123ru.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2021

Новости за 05.04.2021

Түбән Камада бакчачылар җыелышын онлайн режимда үткәрү планлаштырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 2020 елда Түбән Кама бакчачыларыннан финанслашу программасы буенча 1,8 миллион сум акча җыелган. Программа буенча халык җыйган һәр сумга республика бюджетыннан тагын дүрт сум өстәлә. Шулай итеп, Түбән Кама районында 5,7 млн сумлык эш башкарылган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты нда хәбәр ителә. Бакчачылык ширкәтләрендә 10 километрдан артык су белән тәэмин итү челтәре һәм 6 км электр белән тәэмин итү челтәре алмаштырылган, насос җиһазлары монтажланган... Читать дальше...

«Ак Барс» Көнчыгыш конференциясе финалының икенче уенында җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең финалының икенче уенында «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасына 0:2 исәбе белән җиңелде. Матч Казанда «Татнефть-Арена» боз сараенда узды. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Авангард» исәбендә ике җиңү, «Ак Барс» исәбендә әлегә бер җиңү дә юк. Әлеге матчта, җәрәхәт алу сәбәпле, 19 марттан... Читать дальше...

Язгы каникулларда Татарстан лагерьларында 15 меңнән артык бала ял иткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Язгы каникулларда Татарстан лагерьларында 15 меңнән артык бала ял иткән. Барлыгы 260тан артык савыктыру оешмасы эшләгән, шул исәптән соңгы ике елда уналтысы яңартылган. Тагын тугызы ремонтка чиратта тора. Бу турыда Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Балаларга-җәй» реновация программасы башлангач, без мондый эшкә җитди ихтыяҗ күрдек. Беренче чиратта, әти-әниләр ягыннан. Шуңа күрә җаваплылыкның югары дәрәҗәсен аңлый идек — без балалар өчен төзибез. Читать дальше...



Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкил гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). 9 апрельдә 9.00-16.00 сәгатьтә Татарстанда Кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарның хокуклары үтәлү мәсьәләләре буенча «кайнар элемтә» үткәрәчәк. Гражданнарның сорауларына Татарстанда Кеше хокуклары буенча Тулы вәкаләтле вәкил аппараты, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Социаль иминиятләштерү фондының Татарстан буенча идарәсе... Читать дальше...

Путин спорт һәм фитнес дәресләре өчен салым кайтару турындагы законга имза куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин физик затлар керемнәренә салымны спорт һәм фитнес белән шөгыльләнүгә киткән чыгымнар аша кайтару турындагы законга имза куйды. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. Яңа закон буенча салым түләүләре физкультура-спорт оешмаларына яки шәхси эшмәкәрләргә физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре өчен тотылган сумма күләмендә түләнәчәк, дип фаразлана. Салым түләүче спорт һәм фитнес белән үзе түгел, ә аның балигъ булмаган балалары... Читать дальше...

Путин тагын ике срокка сайланырга мөмкинлек бирә торган законга имза куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин аңа дәүләт башлыгы вазифасын тагын ике срок биләргә рөхсәт итә торган закон имзалады. Документ хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты. Узган елда Россия Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләр буенча ил җитәкчесе вазифасына ике тапкырдан артык сайлануны тыю дәвам итә. Әмма Төп законга төзәтмәләр кабул ителгәнчегә кадәр дәүләт башлыгы вазифасында үткәрелгән вакыт хәзер исәпкә алынмый. Каденцияләр санын чикләү турындагы... Читать дальше...

Миңнеханов эш бирүчеләрнең һәм уку йортларының хезмәттәшлеген көчәйтергә тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Эш бирүчеләрнең һәм югары, урта һөнәри белем бирү учреждениеләренең үзара хезмәттәшлеген арттыру кадрлар җитмәү проблемасын хәл итәргә мөмкин. «Алабуга» махсус икътисади зонасының (МИЗ) кадрлар потенциалын үстерү буенча киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шундый фикер әйтте. Республика җитәкчесе искәрткәнчә, «Алабуга» МИЗ ел саен үзенең югары нәтиҗәлелеген раслый. Хәзер биредә 33 компания-резидент эшли, алар 7 меңнән артык эш урыны булдырган. Әмма үсеш... Читать дальше...

Казанда билгесез кеше «Татэнерго» бинасын шартлату белән янаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда билгесез кеше биткоин таләп иткән, «Татэнерго» бинасын шартлату белән янаган. Агентлык чыганагы мәгълүматлары буенча, бүген компаниянең электрон почтасына аноним хат килгән. Анда автор кичке сәгать биштә «Татэнерго» бинасын шартлату белән янаган һәм 5 биткоин сораган. Бүгенге курс буенча, ул 22 миллион сумнан артык сумма дигән сүз. Билгеле булганча, хат эш сәгате тәмамлангач килү сәбәпле, хезмәткәрләрне  эвакуацияләргә туры килмәгән. «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйләгәнчә... Читать дальше...



Татарстан данын яклаучы фигуралы шуу остасы Россия беренчелегендә җиңгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстан данын яклаучы фигуралы шуу остасы Елизавета Осокина өлкән яшьтәгеләр арасында Россия беренчелегендә җиңде. Турнир Сочида узды. Ул ике программа буенча 193,82 балл җыйган һәм беренче урын алган. Тверь өлкәсеннән Алина Горбачева көмеш медальгә, Марий Эль Республикасыннан Дарья Садкова бронза медальгә ия булган. Татарстаннан «Биектау» спорт мәктәбендә шөгыльләнүче тагын бер спортчы Сәидә Закирова утыз катнашучы арасында 14нче урынны алган. Мәскәүнең ЦСКА... Читать дальше...

Йорт хайваннарының кешедән коронавирус йоктыру очраклары ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы эт, мәче, чәшке, арыслан, юлбарыс һәм этләрнең янут төренә кешедән COVID-19 йоктырырга мөмкинлеген раслады. Оешма вирусның башка төр хайваннарга йогынтысын өйрәнә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Оешманың Россиядәге вәкиле Мелита Вуйнович сүзләренчә, COVID-19 вирусы нигездә кешедән кешегә йогу юлы белән тарала, әмма кешедән хайваннарга йогу очраклары да бар, әлегә арадаш хуҗа идентификацияләнмәгән. «Коронавирус белән авырган кешеләр белән элемтәдә булган берничә хайван ... Читать дальше...

Яшел Үзәндә торак йорт шартлауда имгәнгән ике кеше хастаханәдә кала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Яшел Үзәндә торак йортта газ шартлау аркасында имгәнгән ике кеше хастаханәдә кала. «Стационарда 81 яшьлек хатын-кыз һәм 29 яшьлек ир-ат дәвалана. Ир-атның умыртка сөяге сынган. Ике зыян күргән кеше хастаханәдән чыккан», — дип хәбәр иттеләр «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә. Искәртик, 29 мартта Ленин урамындагы тугыз катлы торак йортта газ шартлады. Һәлакәт аркасында ике кешенең гомере өзелде, дүрт кеше зыян күрде. Читать дальше...

Төркия компаниясе Башкортстанда йөк порты төзергә планлаштыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Төркиянең «Фавори» җәмгыяте Агыйдел шәһәрендә йөк елга порты, шулай ук Уфа тимер юл вокзалы янындагы кунакханә һәм күп катлы парковка төзергә җыена. Башкортостанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов белән «Козува групп» компанияләр төркеме директорлар советы әгъзасы Бора Ишинер белән очрашуда шул хакта фикер алышты. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итә. Министрлык мәгълүматлары буенча, елга портын төзегәннән соң Агыйделдә массакүләм, авыр... Читать дальше...

Тарихчы Альберт Борһанов: Һәр авылның үз китабы булырга тиеш

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Һәрбер кешенең паспорты булган кебек, һәр авылның үз китабы булырга тиеш, дип саный «Татар төбәкчеләре оешмасы» рәисе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Альберт Борһанов. 17-19 март көннәрендә Уфада «Евразия киңлекләрендә татар торак пунктлары: үткәне һәм бүгенгесе» дип аталган V Бөтенроссия татар төбәк тарихын өйрәнүчеләр форумы үтте. Анда бүгенге көнгә кадәр сакланмаган, юкка чыккан авыл, яисә башка шундый торак пунктлар тарихын өйрәнүгә аерым игътибар бирелде. Читать дальше...

Татарстанда автомобиль юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда Ford автомобиле төнлә юлда яткан җәяүлене таптатып үтергән. Республика Дәүләт автоинспекциясендә сөйләүләренчә, һәлакәт Казан-Малмыж юлының кырыгынчы чакрымында 23.30 сәгать тирәсендә булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Ford автомобиле белән идарә итүче 28 яшьлек ир-ат иминлек тизлеген сакламаган һәм караңгыда юлда яткан-ир-атны күрмичә таптаткан. Җәяүле алган җәрәхәтләрдән һәлакәт урынында үлгән.

Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» икътисади зонасында инженер көллиятенең яңа корпусын ачты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Алабугада бүген 7,5 мең кв. метр мәйданлы «Алабуга Политех» инженер көллиятенең яңартылган бинасын тәкъдим иттеләр. Тантанада республика һәм федераль хакимият вәкилләре, шулай ук «Алабуга» махсус икътисади зонасы (МИЗ) резидентлары — предприятие җитәкчеләре катнашты. Рәсми тантана башланганнан соң кунаклар өчен экскурсия уздырдылар, анда көллиятнең яңартылган бинасының төп үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Татарстан... Читать дальше...

Миңнеханов конвейерлар өчен роликлар җитештерә торган «Аконит-Урал»да булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районындагы «Синергия» индустриаль паркы территориясендә «Аконит-Урал» компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, «Аконит-Урал» компаниясе конвейер җиһазлары роликлары җитештерә. Конвейерлар сәнәгатьнең барлык тармакларында һәм йөкләрне эшкәртүдә кулланыла. Татарстан Президентын конвейер роликларын автомат рәвештә җитештерү линиясенең эше белән таныштырдылар, җиһазларны күрсәттеләр. Читать дальше...

Казанда татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнгән дини тамаша күрсәтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 9 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәдрәсә — белем чишмәсе» исемле театральләштерелгән концерт күрсәтеләчәк. «Без эстрада җырчылары шикелле шәрә кызларны биетеп, дискотека ясый алмыйбыз. Яшьләрне аздыра торган җырлар да булмаячак. Бу татар халкының гореф-гадәтләренә, пәйгамбәребез хәдисләренә нигезләнгән проект», — диде дини җырлар башкаручы, «Мөнбәр» татар-дини театрын оештыручы Ильяс Халиков «Татар-информ» агентлыгында узган мәгълүмат конференциясендә. Читать дальше...

Краснодар татарлары лидеры: Татарстаннан күчеп килгән татарлар бездә озакка калмый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Краснодар краеның «Болгар-К» татар оешмасы рәисе Роман Динисламов Татарстаннан күчеп килгән татарларның Краснодар краенда озак тормавын, кире Татарстанга күчеп китүләрен әйтте. «Безгә соңгы 20 елда башка төбәкләрдән халык күпләп күченеп килә. Дөрес, Татарстаннан күчеп килүчеләр берничә ел бездә яши дә, соңыннан кире Татарстанга китә. Тормыш сыйфаты буенча Краснодар крае белән Татарстан бертигез, дип уйлыйм. Шуңа күрә халык бу ике яхшы төбәкне алыштыруның мәгънәсен күрми»... Читать дальше...

Татарстанда язгы кыр эшләре башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда язгы кыр эшләре башланды. Республикада беренчеләрдән булып Азнакай һәм Ютазы районнары аграрийлары эшкә кереште. Азнакай районында «Таллы Бүләк» авыл хуҗалыгы кооперативы 160 гектарда уҗым арышын тукландыра башлады. Муниципалитетта 22 мең гектар мәйданда бөртекле уҗым культураларын, ә 17 мең гектарда күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Районның Авыл хуҗалыгы... Читать дальше...


Музыкальные новости
Гречка

Анастасии Ивановой из Олекминска, которой муж отрезал ухо и нос, нужна ваша помощь





Персональные новости
Россия

Случай на концерте Metallica в России





Шассие ябылмаган Казан-Истанбул самолетында Арча мөхтәсибе булган — «Арча хәбәрләре»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Исрафил Насыйбуллин). Шассие ябылмаган Казан-Истанбул самолетында Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин да булган. Бу хакта « Арча хәбәрләре » газетасы хәбәр итте. Хәзрәт бу хакта газетага самолет бортыннан 14:40 сәгатьтә хәбәр иткән булган. «Сезнең сайтта күргән идем, Төркиягә очучы самолет утыра алмаган дип. Без шушы самолетта», — дигән ул. Истанбулга очарга тиешле самолет хәзерге вакытта Мәскәү аэропортына төшеп утырган. «Әлеге генә төштек. Сезгә фотосын җибәрдем. Читать дальше...

ЮВТ-24 тулысынча кәрәзле телефонга төшерелгән яңалыклар чыгарылышын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). ЮТВ-24 каналы эфирына сюжетлары мобиль җайланмаларга төшерелгән яңалыклар чыкты. Иҗади һәм техник тәҗрибә кәрәзле телефонның туган көненә туры китерелгән.  «Безгә профессиональ камералар урынына мобиль җайланмалар куллану кызыклы булды. Шул ук вакытта телевизион стандартларга якынайтылган материалларны сыйфатлы итү максаты куелды», — дип сөйләде телекомпаниянең баш мөхәррире Людмила Воронина.  Сюжетлар төшергәндә, өч кәрәзле телефон, стабилизатор, радиопетличка, селфи-таяк һәм квадрокоптер файдаланылган. Читать дальше...

Галимә Фәридә Таһирова Төркиядә Шүрәле образы турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиядә «Борынгы татар әкиятләреннән бүгенге көнгә кадәр «Шүрәле» онлайн конференциясендә Шүрәле образы, этимологиясе, аның татар мифологиясендә бирелеше турында чыгыш ясаганнар. Истанбулда укучы аспирант Айгөл Зара Кәбирова сүзләренчә, Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикография бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Фәридә Таһирова конференциядә Шүрәленең татар сөйләм телендә чагылышына, тормышында тоткан урынына мисаллар китергән. Читать дальше...

Нияз хәзрәт Сабиров эстрадада дини сүзләрне куллануны яхшы күренеш дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров эстрада җырларында «Ходай исәнлек бир», «Аллага шөкер» кебек дини сүзләрне куллануны яхшы күренеш дип саный. «Яхшы күренеш дип саныйм. Әгәр дә сөйләмебез, гамәлләребез шәригатькә каршы булмаса, әлбәттә, дини сүзләрне кулланырга мөмкин», — диде Нияз хәзрәт Сабиров «Татар-информ» агентлыгында узган мәгълүмат конференциясендә. Журналистлар шулай ук «Аллаһ» урынына «Ходай» дип әйтүне хатамы-юкмы икәне белән кызыксынды. Читать дальше...

Тарихчылар кайбер авыллар тарихындагы мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәвен әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Әминов кайбер очракларда авыл тарихы турындагы рәсми мәгълүматларның чынбарлыкка туры килмәвен әйтте. «Татар үзенең җиде буынын белергә тиеш, дибез. Шәҗәрәләр төзегәндә, шушы кеше туып үскән авылга кагылышлы кызыклы мәгълүматлар да табыла. Рәсми төстә авылга бер елда нигез салынган булырга мөмкин, ә архивтагы төрле документлар белән эшли башлагач, авылның алданрак та булуы ачыклана. Читать дальше...

Данил Салиховның яңа эш урыны билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан язучылар берлегенең элеккеге рәисе Данил Салиховның яңа эш урыны билгеле. Драматург Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрының әдәби бүлеген җитәкли. Мәгълүматны театр җитәкчелеге раслады. Данил Салихов шушы көннәрдә яңа вазифасына кереште.

Спорт в России и мире
Москва

Сотрудник ОМОН «Крепость» стал бронзовым призером на соревнованиях Центрального округа Росгвардии по боксу


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Хромачёва и Бабош выиграли турнир WTA в Руане в парном разряде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Результативность, вовлечённость, трудоголизм — где грань? Книга от автора российской модели факторов вовлечённости персонала.





Путин в России и мире
Москва

Киркоров и Пелагея спели для амурчан-бамовцев в Москве


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко убежден, что белорусы «никогда еще так хорошо не жили»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Во Франции назвали бредом слова Зеленского про угрозу Путина Европе


Навальный в России и мире
Москва

Патриарх Кирилл запретил в служении священника, проводившего панихиду по Алексею Навальному



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Елена Маркелова

Продолжается реализации проекта - победителя 1 конкурса 2024 года Фонда президентских грантов «Интеграция в общество детей и подростков с ментальными особенностями методами адаптивной гимнастики»



Москва

Всероссийская акция «Тотальный диктант» прошла в Лобне

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net