Алексеевскида яшәүче Леонид Якубовичка каз һәм чәкчәк бүләк иткән
(Алексеевск, 2 апрель, «Татар-информ», « Таң », Алексей Вангаев). Җомга көнне «Могҗизалар кыры» телетапшыруының чираттагы чыгарылышын күрсәттеләр, анда Алексеевск районы Ялкын авылыннан Роза Минакова катнашты. Ул Леонид Якубовичка каз һәм чәкчәк бүләк иткән. Ялкын авылында яшәүче ханым беренче уенчылар өчлегендә чыгыш ясады. Традиция буенча, Роза Галим кызы Леонид Якубовичка күчтәнәчләр тапшырды: «Эдем» предприятиесеннән Алексеевск чәкчәге, бавырсак, нәфис әйберләр туку фабрикасыннан күлмәк, шулай ук Кама балыгы һәм какланган каз. Читать дальше...