Миңнеханов Арча районы аграрийлары белән язгы кыр эшләренең барышы турында фикерләште
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районы агросәнәгать комплексы вәкилләре белән очрашты. Районда язгы кыр эшләре темасына багышланган әлеге чара Яңа Кырлай авылы янында узды. Бу хакта Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Район башлыгы Илшат Нуриев сүзләренчә, муниципалитетта авыл хуҗалыгы җирләре 132,4 мең га тәшкил итә, шуның 122,8 мең гектары — сөрүлек җирләре. Районның агросәнәгать комплексында 1863 кеше эшли. Нуриев сүзләренчә, бер... Читать дальше...