Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда «Төбәгемдә милләтләр дуслыгы» чарасы булды
(Азнакай, 11 апрель, «Татар-информ», « Маяк », Лиза Нурлыева). Азнакай төбәкне өйрәнү музеенда Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Төбәгемдә милләтләр дуслыгы» дип исемләнгән чара булды. Анда районның иҗтимагый Совет рәисе Лилия Әхмәдишина, Татар конгрессының Азнакай бүлекчәсе рәисе Зөлхия Миннеханова, шәһәр гимназиясендә, 7нче гомум урта белем бирү мәктәбендә укучылар туган телебезнең иркенлеге, матурлыгы турында фикер алышты, районда яшәүче халыкларның милли традицияләре белән танышты. Читать дальше...