Пермь краеның Барда авылында VIII Ягъфәров укулары булды
(Казан, 13 апрель, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Пермь краеның Барда авылында VIII Ягъфәров укулары узды. Чара Рәшит ага Ягъфәровның 75 еллык юбилеена багышланды. Рәшит аганы Барда халкы хөрмәт итә. Күпләр өчен фольклорчы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Рәшит ага Казанны ача, укырга керергә һәм гомумән үзләрен татар дөньясында табарга ярдәм итә. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. Чарада шулай ук Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, танылган драматурглар... Читать дальше...