Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2021

Новости за 25.04.2021

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Төмән татарлары белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Төмән өлкәсенә эшлекле сәфәр кылды. Биредә ул җирле татар иҗтимагый оешмалары активы белән очрашты. Очрашуда җитәкче милләттәшләребезгә Татар конгрессының 2020 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2021 елга куелган бурычлар хакында сөйләде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Эшлекле сәфәр кысаларында Данис Шакиров Төмән өлкәсе Тобольск районында... Читать дальше...

Актанышта Шәймиев Кубогына көрәш буенча төбәкара турнир җиңүчеләре ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 25 апрель, «Татар-информ», « Актаныш-информ »). 23–24 апрель көннәрендә Актаныш районының «Батыр» спорт комплексында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына яшүсмерләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча төбәкара турнир төгәлләнде. Ярышта республиканың төрле төбәкләреннән 45 командада 400гә якын яшь батыр катнашты. Ике көн дәвамында алар үзләре арасыннан 10 үлчәү категориясендә иң көчле көрәшчене ачыкладылар. Шулай итеп, Балтач районы көрәшчесе беренче урынны алды... Читать дальше...

Камил хәзрәт Сәмигуллин Аксубайда район башлыгы ифтарында катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 25 апрель, «Татар-информ», «Авыл таңнары» ). Аксубайда узган район башлыгы ифтарында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Ифтарга кадәр мөселманнарның дини җитәкчесе Аксубай үзәк мәчетендә кичке намаз укыды. Шулай ук район башлыгы Камил Гыйльманов белән очрашты. Аралашу көн азагында район башлыгының эш кабинетында барды. «Изге Рамазан аенда Сезнең безнең белән гыйбадәт кылуыгызга чын күңелемнән шатмын. Бу аксубайлылар өчен бик мөһим көн — бүген без ифтарны бергәләп догалар укып... Читать дальше...



Әлки ветеранына уникаль китап бүләк иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Әлки, 25 апрель, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре» ). Әлкидә яшәүче җирле үзидарә органы ветераны Хәлим Сафинга уникаль китап бүләк иттеләр. Басмага 1920 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр эшләүче Татарстан районнары һәм шәһәрләре җитәкчеләре, шулай ук районнар турында кыскача тарихи белешмә, архив сурәтләре кертелгән. Өч томлы китапның гомуми авырлыгы 12 килограммга якын. Китап 1 мең данә нөсхә белән чыкты, аларны районның элеккеге җитәкчеләренә бүләк иттеләр. Хәлим Сафин 1990-1995 елларда район җитәкчесе булып эшләгән. Читать дальше...

Гинцбург: Россиядә пандемия ноярь аенда тәмамланырга мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус пандемиясенең ноябрь аенда тәмамлану ихтималы зур, дип хәбәр итте Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург «Россия 1» (ВГТРК) телеканалындагы Павел Зарубинның «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында. «Ноябрь ае чынбарлыкка якынрак», — диде ул Зарубинның илдә пандемия тәмамлану вакыты турындагы соравына җавап биреп. РФ Вице-премьеры Татьяна Голикова шундый ук сорауга: «Традицион җавап, Павел. Без барыбыз да күмәк иммунитетка ирешкәч», диде. Читать дальше...

Тукай музее мөдире: Тукайның «Мәҗмугаи әсәрләр»е июнь аенда кириллицада чыгачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Гүзәл Төхвәтова Г. Тукайның «Мәҗмугаи әсәрләр» әдәбият галимнәренә, Тукай иҗатын белгәннәргә таныш икәнен әйтеп узды. Җыентык 1914 елда нәшер ителгән. Анда Тукай үзе сайлап алган, халкына калдырырга теләгән әсәрләр тупланган. «Тукай үзе вафат булганнан соң да, бу җыентык өстендәге эш туктап калмый. Андагы беренче фәнни мәкалә Җамал Вәлиди тарафыннан языла. Бу җыентыкта Тукайның автографлары да тәкъдим ителә. Шулай ук Тукай үзенең шигырьләрендә рус теле сүзләрен дә куллана. Читать дальше...

Тукай музеенда «Тукай укулары – 2021» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан «Тукай укулары – 2021» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең өченче көне Г.Тукай әдәби музеенда узды. «Тукай шәхесе, Тукай иҗаты безнең татар әдәбиятын, татар мәдәниятен иң катлаулы елларда юкка чыгудан саклап кала. Башка милләт вәкилләренә дә, шул ук дәүләт, партия хезмәткәрләренә дә Тукай белән сак эш итәргә кирәк була», — ди филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара... Читать дальше...

Мичиган университеты галиме оештырган онлайн-җыенда татар теле турында сүз барды

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 25 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). АКШның Мичиган университеты галиме Тимур Коҗаоглу җитәкчелегендә төрки дөнья  аудиториясе өчен zoom платформасында оештырылган ХХХХХVII Төркибелем җыенында татар теленең үзенчәлекләре турында сүз барды. Әлеге фәнни җыенда КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты Гүзәл Нәбиуллина «Татар теленең синтаксик төзелеш нормалары һәм үзгәрешләре» дип аталган доклад белән чыкты. Татар галимәсе чыгышында татар сөйләмендә нинди синтаксик төзелмәләр кулланылуы... Читать дальше...



Хатыйп Миңнегулов: Тукай белән бергә башка олуг шәхесләребезне дә онытмасак иде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Г.Тукай әдәби музеенда Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан «Тукай укулары – 2021» бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы профессоры Хатыйп Миңнегулов Тукай белән бергә башка бөек шәхесләрнең барлыгын да онытмаска кирәклеген искәртте. «Апрель ае безнең өчен бик кадерле, чөнки бу айда безнең бөек шагыйребез, татарның йөз аклыгы Тукай туа. Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда бозлавык һәм җил булачагы турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Дүшәмбегә каршы  төндә Татарстан юлларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин, дип кисәттеләр ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә. Синоптиклар 26 апрельдә төнлә һәм иртән «юлларның аерым участокларында» бозлавык барлыкка киләчәк, дип искәртә. Шулай ук метеорологлар көчле җил турында кисәтә. Төнлә аның тизлеге секундына 16-21 метрга җитәчәк. Казанда секундына 15-20 метрга җитүе көтелә. Алдан фаразланганча, 26 һәм 27 апрельдә көндез 8-14 градус җылы булачак.

Татарстанда җиңел машина кюветка тәгәрәгән, һәлакәттә балалы гаилә зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Бүген иртән Чистай районында Кубас авылы янында җиңел машина кюветка төшеп китеп, түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына шаһитлар хәбәр итте. Юл-транспорт һәлакәтендә яшь гаилә һәм аларның кечкенә балалары зыян күргән. Зыян күрүчеләрнең барысын да якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.

Татарстанда узган тәүлектә 5 меңнән артык кеше коронавирустан прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»).Татарстанда Covid-19 инфекциясеннән вакцинация кампаниясе башланганнан бирле 225 941 кеше прививка ясаткан. Соңгы тәүлектә генә дә 5,1 мең кеше вакциналаштырылган. Республиканың коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабында 132 398 татарстанлы икенче доза вакцина алганлыгын әйттеләр.  Вакцина ясату өчен түбәндәге ысуллар белән: 1.     РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы, 2.     Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы, 3. Читать дальше...

Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Гидрометеорология үзәге шторм кисәтү игълан итте. Алдагы сәгатьләрдә республикада җил секундына 25 метрга кадәр көчәячәк. «2021 елның 25 апрелендә алдагы 1-3 сәгатьтә, көн ахырына кадәр сакланып, Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан секундына 25 метрга кадәр көчле җил көтелә», — диелә ведомство хәбәрендә. Бофорт шкаласы буенча, секундына 24,5 тән 28,4 метрга кадәр көчле җил көчле шторм булып санала. Җирдә мондый көч җил агачларны... Читать дальше...

Татарстанда коронавирус йоктыруның 34 очрагы расланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 34 очрагы ачыкланган. Пандемия башланганнан бирле республикада рәсми рәвештә коронавирусның 20 237 очрагы теркәлгән. Соңгы тәүлектә чирләгән кешеләрнең 18е хастаханәгә салынган, калганнары өйдә дәвалана. Барлыгы 17 373 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 67се узган тәүлектә. Авыручыларның күбесе Казанда – алар 11 кеше. Тагын сигез очрак Чаллыга туры килә. Минзәлә һәм Тукай районнарында өчәр очрак теркәлгән, тагын икесе Бөгелмә районында. Читать дальше...

Щепкинчылар күренекле артистка Нәҗибә Ихсанованы искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Нәҗибә Ихсанова вафатына кырык көн үтеп китте. Моннан алтмыш ел элек Мәскәүнең Щепкин Югары театр училищесында бергә укыган һәм озак еллар бер сәхнәдә уйнаган хезмәттәшләре җыелып, аның рухына дога кылды. Ифтар вакытында, чәй табыны янында үткәрелгән кичәдә Хәйдәр хәзрәт Коръән аятьләрен укыды. «Әни өчен театр — төп йорты, төп гаиләсе иде. Ул театр дип яшәде, театр аңа яшәргә көч бирде. Читать дальше...

Оператив штаб яңа Сovid-19 очраклары акрын темпта арткан төбәкләрне атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»).Узган тәүлектә Еврей автономияле өлкәсендә һәм Чукот автономияле округында Сovid-19 инфекциясе очраклары артуы күзәтелмәгән. Журналистларга коронавирус таралуга каршы көрәш буенча оператив штабта шул хакта хәбәр иттеләр. «Тәүлек эчендә үсеш темплары иң аз булган субъектлар: 1. Еврей автономияле өлкәсе, Чукот автономияле округы - 0 процент, 2. Тыва Республикасы — 0,01 процент, 3. Алтай Республикасы, Магадан өлкәсе - 0,02 процент», — диелә РИА Новости хәбәрендә.

Россия халкына икеләтә оклад алу мөмкинлеген аңлаттылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Суд эксперты Юрий Капштык «Российская газета»га биргән интервьюсында хезмәткәрләрнең икеләтә окладка хокукы булган очрак турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Аның сүзләренчә, сүз нормадан тыш хезмәт турында бара. Ул чакта хезмәткәрне эшкә гадәти графиктан яки смена расписаниесеннән тыш җәлеп итәләр. Капштык искәртеп узганча, мондый норма Хезмәт кодексының 153 маддәсендә һәм хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «Ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә... Читать дальше...

Тинчурин театры коллективы Казанның Тинчурин паркында өмә ясады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Тинчурин театры артистлары һәм хезмәткәрләре өмә оештырып, Казанның Кәрим Тинчурин паркын тәртипкә китерде. «Тинчуринлылар бу паркны чистартуны традициягә кертте. Гадәттәгечә, быел да Тинчурин паркын чистарттык», дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. 27 март — Халыкара театр көнендә Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатындагы Кәрим Тинчурин паркында бөек драматург, актер һәм режиссер Кәрим Тинчуринга бюст ачылган иде. Бу эшне дә Тинчурин театры башлап йөрде.

Казанда подъездда гранатага охшаган әйбер табылган йорттан кешеләрне эвакуациялиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Адоратский урамындагы күп катлы йортларның берсендә яшәүчеләрне эвакуациялиләр, анда подъездда гранатка охшаган предмет табылган. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар. Агентлыкка хәбәр итүләренчә, бу урынга саперлар төркеме килгән инде. Башлангыч мәгълүматлар буенча, табылган гранатаның запалы - кабызгычы юк, шуңа күрә ул өйрәнү предметы булырга мөмкин. Алга таба мәгълүмат тулырак ачыклана.


Музыкальные новости
Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Персональные новости
Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Чаллыда югалган 10 яшьлек малайны эзлиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда полиция хезмәткәрләре югалган 10 яшьлек Оськин Святогор Дмитриевичны эзли. Бу хакта мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә расладылар. Кичә кичке бишләр тирәсендә малай Яңа шәһәр, 50/07 адресы буенча урнашкан йорт ишегалдыннан билгесез юнәлештә китеп барган. Әлегә кадәр аның кайда булуы билгесез.  Ир баланың буе 140 см, ябык гәүдәле, кара-коңгырт чәчле, ачык-яшел күзле. Кара спорт костюмы кигән булган, сул җиңендә ак төстәге язу бар... Читать дальше...

Греция россиялеләр өчен илгә керү кагыйдәләрен гадиләштерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Греция бер үк вакытта тискәре тест һәм вакциналаштыру сертификаты булган очракта илгә керүче Россия гражданнары өчен мәҗбүри карантинны гамәлдән чыгарды. Шул ук вакытта атнасына 4 мең россияле керүгә чикләү 3 майга кадәр озайтылды. Хәзер илгә элеккеге кебек үк өч аэропорт аша түгел, ә тугыз аэропорт аша керергә рөхсәт ителде. Тиешле уртак министрлык карары шимбә көнне кич белән хөкүмәтнең рәсми газетасында басылып чыкты.  Греция коронавирус пандемиясе фонында... Читать дальше...

Чаллыда көймәдән егылып төшкән балыкчы ятьмәгә уралып батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда «Энергетик» бакчачылык ширкәте янындагы Аккош күлендә ир-ат батып үлүе турында хәбәр кичә 20.37 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру 112 номерына килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Билгеле булганча, көймәдә 51 яшьлек ир-ат күлгә ятьмә тикшерергә барган булган. Ул көймәдән егылып төшеп, балыкчы ятьмәсенә уралган һәм чыга алмыйча батып үлгән. Янәшәдә балыкчыга ярдәм итә алыр кеше булмаган. Читать дальше...

Коткаручылар Саба районында урманда адашкан ир-атны зират янында тапкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Коткаручылар бер сәгать дәвамында Саба районында урманда адашкан өлкән яшьтәге ир-атны эзләделәр, дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә. 112 ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыру бердәм номерына 70 яшьлек ир-атның Шәмәрдән авылындагы профилакторий янында урманда адашуы турында хәбәр алынган. 4нче зона-коткару отряды коткаручылары шунда ук урынга чыгып, полиция хезмәткәрләре белән бергә югалган кешене эзли башлаган. Читать дальше...

Ел башыннан Татарстанда балалар ышаныч телефонына сигез меңгә якын шалтырату килгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). 2021 елның беренче кварталында Татарстанда балалар ышаныч телефонына сигез меңгә якын шалтырату килгән. Бу хакта «Татар-информ» корреспондентына ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Алла Кондратьева сөйләде. «Узган ел безгә 32,8 мең шалтырату килгән, бу елның беренче кварталында — 8 меңгә якын булды. Бу вакыт эчендә 4,5 мең сыйфатлы хезмәт күрсәтелде. Калганнары ялгыш я шаярып шалтыратулар булды, яки сөйләшмичә телефонны куялар», — дип аңлатты агентлык әңгәмәдәше. Читать дальше...

Җиңел машина башка автомобиль белән бәрелешеп янып беткән, ике кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Кичә кич Арча районында Сикертән бистәсе янында юл-транспорт һәлакәте булган. Машиналарның берсе икенченә юл бирмәгән һәм алар бәрелешкән. Шуннан соң җиңел машиналарның берсенә ут капкан. Урынга янгын сүндерүчеләр килеп, утны сүндергән. Шуңа да карамастан, автомобиль тулысынча янып беткән. Шаһитлар сүзләренә караганда, юл-транспорт һәлакәтендә ике кеше зыян күргән. Машинада янгын кыска ялганыш аркасында килеп чыккан.

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева замыкает год // 16-летняя российская теннисистка успешно стартовала на крупном турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

В Москве прошел ливень «летней интенсивности»





Путин в России и мире
Москва

Politico: Россия проиграет войну с НАТО, предупреждает Польша (Topmember)


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Продюсера Reuters арестовали за публикацию материалов на YouTube-канале «НавальныйLIVE»



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Антонио Вивальди

«Вивальди. Времена Года. Шнитке. Кончерто Гроссо»: концерт в старинном соборе при поддержке Relax FM



Москва

Заключительный этап олимпиады школьников стартовал в Подмосковье

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net