«Мин татарча сөйләшәм» музыкаль конкурсына Милли китапханәдә йомгак ясала
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Yummy Music лейблы һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Мин татарча сөйләшәм» конкурсына йомгак ясый һәм бәйгедә катнашучылар белән таныштыра. Концертта катнашалар: Тимур Ямалов (Уфа), Оскар Юнысов (Gauga), Рәдиф Кашапов (qaynar), «Гыйлем», Алсу Салихова, Талия Мустафина, AliyaNur, Ралиф Ямалиев, Мурад Әл-Әнси, Элина һәм Алсу, «AyuBASSkan», Yatmas Dusai. «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең музыкаль бәйгесе 2016 елдан бирле уздырылып килә. Abadeli, Taraf, Ramilya Up, Zakaria, «Бәллүр», «Карт аяк» төркемнәре, Азат Гыймадиев, Радик Мусин тамашачыга бу конкурс ярдәмендә танылды, дип искәртә оештыручылар. «Конкурс нәтиҗәләрен оештыручылар «Фатирник» ачык концерт форматында билгели. Алдагы елларда ул «Дом вне времени» мәйданчыгында, Алафузов фабрикасында, «Старый рояль» джаз кафесында, «Camorra Pizza e Birra» барында узган. «Бу юлы концерт безнең өчен үз булып киткән Милли китапханәдә оештырылачак, һәм шуның белән без даими рәвештә уза торган татар концертлары сериясен ачабыз — алар китапханәнең конференц-залында һәм MOÑ мәйданчыгында узачак», — ди оештыручылар. «Мин татарча сөйләшәм» музыкаль фатирнигы 18 апрельгә билгеләнгән. Концерт 18.00 сәгатьтә башлана.