнь, «Татар-информ», « Маяк», Тансылу Саниева). Төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар яулаган укучыларга Азнакай муниципаль район башлыгы гранты тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Тантанага мәктәп укучылары, ата-аналар һәм аларны зур җиңүләргә этәргән укытучылар да катнашты. «Бишле»гә генә уку һәм олимпиадада җиңү — ул зур хезмәт. Сез Азнакаебызның данын яклыйсыз, без сезнең белән горурланабыз. Балаларга үсәргә канат куйган ата-аналарга, тирән белем биргән укытучыларга аерым рәхмәтемне белдерәм. Алга таба һәрберегезгә уңышлар, яңа җиңүләр телим», — диде Марсель Шәйдуллин укучыларга грантлар тапшырып. Быелгы уку елында төрле фәннәр буенча Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларында катнашып, 34 укучы җиңүгә ирешкән.