Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2021

Новости за 13.04.2021

Алексеевск бистәсендә укучылар шагыйрә Эльмира Шәрифуллина белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Надия Шәйхетдинова). Алексеевск районы үзәгендә Г. С. Боровиков исемендәге 3нче мәктәптә әдәби очрашу булып узды. Китапханәдә районның татар мәктәпләреннән килгән мөгаллимнәр, китапханәчеләр, әдәбият-сәнгать сөючеләр Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләк иясе Эльмира Шәрифуллина белән очрашты. Кичә Эльмира ханым поэмасыннан алынып, «Без — Тукайлы халык» дип, инде канатлы гыйбарәгә әйләнгән исем белән аталды.  Казаннан мәртәбәле кунакны әзерләнеп көтеп алдылар. Читать дальше...

«Ак Барс» «Авангард»ны җиңде: хәлиткеч җиденче уен Казанда узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Континенталь хоккей лигасының Көнчыгыш конференциясенең финалының алтынчы уенында «Ак Барс» хоккейчылары Омск шәһәренең «Авангард» командасын 2:0 исәбе белән җиңде. Матч Балашихада узды. Хоккей командалары дүрт җиңүгә хәтле уйный, оттырган команда Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп кала. Хәзер «Авангард» исәбендә дә, «Ак Барс»ныкында да өчәр җиңү. Киләсе уенда җиңгән команда Гагарин Кубогы өчен Мәскәүнең «ЦСКА» командасына каршы көрәшәчәк. Читать дальше...

Казахстанда Габдулла Тукайның 135 еллыгына шигырь укучылар бәйгесе онлайн уза

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Көнбатыш Казахстан өлкәсенең Татар мәдәни үзәге барлык теләүчеләрне бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 135 еллыгына багышланган шигырь сөйләүчеләрнең онлайн бәйгесендә катнашырга чакыра. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Шигырьләрне башкару видеосы 20 апрельгә кадәр zhaektukaimuzei@mail.ru электрон почтасына кабул ителә. Нәтиҗәләр 2021 елның 26 апрелендә ясалачак.



Төркиядә Covid-19 вирусына каршы чаралар катгыйланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Төркия Президенты Тайип Эрдоган илдә коронавирусның яңа очраклары арту сәбәпле, мөселманнар өчен изге Рамазан аеның беренче ике атнасында чикләү чараларын катгыйландыруны игълан итте. Бу хакта РИА Новости яза. «Коронавирус белән авыручылар саны арту сәбәпле, Төркия хөкүмәте чикләү чараларын катгыйландырырга карар кылды. Рамазан аеның беренче ике атнасында шәһәрара элемтә тыела, 20 яшьтән кечерәк һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр өчен чикләүләр кертелде, комендант сәгатенең дәвамлылыгы арттырылды. Читать дальше...

Коми татар милли-мәдәни мохтарияте яңа җитәкче сайлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). 2021 елның 11 апрелендә Халыклар дуслыгы йортында Коми Республикасы татар милли-мәдәни мохтариятенең хисап-сайлау җыелышы узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Сыктывкар, Ухта, Усинск һәм Вуктылдан килгән делегатлар иҗтимагый оешманың дүрт еллык эшчәнлеге турында хисап тотты, киләчәккә эш планнарын билгеләделәр һәм яңа рәис сайладылар. Көн тәртибе расланганнан соң, җыелышта катнашучыларны видеоэлемтә режимында Дәүләт Думасы депутаты... Читать дальше...

Төркиянең Казандагы генконсулы Татарстан мөселманнарын Рамазан ае белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан республика халкын изге Рамазан ае башлану белән котлады. «Бүген Рамазан аеның беренче көне, мөселманнар өчен бу бик мөһим чор. Мин чын күңелдән безнең консуллык округында яшәүче барлык кешеләргә, ил халкына һәм бөтен кешелек дөньясына бу изге айның бары тик иминлек, муллык, шатлык һәм сәламәтлек алып килүен телим», - диде ул. Быел изге Рамазан ае 13 майга кадәр дәвам итәчәк.

Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу башланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Бүген, Рамазан-шәриф аеныңберенче көнендә Казанның Галиев мәчетендә Коръәнне хәтем кылу — Изге Китапны тулысынча укып чыгу башланды. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Коръәнне уку көн саен сәгать 11.00дә башлана һәм өйлә намазына кадәр дәвам итәчәк. Җүзләрне Татарстанның Коръән хафизлары башкара. Хәтем уразаның соңгы көнендә төгәлләнәчәк. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән: «Коръәннән бер аять тыңлаучыга икеләтелгән савап язылачак, ә Коръән укучыга Кыямәт көнендә нур бүләк ителәчәк»... Читать дальше...

Эрикан Төркия белән Россия арасында авиаэлемтәне чикләү турында фикерен белдерде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан Россия белән Төркия арасындагы даими һәм чартер авиаэлемтәләрне 15 апрельдән 1 июньгә кадәр чикләүне шәрехләде. «Бу РФ Хөкүмәте карары, без әлеге карарга хөрмәт белән карыйбыз. Минемчә, ул вакытлыча һәм Төркиядә вазгыять тотрыклануга чикләүләр бетереләчәк», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Генераль консул. Ул узган айларда Төркиядә чир йоктыручылар саны кимүен, әмма хәзер яңдан авыручылар санының күбәюен искәртте. Читать дальше...



Татарстанда +22 градуска кадәр җылытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 апрельдә, Татарстанда антициклон йогынтысында җылы һәм коры һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Республикада аз болытлы һава торышы күзәтелә, явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Көньяктан һәм көньяк-көнчыгыштан талгын җил фаразлана. Төнлә һава температурасы 2дән 7 градуска кадәр җылы була. Көндез һава +17, +22 градуска кадәр җылыначак.

Мәскәүдә Мемориаль мәчет бинасы янында Рамазан чатыры ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). 13 апрельдә Тәүбә тавындагы Мемориаль мәчет бинасы янында Рамазан чатырын ачу тантанасы булды. Быел проект махсус шартларда - Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) һәм башка контрольлек итүче органнарның барлык санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәп алып барылачак. Рамазан чатыры – ул мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлану уңаеннан оештырылган мәдәни-агарту проекты. Әлеге проект 16 ел дәвамында ел саен үткәрелә. Читать дальше...

Баш эпидемиолог коронавирустан вакцина ясау тәртибе турында туры эфирда сөйләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Иртәгә, 14 апрельдә, инстаграмда «Ковидтан вакцинация. Өченче дулкынга кадәр өлгерергә» темасына туры эфир узачак. Татарстанда кайсы вакцинаны ясатырга була? Республикада ничә кеше вакцинация узган? Ни өчен чит илгә сәфәр алдыннан прививка ясау мөһим? Вакцинация турында сертификат алу тәртибе нинди? Бу һәм башка сорауларга ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов җавап бирәчәк. Онлайн-трансляция ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында һәм... Читать дальше...

Фирдания Садриеваны искә алу кичәсенә аны соңгы юлга озата алмаган кызы кайтты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Бер ел элек Фирдания Садриеваның кызы Эльвира Низаметдин, юллар ябык булу сәбәпле, әнисен соңгы юлга озату өчен Финляндиядән кайта алмаган иде. Әнисен искә алу кичәсенә ул үзенең кызы белән кайткан. «Әнинең каберенә беренче тапкыр август аенда кайттым. Ул вакытта да самолетлар очмый иде әле, авыр юллар белән кайтырга мөмкинлек таптым. Әнине күмәргә кайта алмаудан булган хисне сүзләр белән әйтеп булмый. Ул бөтенләй бернинди кысаларга да сыймый торган хәл иде. Читать дальше...

Чаллыда ике балыкчыны коткарганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). Чаллыда коткаручылар бозда калып ярга чыга алмаган ике балыкчыны коткарган. Бу хакта «Татар-информ»га Автошәһәрдәге үз хәбәрчесеннән билгеле булды. Коткаручыларга хәбәр шаһитлардан килгән. Алтынчы зона отряды коткаручылары шунда ук вакыйга урынына чыккан. Балыкчы янына килеп, коткаручылар аны транспортка утырткан. «Ул балык тоткан урында боз өстенә инде су чыккан булган», - диде хәбәрче.   Юлда коткаручылар тагын бер балыкчыны күреп ала, аны... Читать дальше...

Татарстан җитәкчелеге Илкам Мәүлетхуҗин вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан җитәкчелеге, 12 апрельдә 78 яшендә вафат булган КПССның Баулы райкомы элеккеге беренче секретаре Илкам Мәүлетхуҗинның вафатына бәйле рәвештә кайгы уртаклашты. 1983 елда Илкам Мәүлетхуҗин партиянең Баулы райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Аның җитәкчелегендә социаль объектлар төзелде, районның торак пунктларын төзекләндерү эшләре башкарылды, Баулы районы халкының хезмәт һәм көнкүреш шартлары яхшыртылды. XI чакырылыш ТАССР Югары Советы депутаты... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов ташламалы ипотека программасын озайту мөмкинлеге турында әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган ел Россиядә кертелгән 6,5 процентлы ташламалы ипотека программасын озайтуны максатка ярашлы дип атады. Бу хакта ул «Төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе утырышында хәбәр итте. Видеоконференция режимында узган утырышта шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.... Читать дальше...

«Мин татарча сөйләшәм» музыкаль конкурсына Милли китапханәдә йомгак ясала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Yummy Music лейблы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Мин татарча сөйләшәм» конкурсына йомгак ясый һәм бәйгедә катнашучылар белән таныштыра. Концертта катнашалар: Тимур Ямалов (Уфа), Оскар Юнысов (Gauga), Рәдиф Кашапов (qaynar), «Гыйлем», Алсу Салихова, Талия Мустафина, AliyaNur, Ралиф Ямалиев, Мурад Әл-Әнси, Элина һәм Алсу, «AyuBASSkan», Yatmas Dusai. «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең музыкаль бәйгесе 2016 елдан бирле уздырылып килә. Abadeli, Taraf, Ramilya Up... Читать дальше...

Казанда кыска ялганыш аркасында балалар бакчасында эвакуация үткәрелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда 395нче балалар бакчасында кыска ялганыш аркасында эвакуация үткәрелгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Бүген 12.25 сәгатьтә Серов урамындагы 395нче балалар бакчасында төтен чыгуы турында хәбәр килгән. Бакча персоналы тиз арада 207 баланы һәм 14 хезмәткәрне урамга чыгарган. Чакыру буенча килгән янгын сүндерүчеләр бинаның беренче катында кыска ялганыш булуын ачыклый. Читать дальше...

Башкортстанда Шәехзадә Бабич исемендәге яшьләр премиясенә гаризалар кабул ителә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Башкортстанда 2019 һәм 2020 елларга әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Шәехзадә Бабич исемендәге Дәүләт яшьләр премияләренә гаризалар кабул итү игълан ителде. «Башинформ» хәбәр итүенчә, премия талантлы һәм инициативалы яшьләрнең үз-үзләрен күрсәтү сәләтен үстерүгә, Башкортстан мәнфәгатьләрендә иҗади мөмкинлекләрен ачуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. Яшьләр премиясен алу өчен: - тәкъдим ителгән көнгә кадәр 1 елдан да ким булмаган вакыт эчендә иҗат ителгән һәм халык алдында башкарылган... Читать дальше...

Ике ел эчендә татар теле һәм әдәбиятыннан сертификацияле дәреслекләр кайтуы көтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәктәпләренә ике ел эчендә татар теле һәм әдәбиятыннан сертификацияле дәреслекләр кайтырга тиеш. Дәреслекләр җитмәү проблемасын Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында депутат Илшат Әминов күтәрде. «Кайбычның аерым мәктәпләрендә, Казанның 2 нче татар гимназиясендә татар мәктәпләре өчен татар теленнән сертификацияләнгән дәреслекләр җитми», — диде Илшат Әминов.  «Әгәр дәреслекләр турында әйтсәк, федераль дәрәҗәдә процедуралар булырга тиеш. Читать дальше...


Музыкальные новости
Nirvana

Умер бывший продюсер группы Nirvana Стив Альбини





Персональные новости
Динамо

Астраханское «Динамо» потерпело разгром в Ставрополе, а с ним и проиграло весь раунд





Песков: Путин коронавирустан икенче прививка ясатуы турында үзе сөйләячәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Covid-19 инфекциясеннән вакцинаның икенче компоненты белән прививка ясатуын үзе хәбәр итәчәк. «Президент икенче уколны ясатачак. Беренче укол турында әйткән кебек, ул икенчесе турында да хәбәр итәчәк», - диде журналистларга РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков. Владимир Путин вакцинаның беренче компонентын 23 мартта алды. Нинди препарат кулланылганын ул хәбәр итмәде.

Марат Сафиуллин 5 млн сумнан арткан керемгә салым түләү тәртибен аңлатты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин 5 млн сумнан арткан керемгә салым түләү тәртибен аңлатты. «Һәр салым агенты (искәрмә — эш бирүче) физик затка түләнә торган акча буенча салым суммасын үзе исәпли. Хезмәткәр кеременең ел дәвамында 5 млн сумнан арткан өлешенә НДФЛ ставкасы 15 процентны тәшкил итә», — диде Марат Сафиуллин. Брифингта аңлатылганча, салым агенты хезмәткәрнең башка агентлардан күпме керем алганын белергә хокуклы түгел. Читать дальше...

Татарстанның мәктәп ашханәләрендә азык-төлек блоклары ремонтланачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан мәктәпләрендәге ашханәләрдә 1 июньнән азык-төлек блокларын ремонтлый башлаячаклар. Бу хакта парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов әйтте.   Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов балаларны кайнар ризык белән тукландыру мәсьәләсе буенча Биектауда парламент президиумы утырышы узганын искәртте. Бу юнәлештә эш барышы белән кызыксынды. Читать дальше...

Казан мэриясендәге хезмәткәрләр өчен татар теле курслары оештырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан мэриясендәге хезмәткәрләр өчен татар теле курслары оештырылачак. Дәресләр ике дәрәҗәгә бүленеп укытылачак. «Муниципаль хезмәткәрләр татар телен аз белә дип әйтәбез. Бик күпләр татарча белә икән, гаҗәпләндем. Тел актив кулланылмый гына. Шунлыктан, татар теле курсларын оештырып җибәрергә ниятләдек», — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова. Татар теле укытучысы Рашат Якупов әйтүенчә... Читать дальше...

Казанда быел илкүләм проект буенча 23 урамга ремонт ясалачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Быел Казан агломерациясендә «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проекты буенча гомуми озынлыгы 61,6 чакрым тәшкил иткән 23 объект төзекләндереләчәк. Шуларның 11е – Казанда (Гагарин, Маршал Чуйков, Беломорск, Голубятников, Магистраль һ.б. урамнар). ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, нәтиҗәдә агломерациядәге юлларның 84,5 проценты норматив хәлгә китереләчәк. Чаллы агломерациясендә исә гомуми озынлыгы 48,4 чакрым... Читать дальше...

Татарстан артистларының чыгышларын чикләү буенча Башкортстан белән сөйләшү булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Башкортстанда кайбер артистларның чыгышларын чикләү мәсьәләсендә ике республиканың мәдәният министры арасында сөйләшү булган. Депутат Илшат Әминов Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинованы маршрут кәгазьләре юк дип, гастрольләргә кертелмәве турында сорау бирде. ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, Башкортстан Мәдәният министрлыгы белән сөйләшү булган. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Поцарапанному пандой Катюшей киперу подарили футболку с извинениями


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Даниил Медведев

Тарпищев: нельзя Медведева назвать главным претендентом на золото Олимпиады


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

10 РЕДКИХ животных из Красной книги, которых можно встретить в Москве





Путин в России и мире
Москва

Си отказал Макрону в просьбе, связанной с Путиным. В Москву прибыл лидер Кубы


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко рассмотрит заявление об убежище от польского суди Шмидта




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Концерт

Концерт Ансамбля песни и пляски Северо-Кавказского округа войск Национальной гвардии России, посвященный Дню Победы, прошел в КЧР



Москва

Озоновые Дыры: Вызов современности, Взгляд Романа Терещенко

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net