123ru.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2021

Новости за 10.04.2021

Башкортстанда яшәүче 103 яшьлек хатын-кыз коронавирустан прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»).  Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров яңа коронавирустан «Спутник V» вакцинасын ясаткан иң өлкән кешенең кем икәнлеген әйтте. Ул — Уфада яшәүче 103 яшьлек Валентина Григорьевна Драган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. «Ул бу атнада прививка ясатты. Хәзер Валентина Григорьевна — республикада коронавирустан прививка ясаткан иң өлкән кеше. Кадерле Валентина Григорьевна! Сезгә киләчәктә дә туганнырыгыз һәм якыннарыгыз игътибарын тоеп яшәргә телим һәм авырмагыз», — дип язган төбәк җитәкчесе.

Түбән Камада бакчачылык хәрәкәтен үстерү программасы турында фикер алыштылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Бүген Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин Түбән Кама бакчачылык ширкәтләре рәисләре белән «Татарстанда бакчачылык хәрәкәтен үстерү» дигән яңа программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшлекле очрашу үткәрде. Фикер алышуда Татарстан бакчачылар берлеге рәисе Владимир Дейнекин да катнашты. Түбән Кама республика программасында беренче катнашучылардан булды, программа ярдәмендә 2017-2020 елларда 264 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде, әлеге сумма... Читать дальше...

Азнакайда Санкт-Петербург рәссамының картиналар күргәзмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Азнакай, 10 апрель, «Татар-информ», «Маяк» , Лиза Нурлыева). Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Россия һәм Татарстан рәссамнары берлеге әгъзасы Илдус Вахитовның картиналарыннан шәхси күргәзмәсе ачылды. «Санкт-Петербург рәссамы узенең иҗатында берничә теманы яктырта, аның иң яраткан жанры — пейзаж. Флотта хезмәт иткәнгәдер, үзе сәяхәт иткән диңгезләрне чынбарлыгы белән күрсәтә. Татар мәдәниятенә, халык тарихына һәм аның борынгы гореф — гадәтләренә карата үзенчәлекле мәхәббәте дә чагыла. Петербургта... Читать дальше...



Быел Әгерҗедә биш күпкатлы йортның ишегалды төзекләндерелә

Tatar-inform.tatar 

(Әгерҗе, 10 апрель, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). 2021 елда «Безнең ишегалды» программасы кысаларында Әгерҗедә биш күпкатлы йорт ишегалдын төзекләндерү планга кертелгән. Узган атнада район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илшат Шәмсетдинов җитәкчелегендәге вәкилләр, быел программага кертелгән йортларда яшәүчеләр белән очрашып, ишегалларын ремонтлау буенча тәкъдимнәр җыйды.  2019 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән «Безнең ишегалды» республика программасы эшли башлады. Читать дальше...

Яңа «Спящая Красавица» һәм Владивостоктан балет: Казанда майда Нуриев-фест башлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Лилә Шәйхетдинова). 13 майда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Рудольф Нуриев исемендәге XXIV Халыкара классик балет фестивале спектакльләре күрсәтелә башлаячак. Спектакльләрдә төп партияләрне Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы театрлары солистлары башкара. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына әдәби бүлек мөдире Жанна Мельникова хәбәр иткәнчә, балет форумын Владивосток труппасы ача. 13 һәм 14 майда фестиваль кунаклары өчен Эльдар... Читать дальше...

Песков: Путин әлегә коронавирустан икенче прививканы ясатмаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин әлегә Covid-19 дан вакцинаның икенче компонентын ясатмаган. Бу хакта аның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте. «Әлегә ясатмады», — дигән Кремль вәкиле ТАСС соравына җавап биреп. Песков дәүләт башлыгының препаратның икенче инъекциясен кайчан ясатачагын әйтте. Владимир Путин вакцинациясенең беренче этабын 23 мартта узды. Шул ук вакытта ул нинди препарат ясатуын хәбәр итмәде. Моны ул Россиядә теркәлгән коронавирустан өч... Читать дальше...

Казанда «Татмедиа» бинасы янында электр үткәргечендәге очкынны видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Татмедиа» бинасы янында троллейбус үткәргечләреннән чыккан очкынны видеога төшергәннәр. Агентлыкка шаһитлар җибәргән видеода «Энергоуниверситет» транспорт тукталышы янында электр үткәргеченнән очкын чыкканы күренә. Транспорт көтеп торучылар читкәрәк китәргә тырыша. Очкын электр үткәргечендә кыска ялганыш булу сәбәпле чыккан дип фаразлана.

Татарстанда автомобиль юл буенча барган ир-атны таптатып үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда автомобиль караңгыда юл буенча барган ир-атны таптатып үтергән. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Авария кичә кичке сәгать тугыз тирәсендә Базарлы Матак-Болгар юлында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Opel авомобиле белән идарә итүче 26 яшьлек йөртүче иминлек тизлеген сайламаган һәм машина белән бер юнәлештә юл буенча барган 49 яшьлек ир-атны бәрдергән. Җәяүленең киемендә яктылык  кайтаргыч элементлар булмаган. Читать дальше...



Радий Хәбиров блогер Илья Варламов белән Уфа проектлары турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Бүген Башкортостан башлыгы Радий Хәбиров һәм блогер, урбанист Илья Варламов Уфаның үсеше һәм аның социаль инфраструктурасын камилләштерү турында фикер алышты. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә. Хәбиров сүзләренчә, республика башлыгы вазифасына килгәндә, төбәк территориясендә уңайлы парк территорияләре һәм имин балалар мәйданчыклары аз булган, тузган җәмәгать транспорты проблемасы кискен торган. «Бүген без торак пунктларда яшәү һәм эшләү өчен чиста һәм уңайлы булган... Читать дальше...

Миңнеханов Мәскәүдә Нефть һәм газ университетында бораулау җайланмасын сынап карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Инстаграмда видео куйган. Видеода ул үз куллары белән бораулау җайланмасын сынап карый. Республика җитәкчесе И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетында булды. «Россия дәүләт нефть һәм газ университетында корабль өчен виртуаль бораулау җайланмасын сынап карыйбыз», дип язылган видео астына.

Татарстан кызы Казанда йөзү буенча Россия чемпионатында бронза медаль алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның йөзү буенча җыелма командасының 16 яшьлек вәкиле Рената Гайнуллина Казанда узган йөзү буенча Россия чемпионатында бронза медаль яулады. Хатын-кызлар арасында финалда 200 метрга аркада йөзү ярышында Татарстан спортчысы өченче нәтиҗә белән финишка килде (2 мин. 13,15 сек). Шулай итеп, Россия чемпионатында Татарстан спортчылары җиде медаль (1 алтын, 3 көмеш һәм 3 бронза) яулады. Бу гомумкоманда рәсми булмаган медаль зачетында унынчы нәтиҗә булды. Мәскәү... Читать дальше...

Татарстанда йорт, сарай, мунча янып беткән һәм бер кеше үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда йорт, сарай һәм мунча янып беткән, 59 яшьлек ир-ат үлгән. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 11.46 сәгатьтә янгын сагының 101 номерына республиканың Биектау районының Олы Битаман авылында Казан урамында йорт януы турында хәбәр килгән. Янгын йортны, сарайны һәм мунчаны, барлыгы 84 кв метр мәйданны чорнап алган. Янгын хәрабәләре арасында 59 яшьлек ир-атның мәете табылган. Читать дальше...

Миңнеханов ковид чикләүләре турында: Бернинди йомшаклык булырга тиеш түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус белән авыручылар саны бераз кимү күзәтелүгә карамастан, әлегә чикләүләрне гамәлдән чыгару турында сүз була алмый. Бу турыда бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте. «Авыру очраклары үсеше бераз кимеде, әмма шул ук вакытта чикләүләрне йомшарту булырга тиеш түгел. Көнгә коронавирус йоктыруның 32-36 очрагы теркәлә. Эпидемиягә каршы барлык таләпләр дә кала, бернинди йомшарту юк. Зур предприятиеләрдә йомшаклык бар. Читать дальше...

Министрлар Кабинеты каты авырулы балалар өчен дару сатып алу тәртибен раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте «Изгелек түгәрәге» фонды ярдәме таләп ителә торган авыр чирле балалар өчен препаратлар һәм медицина эшләнмәләре сатып алу тәртибен раслады. Карарны Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Моннан тыш, документ буенча мондый пациентларга ярдәм итү өчен мәгълүмати ресурс эше кагыйдәләре билгеләнә. «Мәгълүмати ресурс сәламәтлек саклау өлкәсендә бердәм дәүләт мәгълүмат системасы составына керәчәк. Анда теге яки бу дару алуга төбәкләрдән килгән гаризалар җыелачак... Читать дальше...

Татарстанда кулланылмый торган биналарның күпчелек өлеше — сәламәтлек саклау объекты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Хәзерге вакытка Татарстанда файдаланылмый торган 971 объект — муниципаль милек һәм 237 объект республика милке бар. Аларның мәйданы 300 мең кв. метр һәм 99 мең кв. метр тәшкил итә. Бу хакта бүген Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев хәбәр итте. Чараны видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Читать дальше...

Татарстанда коронавирус йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда тагын 36 кеше коронавирус инфекциясен йоктырган. «21 кеше хастаханәдә, 15 кеше өйләрендә дәвалана», — дип сөйләделәр Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Казанда ковид йоктыруның — 14 очрагы, Чаллыда 10 очрагы теркәлгән. Лениногорск районында өч кешенең, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында икешәр, Әлмәт, Минзәлә һәм Сарманда берәр кешенең коронавирус белән авыруы расланган.   Пандемия башланганнан алып... Читать дальше...

Казанда узачак гастрономия фестивальләре турында билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Быел Татарстан башкаласында «Тәмле Казан» гастрономия фестивален уздыру планлаштырыла. Моннан тыш, Сабантуй алдыннан «Аш фест» милли аш-су фестивале үткәрелергә мөмкин. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова сөйләде. «Без шимбә көнне милли аш-су фестивален үткәрергә телибез. Бездә „Тәмле Казан“ фестивале бар, анда төрле аш-су тәкъдим ителә, чөнки без толерант республика. Без... Читать дальше...

Камал театры бинасы ремонтка ябыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Камал театры бинасының ремонтка ябылу вакыты проект эшләре төгәлләнгәч билгеле булачак. ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әйтүе буенча, хәзерге вакытта проект эшләре алып барыла. Ул ремонтның сроклары буенча сорауларга киләсе атнада ачыклык кертеләчәген әйтте. 13 апрельдән Камал театрының Минзәлә, Чаллы, Әлмәт шәһәрләрендә гастрольләре башлана. Камал театры сәхнәсендә Гафури театрының гастрольләре планлаштырылган иде. Камал... Читать дальше...

Җәббаров: Районнарга техника һәм ашлама әзерләү вазгыятен төзәтергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда язгы кыр эшләренең күмәк эше апрельнең икенче яртысына планлаштырылган, шуңа күрә районнар хәзер үк ашлама әзерләү, шулай ук техниканы ремонтлау һәм яңарту белән бәйле вазгыятьне төзәтергә тиеш. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров сөйләде. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды, анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Марат Җәббаров сүзләренчә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Тимати

Тимати посетил акцию в память о жертвах теракта в «Крокусе»





Персональные новости
Внуково

Shot: рейс Turkish Airlines вернулся во Внуково из-за криков и танцев пассажира





ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле федераль проект кысаларында гастрольләрдә булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле федераль проект кысаларында Пермь крае һәм Свердловск өлкәсендә чыгышлар ясаган. «Гастрольләр уңышлы узды, уңыш күрсәткече — ул тамашачы. Без кайсы гына шәһәрдә чыгыш ясасак та Татарстан коллективы чыгышларының югары бәяләнүен күрдек», — ди ансамбль директоры Юрий Жуков. Коллектив Пермьдә, әлеге крайның Лысьва һәм Барда шәһәрләрендә, шулай ук, Свердловск өлкәсеннән Михайловское шәһәрендә концертлар куйган.... Читать дальше...

Күренекле галим Альта Мәхмүтова вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган тарихчы галим, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече Альта Мәхмүтова вафат. «Альта Хаҗиевна бакыйлыкка күчте», дип хәбәр итә тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова. Альта Хаҗи кызы Мәхмүтовага 83 яшь иде. Галимә иртәгә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнә. Альта Хаҗи Кызы киң җәмәгатьчелеккә XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында татар тарихының... Читать дальше...

Белгеч: Казан оешмалары әзер ризык бәясен күтәрү мөмкинлеге турында фикер алыша

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Азык-төлек бәясе артуы сәбәпле, Татарстан башкаласы оешмалары әзер ризыкларга бәяне арттырырга планлаштыра. Бу хакта Андрей Кузьминга интервьюда Казан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе башкарма директоры Галина Шәрәфетдинова хәбәр итте. «Әлегә беркем дә бәяне үзгәртмәде. Бәяләрне яңадан карау турында сөйләшүләр бара. Ләкин бу сөйләшүләрдә мин шеф-поварның бәяләрне арттырганда, ризыкка өстәмә кыйммәт бирергә телибез, дип әйтүләрен ишеттем. Бу кулланучы... Читать дальше...

Татарстанда бер тәүлектә 79 йорт яны участогын судан арындырдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда бер тәүлек эчендә дүрт торак пунктта 79 йорт яны участогын судан арындырдылар. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, узган тәүлектә республикада су 52 см дан 190 см га кадәр күтәрелде. Казанда Киндерле, Югары Ослан районында Сулица һәм республиканың Кайбыч районында Бәрле елгаларында катлаулы вәзгыять саклана. 40 йорт яны территориясе... Читать дальше...

Татарстан рестораторлары ассоциациясе май аенда җәйге верандаларны ачарга планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда майда рестораннарның җәйге верандаларын ачу планлаштырыла. Бу хакта Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстан рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе директоры Галина Шәрәфетдинова сөйләде. «Мин күмәк вакцинация нәтиҗә бирер һәм майда эшли алырбыз дип өметләнәм. Без верандаларны ачарга телибез. Әгәр хәзер залларда чикләүләрне бетерергә ярамый дигән сүз алып барабыз икән, без верандаларда эш вакытын озайтырга рөхсәт итүләрен телибез», — диде Шәрәфетдинова. Читать дальше...

Әлмәттә янгын чыккан йорттан ике кешене коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әлмәттә ике катлы йорт подвалында янгын чыккан. Ике кешене коткарганнар. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген 6.30 сәгатьтә 101 янгын сагына Чехов урамындагы 40нчы йорттан төтен чыгуы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерүчеләр бу йортта яшәүче ике кешегә махсус битлек кидереп, урамга алып чыккан. Йортны тикшергәннән соң ачыкланганча, подвалда чүп-чар янган булган. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Ставропольский гандбольный клуб «Виктора» в Москве уступили армейцам


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Александрова обыграла первую ракетку мира на турнире WTA


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

США включили ряд российских блокчейн-платформ в список SDN





Путин в России и мире
Москва

«Он боится»: почему Байден позволяет себе оскорбления в адрес Путина


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Киев признал стагнацию ВСУ по всей линии фронта


Навальный в России и мире
Москва

Силовики задержали за сутки пятерых журналистов, часть проходит по делу об «участии в работе ФБК», одного жестоко избили при задержании



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Фёдор Шаляпин

Фёдор Шаляпин: гений с непростым характером



Москва

Блогер Ида Галич рассказала, что обращается за помощью к гадалкам

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net