Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2021

Новости за 18.04.2021

Кукмара халкы Ворошилов һәм Ленин урамнарын төзекләндерү турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 18 апрель, «Татар-информ», «Хезмәт даны» , Алсу Гатауллина). Кукмара районы китапханәсендә «Архитектура десанты» архитекторлары катнашында Ворошилов һәм Ленин урамнарын төзекләндерү концепциясе проектын тәкъдим иттеләр. Ул 2021 елда кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның бөтенроссия конкурсы кысаларында үткәрелә. Район мәдәният йортында шәһәрнең үзәк урамнарын төзекләндерү буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы булып узган иде. Анда халыкның барлык катлам вәкилләре... Читать дальше...

Лениногорск укучысы нәсел шәҗәрәсен барлап, 1700 елларга кадәр барып җиткән

Tatar-inform.tatar 

(Лениногорск, 18 апрель, «Татар-информ», « Заман сулышы »). Лениногорск иның архив бүлегендә «Минем нәсел шәҗәрәм» дигән республика бәйгесенең муниципаль этабы булды. Бу чарада балалар яшьләре буенча ике төркемгә бүленеп катнаштылар. Районның Куакбаш мәктәбендә укучы Ләйлә Әхмәтҗанова нәсел җепләре эзеннән 1700 елларга кадәр барып җиткән. Бәйге шартлары буенча балалар үз гаиләләренең нәсел агачын төзергә тиеш иде. Аның беренче этабы 15 нче февральдән 2 нче апрельгә кадәр дәвам итсә дә, гасырлар дәвамына... Читать дальше...

Алабугада Көмеш чишмә төзекләндереләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Алабуга, 18 апрель, «Татар-информ», « Алабуга нуры »). Алабуга халкы шәхси сораулары буенча кабул итү вакытында район башлыгы Рөстәм Нуриевтан «Гуляй» паркыннан ерак түгел урнашкан Көмеш чишмәне төзекләндерүгә рөхсәт бирүләрен сорады. «Маяк» инициатив төркеме исеменнән район башлыгына Анастасия Сидорова мөрәҗәгать итте. Алабугалыларны 2010 елда әлеге чишмәне торгызганнан бирле анда башка бернинди эшләр дә үткәрелмәве борчый. Ә берничә ел эчендә ул җимерелә башлады. Хәзер алар аны тәртипкә китерергә тели. Читать дальше...



Яшел Үзән территориаль иҗтимагый үзидарәсе республиканың грант ярдәмен алачак

Tatar-inform.tatar 

(Яшел Үзән, 18 апрель, «Татар-информ», « Яшел Үзән »). Казанда 2020 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Яшел Үзәнгә актив һәм нәтиҗәле эшчәнлек өчен конкурста беренче урын һәм «Шәһәр яны» территориаль иҗтимагый үзидарәсендә 665 мең сумлык бүләкләү каралган. «Бу акчаны без теләсә нинди идеяне чынга ашыруга һәм инициативага тотарга хокуклы. Халык белән без фикер алыштык һәм акчаларның бер өлешен „балалар шәһәрчеге“ проектына тотачакбыз ... Читать дальше...

«Алтын Казан» мюзиклы хитларыннан торган ноталар җыентыгы басылып чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Алтын Казан» мюзиклы хитларыннан торган ноталар җыентыгы басылып чыкты. Җыентыкның «Юлбасма» нәшрияты әзерләгән. Китапны Милли китапханәдә нәшрият җитәкчесе Гүзәл Хәсәнова тәкъдим итте. Очрашуга аның авторы, композитор Эльмир Низамов һәм фотограф Юлия Калинина килгән иде. Очрашу презентация форматына гына сыеша алмыйча ноталар бастыруга бәйле проблемаларны ачкан җитди сөйләшүгә дә әверелде. Гүзәл Хәсәнова әйтүенчә, әлеге ноталар җыентыгы нәшриятның үз инициативасы белән чыгарылган. Читать дальше...

Казанлыларның 20 проценты җәмәгать урыннарында даими рәвештә битлек кияргә әзер

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Казанлыларның һәр бишенчесе (19 процент) җәмәгать урыннарында вакыты чикләнмәгән битлек режимын кертү яклы. Тулаем алганда, Россиядә әлеге күрсәткеч бераз түбәнрәк – 15 процент. SuperJob аналитиклары үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Чиләбедә (22 процент), шулай ук Красноярск һәм Уфада (икесендә дә 21 процент) яшәүчеләр әлеге күрсәткеч буенча лидер булган. Алар китергән дәлилдән күренгәнчә, бу чара «барлык төр инфекцияләр таралуын акрынайтачак». Сораштыруда... Читать дальше...

Быел Төркиянең Селимие мәчетендә комплекслы реставрация эшләре башланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Быел Төркиянең төньяк-көнбатышындагы Эдирне провинциясендә урнашкан Селимие мәчетендә комплекслы реставрация эшләре башланачак. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы Вакыфлар (фондлар) идарәсе генераль директоры Борһан Эрсойга сылтама белән хәбәр итә. Аның сүзләренчә, үзенең кабатланмас архитектурасы белән игътибарны җәлеп итеп торган Селимие мәчете төрек-ислам архитектурасы шедеврларыннан берсе санала. Эрсой мәчетне төзекләндерү эшләре быел башланып китәчәге һәм якынча 3-4 ел дәвам итәчәге хакында искәртте.

Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов күмәк ифтарда катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 14 апрельдә Ровное районы Тарлыковка авылында җирле мөселманнар Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов һәм Ровное районы имам-мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Мохитов белән очрашты. Россия Мөфтиләр шурасының рәсми сайты хәбәр иткәнчә, чарада шулай ук якын-тирә авылларда яшәүчеләр һәм имамнар катнашты. Саратовтан килгән кунаклар белән бергә алар уразаның икенче көнендә күмәкләп кичке намаз укыды һәм ифтарда катнашты. Авыз ачу вакытында Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов мөселманнарга үгет-нәсихәт бирде. Читать дальше...



Республика клиник хастаханәсе артында корыган үлән яна

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Республика клиник хастаханәсе артында, «Урман шәһәрчеге» торак комплексы янында корыган үлән янган. Урынга янгын сүндерүчеләр килгән. Әлеге янгынның шаһиты булган кешеләр кырдан һавага күтәрелүче куе төтенне видеога төшереп алган. Шаһитлар әйтүенчә, юллар начар булганлыктан, янгын сүндерүчеләр урынга көч-хәл барып җиткән.

Үзбәкстанда карантин чикләүләрен көчәйттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Үзбәкстанда 18 апрельдән кайбер чикләү чаралары кертелә. Бу хакта Төркиянең «Анадолу» агентлыгы gazeta.uz сайтына сылтама белән хәбәр итә. Үзбәкстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны (ел башында көненә якынча 15 булса, хәзер 300дән артып киткән) арткан. Илдә шулай ук коронавирусның Көньяк Африка штаммы да ачыкланган. Аерым алганда, якшәмбедән тиешле структураларга битлек кию, социаль дистанция саклау, шәхси гигиена, җәмәгать урыннарында антисептиклар... Читать дальше...

Чаллыда күп катлы йортта дүрт балконда янгын чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Чаллыда 41/05 адресы буенча урнашкан тугыз катлы йортта янгын чыккан. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, 101 янгын сагы номерына шул хактагы хәбәр 12.28 сәгатьтә килгән. Биредә дүрт балконга (аларның икесе – алтынчы, берәр балкон – дүртенче һәм бишенче катларда) ут капкан. Урынга килгән ут белән көрәшүчеләр янгынны ярты сәгатьтән соң сүндергән. Аның мәйданы һәм фаҗиганең башка нечкәлекләре ачыклана. Читать дальше...

Мәскәүдә Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Мәскәү татарлары автономиясе активистлары, Татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре һәм иҗат коллективлары әгъзалары бөек татар шагыйре Габдулла Тукайны искә алды һәм аның Новокузнецк урамындагы һәйкәленә чәчәкләр куйды. Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов чарада катнашучылар алдында ясаган чыгышында әлеге һәйкәлне урнаштыру тарихы, ә китапханә мөдире Розалия Хәнәфиева Габдулла Тукайның татар әдәби... Читать дальше...

Габдерәхим бүген үз васыятенә туры китереп Самосырово мөселман зиратына җирләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Рөстәм Мөнәвәр улы Юнысов (Габдерәхим) бүген Самосырово мөселман зиратына җирләнгән. «Икәү генә сөйләшкәндә Гебдерәхим миңа: „Үлсәм, мине беркемгә дә күрсәтмә. Янымда хатыным, балам һәм җеназа укучы берничә якын кешеләрем генә булсын“, дип васыятен калдырды. Үзе теләгәнчә эшләдем», — дигән «Акчарлак» газетасы редакциясенә энесе Рамил хәзрәт Юныс. «Хәле авырайганын сизгәч, намазлыкка егылган, кыйблага карап, намазлык өстендә җан биргән. Тирә-ягында дога битләре, ашыгып дога кылган. Читать дальше...

Екатеринбургтагы хәрби частьтә мөселман солдатлар өчен намаз уку бүлмәсе ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). 10 апрельдә Екатеринбургтагы Советлар Союзы Герое, генерал-полковник Владимир Пикалов исемендәге 29нчы радиация, химик һәм биологик саклану аерым бригадасында мөселманнар өчен намаз уку бүлмәсе ачылды. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге бүлмә шушы частьтә хезмәт итүче мөселман хәрбиләр (алар 30га якын кеше) үтенече белән булдырылды. Әлеге мөһим вакыйга - радиация, химик һәм биологик саклану бригадасы һәм Урал мөхтәсибәте җитәкчелегенең үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсе ... Читать дальше...

Айдар Шәйхин авыл мәктәбендә дөньякүләм проектлар ясарга өйрәтте

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 18 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллыдагы «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә Татар китабы йорты директоры, «Гыйлем» үзәге җитәкчесе Айдар Шәйхин авыл мәктәбендә дөньякүләм белем бирү, ТED форматындагы чаралар оештыру тәҗрибәсе белән бүлеште. Актаныш гуманитар гимназиясендә тормышка ашырылган масштаблы проектлар турында сөйләде.  TED — дөньякүләм конференцияләр оештыручы платформа. Бу форматта чаралар оештырырга теләүчеләр ТЕD берләшмәсеннән лицензия алырга тиеш. Әлеге очрашуларга... Читать дальше...

Нур-Солтанда Урта Азиядәге иң зур мәчет төзелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Нур-Солтан акиме Алтай Кульгинов Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә Казахстан башкаласында 30 мең кешегә исәпләнгән мәчет төзелүе турында сөйләде. Ул туристларны үзенә җәлеп итеп торган урын булачак. Бу хакта «Казинформ» агентлыгы хәбәр итә. Шәһәрдә Казахстан һәм Урта Азиядәге иң зур мәчет сафка бастырыла. Төп гөмбәзнең биеклеге 90 метрга якын булачак, манараларныкы исә 130 метрга җитәчәк. Иман йорты 30 мең кешене сыйдыра ала. Төзелеш эшләре Елбасы Нурсолтан... Читать дальше...

Полицейскийлар төнлә Казанда исерек хәлдә рульгә утырган «ГАЗель» шоферын куган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Казанның Кол Гали һәм Сафиуллин урамнары чатында юл-патруль хезмәтенең алты патруль автомобиле «ГАЗель» машинасы белән куышкан. Социаль челтәрләрдә шуның видеосы чыкты. Ролик авторы сүзләренчә, әлеге хәл узган төндә булган. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, полицейскийларның йөк автомобиле шоферын эзәрлекләвенең сәбәбе — йөртүченең исерек булуында. «ГАЗель» шоферы рульгә исерек хәлдә утырган. Тиздән... Читать дальше...

Татарстанда узган тәүлектә тагын 36 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 36 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 12 кеше хастаханәгә озатылган, 24 кеше өендә дәвалана. Казанда – 17, Чаллыда – сигез, Азнакай районында – өч, Бөгелмә һәм Яшел Үзән районнарында – икешәр, Алабуга, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Чирмешән районнарында берәр очрак ачыкланган. Пандемия башланганнан алып республикада 17 155 кеше (шуларның 14е – узган тәүлектә) терелгән.

Константин Хабенский «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Instagram социаль челтәрендә ролик урнаштырды, анда Константин Хабенский Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый. Россиянең танылган актеры «Без Тукайны укыйбыз» флешмобына кушылды. «Һәр халыкның үз язучылары һәм шагыйрьләре бар. Аларның иҗаты безнең өчен мөһим һәм кызыклы, чөнки Россиядә яшәүче халыклар – зур һәм дус гаилә ул», - дип искәртте актер видеода. «Без Тукайны укыйбыз» флешмобы социаль челтәрләрдә Габдулла... Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт JONY во Владивостоке: ждут ли его горожане?





Персональные новости
Сергей Собянин

Собянин: Москва завершает переход на новый стандарт экстренной медпомощи





Һәр җиденче россияле даими битлек режимы кертүне яклап чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Россиялеләрнең күпчелеге җәмәгать урыннарында вакыты чикләнмәгән битлек режимы кертүгә каршы чыккан. Бу хакта РБК телеканалы Superjob сервисы үткәргән тикшеренүләргә сылтама белән хәбәр итә. Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, респондентларның 64 проценты вакыты чикләнмәгән битлек режимын кертүне хупламаган, ә 15 проценты аны уңай бәяләгән. Аерым алганда, Новосибирск (инициативаны 15 процент кеше яклаган), Санкт-Петербург (14 процент) һәм Волгоградтан (10 процент) аермалы буларак... Читать дальше...

Чаллы яшьләрен шәһәрдә яшелчә үстерергә өйрәттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 18 апрель, «Татар-информ», Гөлназ Хәбибуллина). Чаллыдагы «Мин татарча сөйләшәм» фестивале кысаларында яшьләрне сити-фермерлык белән шөгыльләнергә өйрәттеләр. Бу турыда «Орион» яшьләр үзәге белгече, «Сити-фермерлык» проекты авторы Басыйр Ганиев сөйләде. Сити-фермерлык — авыл хуҗалыгының шәһәр шартларында булдырылган тармагы. Басыйр Ганиев тәҗрибә формасында 50 бистә янындагы ташландык участокта яшелчә үстереп караган. Бакча эшенә төрле авыр гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләрне да җәлеп иткән. Читать дальше...

Татарстанда тагын дүрт кеше коронавирустан үлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда тагын дүрт кеше яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе корбаны булган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, коронавирустан 1944, 1962, 1971 елгы хатын-кызлар һәм 1953 елгы ир-ат дөнья куйган. «Үлемнең сәбәбе патологоанатомик экспертиза үткәрү нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», - диелә министрлык хәбәрендә. Шул рәвешле, 17 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда коронавирус инфекциясеннән үлгән пациентлар саны 446га җитте.

Башкортстанда бала үлеменнән соң сукбай этләр проблемасын махсус контрольгә алганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан Хөкүмәте сукбай этләр бер балага (ул шунда ук үлгән) һөҗүм иткәннән соң хуҗасыз хайваннар проблемасын махсус контрольгә алган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы республика белән идарә итү үзәгенә сылтама белән хәбәр итә. Фаҗига Учалы районының Сәфәр авылында шимбә иртәсендә булган. Дүрт яшьлек сабый урамда велосипедта йөргәндә аңа бер көтү хуҗасыз этләр ташланган. Бала алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Гаммәви мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, бу вакытта... Читать дальше...

Башкортстанда танылган театр рәссамы Азамат Гыйләҗев вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, танылган театр рәссамы Азамат Гыйләҗев вафат булган. Аңа 65 яшь иде. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Азамат Гыйләҗев төрле елларда республиканың әйдәп баручы театрларында – рус академия драма театрында, М.Гафури исемендәге башкорт дәүләт академия драма театрында, Стәрлетамак башкорт театрында, Уфаның «Нур» татар дәүләт театрында рәссам-куючы, баш рәссам булып эшләгән. Мәрхүм белән хушлашу мәрасиме 19... Читать дальше...

Яшел Үзәндә бер ир-ат подвалга егылып төшкән һәм җитди тән җәрәхәтләре алган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 апрель, «Татар-информ»). Кичә Яшел Үзән шәһәренең Рогачев урамында бер ир-ат торак йорт подвалына егылып төшкән. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, бу хакта 112 бердәм номерына шаһитлар хәбәр иткән. Ир-ат тимер баскычтан подвалга төшәргә уйлаган һәм аягы ычкынып китеп, җиргә барып төшкән. Шаһитлар әйтүенчә, ул аңын югалткан булган, аны өскә үзләре генә алып чыга алмаганнар, шунлыктан коткаручылар чакыртырга туры килгән. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Росгвардия обеспечила правопорядок во время футбольного матча «ЦСКА» - «Спартак» в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
ATP

Медведев остался лучшим среди россиян в обновлённом рейтинге ATP, Рублёв — восьмой


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Жёсткие экологические требования решат инновационные энерготехнологии





Путин в России и мире
Москва

Эксперт: корректировка порогов крупного и особо крупного ущерба по экономическим статьям оправдана и своевременна


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Ивлеева

Блогер Ивлеева не явилась в суд на заседание по делу о дискредитации ВС России



Москва

В подмосковном ЖК «1-й Южный» построят пешеходный бульвар

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net