Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2021

Новости за 22.04.2021

Түбән Камада социаль юнәлештәге оешмалар өчен үзәк булдырырга тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы узды. Анда шәһәр өчен мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Көн тәртибендә социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга аерым бина бирү мәсьәләсе торды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы иҗтимагый берләшмәләр белән элемтә һәм милли мәсьәләләр бүлеге җитәкчесе Фәрһад Сафиуллин сөйләде. Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты... Читать дальше...

«Угол» иҗат лабораториясе драматургы Дина Сафина «Алтын битлек» премиясенә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Угол» иҗат лабораториясе драматургы Дина Сафина «Алтын битлек» театр премиясенә лаек булды. Премия «Алтын битлек» театр премиясен тапшыру тантанасында хәзер тапшырылды. Тантана онлайн күрсәтелә. Дина Сафина премиягә «5 mm/h» әсәре өчен лаек булды. Сәхнәгә премия алырга чыккан Дина Сафина «Угол» иҗат лабораториясенә рәхмәт әйтте. «Бүген „Угол“ иҗат лабораториясенең туган көне. Аллаһы әкбәр», — диде ул. Мәскәүдә «Алтын битлек» театр премиясен лауреатлары игълан ителә. Читать дальше...

Башкорт галиме Юлай Псянчин: Әдһәм Тенишевның укучысы булуым белән горурланам

Tatar-inform.tatar 

(Пенза, 22 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Филология фәннәре докторы, профессор, Башкортстанның умартачылык һәм апитерапия буенча фәнни-тикшеренү үзәгенең гыйльми сәркатибе Юлай Псянчин татар галиме, академик Әдһәм Тенишевның укучысы булуы белән горурлануын әйтте. «Мин Әдһәм Тенишевның укучысы, һәм шуның белән горурланам. 1997 елда аның кул астында стажировка үттем дә, Мәскәүгә докторантурага китәргә булдым. 1998 елда вакытыннан алда диссертацияне яклап куйдым. Диссертация башкорт теленең грамматик стилистикасына багышланган иде. Читать дальше...



Пензаның Рамазан чатырында кыз балалар өчен ифтар узды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Х.Д. Тенишева исемендәге Мәдәни-агарту үзәгендә «Рамазан чатырында» кыз балалар өчен ифтар булды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. Традиция буенча чара изге Коръән укудан башланды. Соңыннан яшь мөслимәләр өчен викторина үткәрделәр. Һәр катнашучыга бүләкләр тапшырдылар. Гөлфия Кирасирова билгеләп үткәнчә,ата-аналар балаларны ураза тота ала торган яшьтән аларны өйрәтергә тиеш. Кайбер галимнәр, бу яшь – ун яшь тирәсе, дип саный. Балага кырыс булырга кирәкми... Читать дальше...

Якшәмбе көнне Татарстанда яңгырлы салкын һава торышы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Якшәмбе көнне республика аша яңгырлы салкын атмосфера фронты узачак. Җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк. Төнлә температура +2дән +7 градуска кадәр, көндез +9дан +14 градуска кадәр була. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә. 23 һәм 24 апрельдә аязучан болытлы һава торышы көтелә, урыны белән яңгыр була. Иртәгә төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Җомга һәм шимбә көннәрендә һава температурасы + 2дән +7 градуска, 23 апрельдә... Читать дальше...

Кисловодскида Үзәк мәчет янында «Рамазан чатыры» ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Кисловодскида Үзәк мәчет янында «Рамазан чатыры» урнаштырылды, анда изге ай ахырына кадәр дин тотучылар ифтарга җыела. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә. «Ифтарлар социаль дистанцияне үтәп, ачык һавада уза», диелә хәбәрдә. Ифтарларга ризык китерүне хәйриячеләр тәэмин итә, алар төрле ризыклар, шул исәптән милли ашлар белән дә сөендерергә тырыша. Ифтар ашларында хатын-кызлар да катнаша ала. Кисловодск шәһәре имамы Әслан-Хаҗи Шаманов билгеләп үткәнчә... Читать дальше...

Дәүләт ветеринария учреждениеләрендә котыру авыруыннан бушлай вакцина ясыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның дәүләт ветеринария учреждениеләре йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына котыру авыруыннан түләүсез прививка ясый башлады, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте. «Ветеринария белгечләре хуҗалыкларда йорт һәм авыл хуҗалыгы хайваннарына вакцинация үткәрү өчен торак пунктларга чыга. Хайваннарның котыру авыруына профилактика халык өчен бушлай үткәрелә», - диделәр министрлыкта. 2015 ел белән чагыштырганда, Татарстанда... Читать дальше...

Казанда Габдулла Тукайның танылган фотопортретларын күрсәтәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә «Мин яңа кояш булам...» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Бу хакта ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музее матбугат хезмәте хәбәр итә. Экспозициядә Габдулла Тукайның танылган фотопортретлары, шагыйрьнең үзе исән чакта 1910 еллар башында дөнья күргән беренче китаплары тәкъдим ителәчәк. Бу басмаларда иллюстрацияләр татар рәссамнары тарафыннан ясалган... Читать дальше...



Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы республика халкына һава торышы начарланган вакытта куркынычсызлык чаралары турында искә төшерде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Элегрәк агентлык бүген кич Т атарстанда урыны белән яшен һәм көчле җил булуы турында хәбәр иткән иде . Әгәр һава торышы начарланган вакытта урамда булсагыз, көчле җилдә сезгә зыян китерергә мөмкин булган объектлардан ераграк торырга киңәш ителә. Читать дальше...

«Чаян» журналы баш мөхәррире: Кайчакта укучыларыбыздан тәнкыйть сүзләре ишетәбез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Чаян» сатира һәм юмор журналы баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов кайвакытта укучыларның басманы тәнкыйтьләвен әйтте. «Күптән түгел эш телефонына бер хатын-кыз шалтыратып: „Бүтән мин сезгә язылмыйм“, — ди. Мин: „Нәрсә булды?“ — дип сорыйм. „Журналыгызда чаянворд (сканворд) ясыйсыз, ә җаваплары юк. Нишләп алай ул?“ — ди. Мин башваткыч җавапларын сайтта табып булганын аңлаттым. Ул миңа: „Миндә бернинди интернет та, сайт та юк“, — ди. Кайчакта шулай тәнкыйтьлиләр», — диде ул. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанда төзелә торган кайбер объектларны карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда берничә объект төзелеше барышы белән танышты. Аерым алганда, ул Достоевский урамындагы 57 адресы буенча урнашкан күпфатирлы торак йортта эшләрнең ничек баруын тикшерде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Достоевский урамындагы йорт — республиканың иң озак төзелә торган йортларының берсе. Гражданнар белән өлешләп катнашу буенча беренче шартнамәләр 2003 елда төзелгән, йортны 2005 елның беренче кварталында тапшырырга тиешләр иде. Читать дальше...

«Апанай» мәчете Кадер киченә багышланган бәйрәмгә чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). 29 апрельдә Казанның «Апанай» мәчетендә «Кадер кичен эзлик» дигән шәһәр бәйрәме уза. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлеге чарада шәех Али хәзрәт Ибодов кадер киче турында нәсыйхәт, Нияз хәзрәт Сабиров «Әл-Кадр» сүрәсенең тәфсире турында аңлатачак. Өлкәннәр өчен «Рамазан» викторинасы, балалар арасында «Әл-Кадр» сурәсен кагыйдәләргә туры китереп, дөрес итеп уку бәйгесе, балалар өчен уеннар һәм эстафета көтелә.  Кадер киче көнне кич нурлы булыр... Читать дальше...

Төркия ике ил белән авиаэлемтәне яңадан ача

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Төркия илкүләм авиаташучы идарәсе рәисе Билал Экщи ике ил: Бөекбритания һәм Дания белән авиаочышларның яңадан башлануы турында сөйләде, дип хәбәр итә News-Turk. РИА Новости хәбәр итүенчә, «Безнең хакимиятләрнең кабул ителгән карары нигезендә, Бөекбритания һәм Дания пассажирларына, очу алдыннан соңгы 72 сәгать эчендә ясалган тискәре ПЦР-тест булганда, Төркиягә очарга рөхсәт ителәчәк», - дип язган ул үзенең Твиттерында.  Төркия бу илләр белән һава юлын 2020 елның декабрь ахырында япкан иде. Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда яшен һәм көчле җил турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Алдагы сәгатьләрдә Татарстанның кайбер районнарында һава шартларының начарлануы көтелә. Урыны белән төнгә кадәр яшен булырга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. Шулай ук татарстанлыларны көньяктан искән җилнең кыска вакытлы көчәюе турында кисәтәләр — аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитәчәк.

«Милли МультFest»та Апуш исемле персонаж белән компьютер уены тәкъдим иттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген «Милли мультFest» республика балалар кинофестивалендә Чаллының «Замана» театр берләшмәсе «Габдулла Тукайның искиткеч дөньясы» дип аталган компьютер уенын тәкъдим итте. Уенда Апуш исемле персонаж төрле сынаулар аша уза. «Уенда төрле йортларга кереп, Габдулла Тукайның язмышы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин. Виртуаль дөньяда шүрәлеләр белән көрәшергә, җәнлекләргә, әйтик, кәҗә белән сарыкка булышырга була», — диде Чаллы шәһәренең «Замана» театр берләшмәсенә йөрүче Тимур Габдрахманов. Читать дальше...

Тинчурин театрында театраль эскизлар 26 апрельдә күрсәтелә башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, “Татар-информ”). Тинчурин театрында театраль лаборатория эскизларын күрсәтү М.Гыйләҗевның “Соңгы мираж” әсәре белән башланып китә. Эскиз тамашачыга 26 апрельдә тәкъдим ителә. Тинчурин театрының Милли драматургия һәм театр журналистикасы буенча I “Алкыш” коллаборацион театраль лаборатория-семинары кысаларында биш эскиз әзерләнә, дип хәбәр итә театрның матбугат үзәге. 27 апрельдә Зиннур Хөсниярның “Балам-багалмам” әсәре буенча эскиз күрсәтелә. Режиссер – Лилия Нурель. 28 апрельдә... Читать дальше...

Казахстанда латин графикасында казах теленең яңа алфавитын раслаячаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Казахстанның Телләр сәясәте комитеты «Казах теле алфавитын кириллицадан латин графикасына күчерүнең кайбер мәсьәләләре турында»гы Президент Указы проектын әзерләгән. «Анадолу» агентлыгы хәбәр итүенчә, документ казах теле алфавитын кириллицадан латин графикасына күчерүнең элекке вариантына үзгәрешләр кертә. Указ проекты 6 майга кадәр халык фикер алышуы өчен тәкъдим ителә.

Төркиядән һәм Танзаниядән Россия туристларын 1 майга кадәр кайтарачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Россиянең оешкан төстә киткән барлык туристлары Төркиядән һәм Танзаниядән 1 майга кадәр кайтырга тиеш, дип хәбәр итте журналистларга Россия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) башкарма директоры Майя Ломидзе. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. «Безнең исәпләүләр буенча, 1 майга кадәр анда булган барлык туристлар да (Төркия һәм Танзания) чыгарылачак, бу берничә дистә мең кеше дигән сүз. Танзаниядә бераз азрак - 6 меңгә якын кеше, Төркиядә, безнең бәяләүләр буенча, 50 меңнән артык кеше бар», - диде Ломидзе. Читать дальше...

«Милли МультFest»та Сарман районы «Җәлил» кинотеатры әзерләгән фильм җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Милли мультFest» фестивалендә Сарман районы «Җәлил» кинотеатрының «Күренмәс» фильмы «Балалар өчен татарча кыска метражлы фильмнар» номинациясендә беренче урын алды. Фильмда балага әти-әнинең игътибары булмау проблемасы күтәрелде. Әсәрдә, башка балалардан аермалы буларак, әти-әни кызларын мәктәпкә илтми, өй эшләрен әзерләргә булышмый. Укытучы балаларга «Минем гаиләм» дип аталган инша язарга кушкач, ата-ана игътибарыннан мәхрүм калган бала гаиләсендәге вазгыятьне тасвирлый. Читать дальше...


Музыкальные новости
Джиган

Джиган запретит дочери Ариеле встречаться с определенной категорией парней





Персональные новости
Владимир Путин

Путин назвал сохранение духовных ценностей условием укрепления суверенитета





Мостай Кәрим әсәре буенча төшерелгән «Отряд Таганок» фильмы онлайн-прокатка чыга

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»).10 майдан башлап Башкортстанда Мостай Кәримнең «Өч таган» әсәре буенча төшерелгән «Отряд Таганок» фильмы онлайн-прокатка чыга. Бу хакта «Башинформ» га картинаның режиссеры Айнур Әскәров хәбәр итте. Фильм ITunes һәм Google Play видеосервисларында старт ала. Искәртеп узабыз, «Отряд Таганок» Itunes сервисында чыккан беренче башкорт картинасы. Башкорт һәм рус версияләре дә ачык булачак. «Отряд Таганок» фильмы башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең 100 еллыгына багышлап төшерелгән иде. Читать дальше...

Татарча шигырьләр, хикәяләр иҗат итүче яшьләрне «Глаголица»да катнашырга чакыралар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарча шигырьләр яисә хикәяләр иҗат итүче 10-17 яшьлек үсмерләрне «Глаголица» халыкара проект премиясендә катнашырга чакыралар. Финалистларның әсәрләре чын китапта — Альманахта басылып чыгачак, конкурс эшләре республиканың балалар журналларында дөнья күрәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар. 120 катнашучы әдәби сменага юллама алачак. Алар Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Галимҗан Гыйльманов, Рифат Сәлах һ.б. Татарстанның танылган язучылары һәм шагыйрьләре белән остаханәләрдә катнашачак. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Татарстан муниципаль хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның муниципаль хезмәткәрләре — халык белән эшләүче, һәрвакыт алгы сызыкта булган кешеләр. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Җирле үзидарә көненә багышланган чарада әйтте. Республика башлыгы искәртеп үткәнчә, 2020 елда пандемия аркасында күп кенә чаралар онлайн-форматта узды. Әмма быел бәйрәмне офлайн рәвештә, ветераннар катнашында уздырып булды. Пандемия белән көрәшкә җирле үзидарә органнары да үз өлешләрен кертте. «Безнең сәламәтлек саклау системасы... Читать дальше...

Татарстан халкының өчтән бер өлеше парклардан 10 минутлык арада яшәячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ»). Казансу үсеше стратегиясе ярдәмендә миллионнан артык татарстанлы яшәү урыныннан җәмәгать киңлекләренә автомобильдә 10 минут эчендә барып җитәчәк. Бу хакта «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фондының архитектура проектлары департаменты җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина сөйләде. «Республика халкының өчтән бер өлеше стратегия паркларының берәрсенә автомобильдә ун минутта барып җитү аралыгында гына яши. Ягъни бу проект белән без миллионнан артык кешене колачлыйбыз», - диде Зиннәтуллина. Читать дальше...

Кондратьев: Сайлау процессында иминлек мәсьәләләрен хәзердән үк кайгыртырга кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Дәүләт Думасына алда торган көзге сайлаулар барышында иминлек кагыйдәләре үтәлешен алдан ук кайгырта башларга кирәк. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев шундый йөкләмә бирде. «Инде хәзер үк тавыш бирүнең иминлеген тәэмин итүче органнар (Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары, Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте) белән координация киңәшмәләре үткәрүнең әһәмияте бик зур. Читать дальше...

«Союзмультфильм» директоры: Анимация студияләре һәр төбәктә булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 22 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Союзмультфильм» киностудиясе генераль директоры Борис Машковцев илнең һәр төбәгендә мультипликация студияләре булырга тиеш дип саный. «Анимация өлкәсендә бер зур проблема бар. Киностудияләр күбесенчә Мәскәү һәм Санкт-Петербургта урнашкан. Минемчә, анимация ил күләмендә үсәргә, студияләр һәр төбәк һәм шәһәрдә булырга тиеш. Әлеге бәйгедә катнашучылар киләчәктә анимация белән профессиональ рәвештә шөгыльләнә башлар дип уйлыйм», — диде ул «Милли... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Команда подмосковного главка Росгвардии заняла призовое место на чемпионате Центрального округа по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Анастасия Потапова

Потапова всухую обыграла Шнайдер в 1-м круге турнира в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

При каких обстоятельствах может затопить Петербург и Москву? Отвечает гидролог





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черного моря до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Захарова: встречи по продвижению "формулы Зеленского" дают Киеву чувство вседозволенности


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Ивлеева

Блогера Ивлееву оштрафовали на 50 тыс рублей за дискредитацию российской армии



Москва

Нутрициолог Савельева объяснила, чем кулич из магазина вреднее сделанного дома

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net