Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Апрель
2021

Новости за 16.04.2021

Актаныш районында рус милли-мәдәни берләшмәсе бүлеге ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Актаныш район үзәгендә «Татарстан Рус милли-мәдәни берләшмәсе» республика иҗтимагый оешмасының Актаныш бүлекчәсен оештыру буенча җыелыш булып узды. Күпчелек тавыш белән «Татарстан Рус милли-мәдәни берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы советы рәисе итеп Амерзьянова Юлия Валентин кызы сайланды. Район башлыгы Энгель Фәттахов рәислегендә үткән чарага район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, мәгариф, мәдәният бүлекләре җитәкчеләре... Читать дальше...

Россия тимер юллары күп балалы гаиләләр өчен җәйге поездларга ташлама тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Россиядә күп балалы гаиләләр 31 августка кадәр җәйге поездларга 20 процентлы ташлама белән билетлар рәсмиләштерә алачак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Россия тимер юллары» холдингы сайтына сылтама белән хәбәр итә. «„Россия тимер юллары“ холдингы инде өченче ел рәттән өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә, кечкенә балалары 18 яшькә җитмәгән очракта, Россия буйлап сәяхәт итәргә уйласалар, поездда „Зур гаилә“ акциясеннән файдалану мөмкинлеген бирә. Әлеге... Читать дальше...

«Табан» хип-хоп фестивалендә Башкортстан һәм Татарстаннан җиде артист катнашачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда узачак «Табан» хип-хоп фестивалендә Башкортстан һәм Татарстаннан җиде артист катнашыр дип көтелә. Yummy Music лейблына нигез салучы Ильяс Гафаров «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, 22 апрельдә 21.00 сәгатьтә ике республиканың иң яхшы милли рэп-сәхнәсе вәкилләре онытылмаслык кичә оештыру өчен Werk арт-киңлегендә җыелачак. Катнашучылар арасында рэпер Усал, татар трэпы вәкиле K-Ru, диджей Malsi Music, Башкортстан рэперы Rena RNT... Читать дальше...



Казан, Түбән Кама һәм Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). 17 апрельдә Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләре һәм Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшләячәк. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ярминкәләрдә иртәнге алтыдан фермерлар җитештергән продукцияне үтемле бәядән сатып алып булачак. Казанда ярминкә мәйданчыклары барлык районнарда да ачыла. Әйтик, Авиатөзелеш районында яшәүчеләр өчен мондый мәйданчыклар - Ленинград урамы, 7, Беломорск һәм Гудованцев урамнары чатында... Читать дальше...

Бөекбританиядә коронавирус инфекциясенең яңа штаммы табылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Бөекбританиядә коронавирусның штамм-мутантын ачыклаганнар. РИА Новости агентлыгы белгечләргә сылтама белән хәбәр иткәнчә, ул яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенең башка вариантлары белән чагыштырганда йогышлырак һәм вакциналарга бирешми торган булырга мөмкин. Беренче тапкыр әлеге мутация Һиндстанда табылган, шуңа күрә ул Британия һәм Бразилия штаммнары аналогиясе буенча шартлы рәвештә «һинд» мутациясе дип атала. «Иҗтимагый сәламәтлекне саклау идарәсе... Читать дальше...

Ростуризмда кешбэк белән юлламалар сату кайчан тәмамланачагы хакында сөйләделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Гаммәви мәгълүмат чараларында Россия Хөкүмәте тарафыннан туристик кешбэк программасының яңа этабы өчен бүленгән ике миллиард сум акчаның бетүе турында хәбәр чыкты. Әмма Ростуризмда билгеләп үтүләренчә, сатулар планлаштырылганча 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Ведомствода әлеге сумманың бетүе турындагы мәгълүматны расламадылар да, кире дә какмадылар. Элегрәк туроператорлар, сатулар динамикасы һәм клиентларның кешбэк программасына... Читать дальше...

Коронавируска каршы прививка ясаткан россиялеләрнең саны 8 миллионнан артып киткән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Россиядә 8 миллионнан артык кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. Вакцинация узучыларның артуы «бик якын арада» чикләүләрнең гамәлдән чыгарылачагына өметләнергә мөмкинлек бирә. Вице-премьер Татьяна Голикова РФ Сәламәтлек саклау коллегиясе утырышында шундый фикере белән уртаклашты. «Вакцинация үткәрү зур әһәмияткә ия, Россия дөньяда тәүге вакцинаны теркәгән беренче ил булды. Бу – бик тә мөһим һәм кирәкле эш, - дип искәртте вице-премьер. - Биредә... Читать дальше...

Минтимер Шәймиев «Яңарыш» фонды эшчәнлеге турында: Без әхлакый миссия үтибез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Егор Никитин). Республикада тарихи-мәдәни мирасны яңадан торгызу һәм саклау - аерым бер, югары әхлакый миссия. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу фондының попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев «Мәдәни мирас: Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрлеге» комплекслы проекты һәм «Адымнар» күп телле белем бирү комплекслары челтәрен оештыруның беренче этабын гамәлгә ашыруга багышланган бүләкләү тантанасында шулай дип белдерде. Читать дальше...



Роберт Миңнуллинның Инстаграм сәхифәсендә чыккан шигырьләре җыентык итеп басылган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Роберт Миңнуллинның вафатыннан соң нәкъ бер ел узгач «Газиз замандашларыма — инстадашларыма…» исемле яңа китабы чыкты. Китапка Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллинның инстаграм челтәрендә теркәлгәннән соң алып соңгы көненә кадәр өч елга якын вакыт эчендә язылган шигырьләре тупланган. Алар шагыйрьнең төрле халәтендә язылып, күңелен борчыган мөнәсәбәтен чагылдыра. «Әтиемне Инстаграм сәхифәсен булдырырга озак үгетләдем. Ул бирешмәгәч, 2017 елның июнь көннәрендә телефонын алдым да... Читать дальше...

Алексей Песошин Татарстанның Росреестр проектында катнашуы хакында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Росреестрның йомгаклау коллегиясе утырышында катнашты. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, ул коллегиядә республиканың цифрлаштыру өлкәсендәге уңышлары, Җир һәм күчемсез милек турында бердәм мәгълүмати ресурс булдыру проектында катнашуы хакында сөйләде. Песошин үз докладында Татарстанның Иркутск өлкәсе, Пермь һәм Краснодар крайлары белән бергә әлеге эксперимент гамәлгә ашырылачак дүрт сынау төбәгенең берсе булуы турында искәртте. Читать дальше...

КФУда Нәкый Исәнбәтнең Тукай турында моңарчы беркайда чыкмаган доклады тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова Татарстанның халык шагыйре, фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган 26 битлек докладыннан өзекләр укып үтте. Галимә беркайда да басылмаган докладны фольклорчының архивыннан тапкан. «Тукай бөтен гомерен, бөтен иҗатын халкына тугры булырга, татар халкын караңгылыктан чыгарырга өнди, аны культурада мәгърифәтле итүче кеше. Тукай халык иҗатын, авыз әдәбиятын өйрәнеп, үзенең иҗатын да халыкка якын итү юлын ачты. Читать дальше...

«Безнең заман» фестиваленең сайлап алу этаплары графигы билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). IX «Наше время-Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең сайлап алу этаплары узачак көннәр билгеле.  «Бүген республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Премьер-министры урынбасары — Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә IX «Наше время-Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестивален оештыру комитеты утырышы узды», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге. ... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов блогерларны Габдулла Тукай шигырьләрен укуда катнашырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов блогерларны Габдулла Тукай шигырьләрен укуда катнашырга чакырды. Ул Instagram социаль челтәрендәге үз сәхифәсендә бер видео урнаштырган. Анда Беренче канал журналисты Тимур Шәрәфетдинов рус телендә «Шүрәле» поэмасыннан өзек укый. «Блогерлар, кушылыгыз, әйдәгез, Тукайны укыйбыз!» - дип мөрәҗәгать иткән республика Президенты үз сәхифәсенә язылучыларга. 2021 елда Татарстанда билгеләп үтелә торган Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге... Читать дальше...

Югары Ослан районында зиратта каберләрнең җимерелүе хакындагы мәгълүмат дөрес түгел

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Павел Климчак). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында Татарстанның Югары Ослан районында зиратта каберләрнең җимерелүе хакындагы мәгълүматны кире кактылар. Бүген гаммәви мәгълүмат чаралары язып чыкканча, Югары Ослан районының Шеланга авылындагы рус зиратында билгесез кешеләр, имештер, вәхшиләрчә эш иткән: киселгән агачлар чардуганнар һәм каберләр өстенә авып, аларга зыян китергән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә... Читать дальше...

Самара өлкәсенең Яңа Мансур авылындагы ике чишмә проекты губернатор бәйгесендә җиңде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Похвистнево районы Яңа Мансур авылы проектлары «Содействие» губернатор проекты кысаларында уздырылган икенче иҗтимагый проектлар бәйгесендә җиңү яулаган. «Самара татарлары» сайты хәбәр иткәнчә, Похвистнево районының «Тубал чишмәсе» һәм «Пятра чишмәсе» иҗтимагый проектлары (Яңа Мансур авылында тәртипкә китерелгән кизләүләр) җиңүче дип табылган. Губернатор проектында катнашуның төп шарты – проектның физик яки юридик затлар, муниципаль берәмлек һәм өлкә бюджеты тарафыннан финанслануы... Читать дальше...

26 апрель көнне Казанда Шигырь бәйрәме үткәреләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 26 апрельдә Казанда Туган тел көне уңаеннан күп төрле чаралар, шул исәптән, Шигырь бәйрәме үткәреләчәк. Тукай премиясе лауреатлары да Казанда игълан ителәчәк. Әлеге мәгълүматны «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге раслады. Моңа кадәр «Татар-информ» Туган тел көненә һәм Тукай туган көнгә багышланган тантаналы чараларны, шул исәптән, Шигырь бәйрәмен дә Казанда уздырмыйча, Кырлай авылында үткәрү ихтималы турында язган иде . Читать дальше...

Казанда балаларны мәктәптә ашату буенча ата-аналардан килгән шикаятьләр саны кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Казанда балаларны мәктәптә тукландыруга карата укучыларның әти-әниләреннән килгән шикаятьләр саны ике тапкыр кимегән. Казан шәһәренең Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов «Балаларны мәктәптә тукландыру. Әти-әниләр контроле» ата-аналар җыелышында белдергәнчә, шикаятьләр санын киметүгә һәм аларның асылын тамырдан үзгәртүгә ирешелгән. «Хәзер ризыкның тәме, температурасы һәм туклануны оештыруга бәйле мәсьәләләр берән-сәрән һәм аерым мәктәпләрдә генә була», — диде докладчы. Читать дальше...

Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесендә башкорт җырчылары да катнашкан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Алинә Айдарова). Рәшит Ваһапов исемендәге фестивальнең генераль продюсеры Рифат Фәттахов сүзләренчә, XVII Ваһапов фестиваленең яшь башкаручылар бәйгесендә Башкортстанда яшәүче татар җырчылары да, башкорт җырчылары да актив катнаша. «Ел дәвамында бәйгегә игътибар кимеми. 112 гаризаның 30 проценты Башкортстан Республикасыннан кабул ителде. Бәйгедә катнашкан чып-чын башкортлар да рәхәтләнеп татар җырын башкара», — ди Рифат Фәттахов. Продюсер сүзләренчә, 112 катнашучының сиксән бере икенче турга сайлап алынды.

Луиза Янсуар театр лабораторияләрендә чыккан эскиз репертуарга керергә тиеш дип саный

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театры директоры Луиза Янсуар театр лабораториясендәге эскизлар театр репертуарына керергә тиеш дип саный. «Лабораторияләрдә эшләнгән эскизлар театрның ихтыяҗларына һәм куелган стратегиясенә бәйле рәвештә спектакль булып театр портфеленә керергә тиеш дип исәплим. Әсәрләр сайлаганда да кат-кат уйлап берничә вариант арасыннан безгә кулайрак булганына тукталырга тырыштык», — диде ул. Театр җитәкчелеге лабораториядә куеласы эскизларның сәхнәгә... Читать дальше...


Музыкальные новости
Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ





Персональные новости
Николай Патрушев

Патрушев заявил, что нелегальная миграция связана с угрозами терроризма





Белгечләр: Дөньяда коронавирус таралу тизлеге тиздән иң югары ноктага җитәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Дөньяда яңа төрдәге COVID-19 коронавирус инфекциясенең таралу тизлеге пандемия башланганнан бирле иң югары күрсәткечкә якынлаша. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы генераль директоры Тедрос Адханом Гебрейесуска сылтама белән хәбәр итә. «Бөтен дөньяда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны һәм үлем-китем очраклары безне борчый торган тизлектә артуын дәвам итә. Дөньяда яңа очракларның атналык күләме соңгы айларда ике тапкыр диярлек... Читать дальше...

Миңнеханов һәм Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия вәкиле белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт киңәшчесе, ЮНЕСКО Игелекле ихтыяр илчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясенең Җаваплы секретаре, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Григорий Орджоникидзе белән очрашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов очрашу барышында Григорий Орджоникидзега «ТАССР төзелүгә 100 ел» медален тапшырды. Читать дальше...

Төркиядә татар әдәбияты хакында җыенда Дәрдмәнд һәм Марсель Галиев янәшә телгә алынды

Tatar-inform.tatar 

(Истанбул, 16 апрель, «Татар-информ», Рушания Алтай). Төркиянең Инөнү университеты үткәргән фәнни конгресста татар әдәбиятына кагылышлы чыгышлар булды. Биредә Дәрдмәнд һәм Марсель Галиев иҗатлары яктыртылды, дип сөйләде шушы уку йорты галимәсе, филология фәннәре докторы Рамилә Яруллина-Йылдырым. Халыкара Азия тикшеренүләре аспирантлар конгрессын Инөнү университетының Көньяк Азия тикшеренүләре һәм гамәлгә кую үзәге оештырган. Җыенда Инөнү университеты аспирантлары Дәрья Бичәр Дәрдмәнд шигырьләрендәге... Читать дальше...

Татарстан халкы, кайнар элемтәгә шалтыратып, Төркия чикләре ачылу хакында белешә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Төркия һәм Танзаниягә чикләр ябылганнан соң Роспотребнадзор ачкан кайнар элемтәгә шалтыратулар вакытында бирелә торган сорауларның күпчелеге бу илләргә кабат барып булу вакыты турында. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләде. «Барыннан да ешрак чит ил чиген кайчан ачалар дип сорыйлар... Читать дальше...

Казанда ике бакчачылык ширкәте янында коры үлән яна

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда «Таң» һәм «Каенкай» («Заря», «Березка») бакча-дача ширкәтләре янында коры үлән яна. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр. Социаль челтәрләрдә һәм массакүләм мәгълүмат чараларында Көрәш сарае артында күренгән кара төтен фотосурәтләре чыкты. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә әйтүләренчә, бүген 12.49 сәгатьтә Казансу буенда Су спорт төрләре... Читать дальше...

Кариев театрының «Tamga» лабораториясе мәктәп темасына багышлана

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Кариев театрының чираттагы «Tamga» режиссерлар лабораториясе мәктәп темасына багышлана. Ул театрда 19 апрельдә старт ала. «Мәктәп киңкырлы төшенчә. Ул Кариев театры тамашачысына бик якын тема. Былтыргы лабораториягә әкият темасы алынып, ул кечерәк балалар өчен булса, быелгысы зуррак балаларны күздә тота», — диде лабораториянең кураторы Нияз Игъламов. «Сөмбел Гаффаровның „Самат һәм Кара Король“ пьесасы кече яшьтәге балаларны күздә тотып сайланды. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Росгвардия обеспечила правопорядок во время футбольного матча «ЦСКА» - «Спартак» в Москве


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Опыт проведения Всероссийской акции «Вода России» представлен на межведомственном заседании в Ташкенте





Путин в России и мире
Москва

Путин поручил сократить время пути поездов от Москвы до Черного моря до 16 часов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Минск не исключает попыток оппозиции оторвать часть территории Белоруссии в пользу НАТО




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Ru24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Прокофьев

Мариинский театр исполнил оперу Прокофьева в честь дня рождения композитора



Москва

Пыль из пустыни Сахара добралась до улиц Москвы

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net