Ярославльдә Татар мәдәнияте көне булды
(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ»). Ярославль шәһәренең А. М. Добрынин исемендәге мәдәният йортында «Исәнме, күрше» дип аталган татар мәдәнияте көне узды. Чараны Ярославль өлкә «Мирас» татар мәдәни үзәге һәм «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы оештырган. Ярославль җирендә төрле милләт кешеләре дус һәм тату яши. Бу чараны якташлары — Куйбышев өлкәсендә (хәзер Самара) туып-үскән Әхмәров Әхмәт Ибәтулла улына багышлаганнар. Ярты гасыр элек шин заводының гади эшчесе Әхмәт Ибәтулла улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган... Читать дальше...