123ru.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2021

Новости за 21.04.2021

Актаныш районы башлыгы урамнарны яшелләндерүгә өлеш кертте

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 21 апрель, «Татар-информ, «Актаныш-информ» ). Бүген Актаныш технология техникумы студентлары Салих Хөснияров урамы буйлап, өстәп чыршы үсентеләре утыртты. Әлеге игелекле гамәлгә район башлыгы Энгель Фәттахов та кушылып, чыршы агачы утыртты.  «Һәр кеше үз гомерендә ким дигәндә ике агач утыртырга тиеш, диләр. Шуңа күрә район белән бергәләп айлык кысаларында агач утырту эшләрен башкарып чыгарга иде. Райондашларны анда актив катнашырга чакырам. Һәрберебезнең урам аллары, ихаталары, эшләгән урыннары бар. Читать дальше...

Калугада Бөек Ватан сугышында һәлак булган татарстанлыларның каберләре табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бөек Ватан сугышы елларында Калуга өлкәсендә һәлак булган Татарстан сугышчыларының исемнәре ачыклаган. Биш солдатның туганнары Калуга өлкәсендә җирләнгән каберләр янына барган. «Без „Не ради славы — ради жизни на земле!“ дигән икенче китап тәкъдим иттек. Анда Бөек Ватан сугышында Калуга өлкәсендә вафат булган солдатлар бар. Китапны төзегәндә билгесез солдатларның биш туганын ачыкладык. Алар барысы да Татарстаннан: Казан һәам Чаллы шәһәрләреннән... Читать дальше...

Ростуризм юлламалар буенча кэшбэк программасын киңәйтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»).  Узган ел Россия буенча юлламалар өчен кешбэк программасын эшләтеп җибәргәннән соң, аннан миллионнан артык граждан файдаланды. Алар бергәләп  20 миллиард сумга якын тур сатып алган, туристларга барлыгы дүрт миллиард сумга якын акча кайткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. Ростуризм башлыгы Зарина Догузова сүзләренчә, программа ярдәмендә Россиядә яшәүчеләр илнең көньягында гына түгел, ә яңа урыннарга сәяхәт итә башлаган. Традицион юнәлешләрдән тыш, сатып алулар исемлегенә Санкт-Петербург... Читать дальше...



Россия Фәннәр академиясе киләчәктә ихтыяҗ булачак һөнәрләрне әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Галимнәр киләчәктә уңышка ирешү өчен, катнаш өлкәләрдә һөнәр сайларга киңәш итә. Бу хакта Россия Фәннәр академиясе вице-президенты Ирина Донник «Говорит Москва» радиостанциясендә сөйләде. Беренче чиратта ул табигый фәнни белгечлекләрне билгеләп үтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә. «Бу физика, математика, химия, биология. Әмма алар иң авырлары да, шуңа күрә монда безгә мөмкин кадәр күбрәк яшьләр кирәк», — диде белгеч.   Донник сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә йөз мең айтишник кытлыгы сизелә... Читать дальше...

Путин юлламасыннан соң Татарстанның югары уку йортларында бюджет урыннары артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юлламасында ике ел эчендә илнең югары уку йортларында тагын 42 мең бюджет урыны булдыруны йөкләде. Аларның бер өлеше Татарстанга да туры киләчәк. Әлегә республика уку йортларында күпме өстәмә урыннар ачылачагы билгеле түгел. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2021 елның көзендә республика югары уку йортларына якынча 20,2 мең студент кабул итү планлаштырылган. Хәзер 16,7 меңнән артык студент бюджет бүлегендә белем ала. Читать дальше...

Татарстан Министрлар Кабинеты минималь куллану бюджетын 17 639 сум итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Татарстан Хөкүмәте 2021 елның I кварталында минималь куллану бюджетын раслады. Бу күрсәткеч 17 639 сум тәшкил итте. Бу карарны бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Минималь куллану бюджеты кеше ихтыяҗларын тәэмин итә торган товарлар кергән минималь куллану кәрзине турындагы мәгълүматлардан чыгып исәпләнә. Монда яшәү өчен кирәкле ризык, гади кием һәм аяк киеме, санитария һәм гигиена чаралары, шулай ук яшәү өчен кайбер мөһим хезмәтләр исәпкә алына.

Минзәлә театры Казан театр училищесы студентларын үз сәхнәсе белән таныштырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казан театр училищесының чыгарылыш курс студентлары Минзәлә театрының эш шартлары белән танышты. Студентлар Минзәләгә театр җитәкчелеге чакыруы буенча килде. Алар Минзәлә театр артистларына һәм Минзәлә педагогика көллияте студентларына үзләренең диплом эше булган «Ай тотылган төндә» спектаклен күрсәттеләр. Соңыннан Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев, Казан театр училищесы педагогы, студентларның сәхнә теле укытучысы Инсаф Абдулла һәм... Читать дальше...

Мантуров ковидтан «Спутник Лайт» вакцинасын теркәү вакытын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»).  Россиядә коронавируска каршы «Спутник Лайт» вакцинасы ел ахырында теркәлергә мөмкин. Аны айга 30 миллион дозадан артык җитештерү планлаштырыла. «Без май ае вазгыятенә карап эш итәчәкбез», — диде ул. Бу турыда Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка сылтама белән РИА Новости  хәбәр итте. «Ел ахырына айга 30 миллионнан артык доза җитештерә алабыз», — диде министр һәм бу максатка алданрак та ирешергә мөмкинлеген белдерде. «Спутник Лайт» вакцинасы... Читать дальше...



Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Бүген Татарстанда COVID-19 коронавирусыннан ике кеше үлеме расланган. 1948 елда туган һәм 1973 елда туган ир-атлар ковид корбаны булган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы ачыклаганча, үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Бүгенге көнгә Татарстанда коронавирустан 451 кеше үлгән. Бүгенгә булган мәгълүматлар буенча, узган тәүлектә Татарстанда 35 кеше коронавирус йоктырган. Республикада барлыгы 20133 кеше ковид йоктырган.

Казан мэрының дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе Дмитрий Хафизов вафат

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Бүген, 21 апрельдә Казан мэрының дин мәсьәләләре буенча киңәшчесе, Татарстан Иҗтимагый палата әгъзасы Дмитрий Хафизов вафат булган. Бу мәгълүматны Казан мэриясе матбугат хезмәтендә расладылар. «Татар-информ» агентлыгы чыганагы мәгълүматы буенча, ул коронавирустан соң сәламәтлеге какшау сәбәпле, вафат булган. Соңгы өч атнада Дмитрий Хафизов хастаханәдә дәваланган. Ул Татарстан башкаласына Мәрьям Ана Казан иконасын кайтаруда актив катнашкан. Дмитрий Хафизов 1964 елда Саратовта туган. Читать дальше...

Бишкәк шәһәрендә «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәрендә «Татар кызы» бәйгесенең җиңүчесе билгеле булды. Чараны «Туган тел» татар-башкорт мәдәни үзәге оештырды. Анда Талас, Бишкәк һәм Ош кебек төрле төбәк кызлары катнашты. Бәйге дефиле, визит карточкасы, интеллектуаль, иҗади һәм аш-су әзерләү этапларыннан торды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Катнашучылар үзләренең рәсемнәрен күрсәтте, милли биюләр башкарды, скрипкада уйнады. Шулай ук татар... Читать дальше...

Васил Шәйхразыев Минзәләнең «Шатлык» балалар бакчасында булды

Tatar-inform.tatar 

(Минзәлә, 21 апрель, «Татар-информ», «Минзәлә-информ» , Дильфас Галиев). Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Минзәләгә сәфәр кылды. Ул район башлыгы Айдар Сәлахов һәм башка кунаклар белән бергә «Шатлык» 11нче балалар бакчасында булды. Балалар бакчасында кунаклар «йолдызларга юл» (космос зонасы), «Татар йорты” мини-музеен, билингваль кабинетта рус телле балаларга туган тел дәресен, музыка залында Идел буе халыкларының бию композициясен... Читать дальше...

Көчле җил сәбәпле, Казанда автомобиль өстенә агач ауган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанның Маяковский урамында юлга һәм туктап торган Opel автомобиленә зур агач ауган. Фото социаль челтәрләрдә чыкты. Автомобиль йөртүчесе зыян күрү турында хәбәр юк. «Татар-информ» ачыклаганча, бу хәл бүген көндез Университетская урамы буйлап 4/34 йорты каршында булган. Шаһитлар сүзләренчә, агач көчле җил аркасында ауган.

Песков: Путин тәкъдим иткән ярдәм чараларына бюджетта акча җитә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Россия бюджетында Владимир Путин тәкъдим иткән бурычларны үтәү өчен кирәкле акча бар. Түләүләр һәм башка ярдәм чаралары Финанслар министрлыгы белән килештерелгән. «Барлык бу инициативалар җентекләп эшкәртелә һәм, әлбәттә, ниндидер инициативалар бюджет балансы бозылуга китерергә мөмкин булган вазгыять рөхсәт ителми. Бу хакта сүз дә була алмый», — диде РФ Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков «Комсомольская правда» радиосы эфирында.

Бариев: Путинның юлламасы россиялеләрнең гомер озынлыгын арттыруга юнәлдерелгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путинның юлламасы кеше потенциалын саклауга һәм үстерүгә, Россия халкының тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. Мондый фикерне Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев әйтте. «2030 елга Россиядә уртача гомер озынлыгы 78 яшь булырга тиеш. Социаль яклау, туклану, сәламәтлек саклау, балалы гаиләләрне яки балалар тууга бәйле мәсьәләләр буенча мотивацияләү мөһим», — диде Марат Бариев. Үз юлламасында дәүләт башлыгы балалы гаиләләргә ярдәм итүгә басым ясады, диде ул. Читать дальше...

Мәскәү өлкәсендә егерменче Сабан туе Красногорск шәһәрендә уза

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). 19 июньдә Мәскәү өлкәсенең Красногорск шәһәрендә Сабан туе — татар һәм башкорт халкының милли бәйрәме узачак. Беренче тапкыр аны 2020 елда үткәрергә планлаштырганнар иде, әмма коронавирус сәбәпле, бәйрәм чаралары кичектерелде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Безнең диаспоралар яшәгән бөтен җирдә Сабан туе үткәрелә. Бу безнең чыганаклар, безнең тарих. Һәм без хезмәттәшләребезне, башка милләт дусларыбызны, башка халыкларны үз мәдәниятебез белән таныштырабыз. Читать дальше...

26 апрель көнне Кырлайга бушлай трансфер оештырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 26 апрель көнне Кырлайда 11.30 сәгатьтә шигырь бәйрәме башланып китә. Барырга теләүчеләр өчен бушлай трансфер оештырыла. «Тукаебыз күңелендә җылы хисләр калдырган, аның шагыйрьлек сәләте формалаша башлаган Кырлай авылында Шигъри бәйрәм була. Барырга теләге булганнар өчен Камал театры яныннан автобуслар китә», — диде Республика күләмендә Тукайның 135 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган чаралар программасына багышланган матбугат конференциясендә... Читать дальше...

Фәрит Мөхәммәтшин: Президент юлламасы төбәкләр үсеше өчен яңа мөмкинлекләр ача

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Төп юнәлеше эчке сәясәт мәсьәләләре, ә дәүләтнең киләчәк үсешенең төп өстенлеге итеп халыкны саклау билгеләнгән юллама, һичшиксез, зур социаль блок белән аерылып торды. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтте. Владимир Путин берничә тапкыр «Бердәм Россия» тәкъдимнәренә сылтама ясады, алар халыкка социаль ярдәм күрсәтү, сәламәтлек саклау һәм мәгарифне үстерү буенча өстәмә чараларга кагыла, диде ул үз чыгышында. «Россия лидерының киләчәктә... Читать дальше...

Мәскәү өлкәсендә Тукайга багышланган күргәзмә ачыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). 25 апрельдә 15.00 сәгатьтә Мәскәү өлкәсенең «Остафьево» — «Русский Парнас» дәүләт музей-утарында «Тукай. Майоров. Отражение» күргәзмәсе ачылачак. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Күргәзмәдә Тукай портретлары тәкъдим ителәчәк. Ленинград рәссамы Игорь Майоров аларны 1980 елларда шагыйрьнең 100 еллыгына ясаган. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. Портретлар Александр Колосковның шәхси коллекциясеннән алынган. Читать дальше...


Музыкальные новости
Карина Кокс

«Накинулись на нас как голодные собаки на кусок мяса!» Участники шоу «Сокровища императора»обвинили Карину Кокс и Женю Искандарову в беспринципной игре ради победы





Персональные новости
Александр Бастрыкин

Бастрыкин взял на контроль дело о калечащем пациентов нейрохирурге из Москвы





Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстанда көчле җил көтелү турында кисәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Евгений Калашников). Гадәттән тыш хәлләр мннистрлыгы Татарстанда көчле җил көтелү турында хәбәр таратты. Җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә синоптиклар. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге мәгълүматлары буенча, 21 апрельдә, кич һәм 22 апрельдә, төнлә республикада җил көньяк-көнчыгыштан һәм секундына 17-22 метр тизлек белән исәчәк. Казанда җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Читать дальше...

Табиб: Нәселдә аллергиядән тилмерүчеләр булса, балага да күчәргә мөмкин

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Казанның 7нче шәһәр хастаханәсе аллергология үзәге табибы Дамира Әхмәтҗанова аллергия әти-әниләрдән балаларга күчү ихтималы турында сөйләде. «Иң беренче чиратта, аның нәселдән килә торган авыру икәнен әйтү кирәк. Әти-әнинең берсе аллергия белән авырса, балага да күчү ихтималы 20 процент, икесе дә авырса, 50-80 процентка кадәр үсә. Аллергия балага күчмәсен өчен, нәрсә эшлим икән, дип сорап киләләр. Ул лотерея сыман дип җавап бирәм: геннарыгыз эләксә... Читать дальше...

Ульяновск өлкәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Ульяновск өлкәсенең Ульяновск бистәсендә Татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп үттеләр. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, «Звездный» кинозалында узган бәйрәмгә төрле милләт вәкилләре җыелган. Фойеда кунаклар өчен татар милли ашларыннан әзерләнгән өстәл һәм, әлбәттә инде, татар халкының традицион ризыгы – баллы чәк-чәк куелган. Гамәли иҗат күргәзмәләре, фотокүргәзмә, камыр ризыклары һәм милли атрибутлар белән сәүдә, фотозона оештырылган. Шулай ук татар биюе буенча мастер-класс үткәрелгән. Читать дальше...

Каюм Насыйри һәм Риза Фәхретдин премиясе лауреатлары билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Каюм Насыйри һәм Риза Фәхретдин премиясе лауреатлары быел 23 апрельдә Туган тел форумы кысаларында бүләкләнәчәк. Республика күләмендә Тукайның 135 еллыгына һәм Туган тел көненә багышланган чаралар программасына багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге мөдире Энҗе Гыйззәтуллина лауреатлар һәм премия турында белешмә белән таныштырды. Коллективлар арасыннан Каюм Насыйри премиясенә Казан... Читать дальше...

«СалаваТik» проектында «Яз җитә» җыры чыкты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары балалар өчен өчен ясаган «СалаваТik» проектының YouTube каналында өр-яңа җырлы-биюле видео — «Яз җитә» җыры чыкты. Җырның сүзләрен Фатих Кәрим, көен Җәүдәт Фәйзи язган. «Яз җитә» җырын без бик яратып җырлыйбыз. Сүзләре дә бик җиңел. Җырны ишеткәч, биисе генә килеп тора. Ул безне караучы нәни дусларыбызга да ошар дип уйлыйбыз», — ди «СалаваTik»лар төркемендә җырлаучы Эмилия Галимҗанова. Ул «СалаваTik»ларда жираф костюмында чыгыш ясый, дип хәбәр итте оештыручылар. Читать дальше...

«Ядкәрләрдә — Тукай рухы» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен 26 апрельдә бүләклиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» иҗади бәйгесе җиңүчеләрен Казанда Габдулла Тукай әдәби музеенда 26 апрельдә бүләкләячәкләр. Музей директоры Гүзәл Төхвәтова «Татар-информ» хәбәрчесенә «Ядкәрләрдә — Тукай рухы» иҗади бәйгесе икенче тапкыр үткәрелүен әйтте. Беренчесе музейда ремонт эшләренә кадәр үткәрелгән. «Бәйгене 21 февральдә башлаган идек. Конкурс шартлары буенча, мәктәп укучылары Тукай музеенда саклана торган шәхси ядкәрләр турында проза яисә... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Сотрудники Росгвардии приняли участие в чемпионате Центрального округа по боксу.


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Елена Рыбакина

Рыбакина о смене гражданства: «Я никому ничего не доказываю. В меня поверил Казахстан, чему я очень рада»


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Дружба» подвело итоги деятельности в сфере экологической безопасности





Путин в России и мире
Москва

Путин 22 апреля проведет в Москве переговоры с президентом Азербайджана Алиевым


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко сравнил Всебелорусское народное собрание с «пустотой»




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

В Москве арестован на пять суток историк-публицист Сергеев за пост памяти Навального



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Тимати купил бронированный автомобиль за десятки миллионов рублей



Москва

25 школ откроется в Московской области в этом году

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net