Коткаручылар Саба районында урманда адашкан ир-атны зират янында тапкан
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ»). Коткаручылар бер сәгать дәвамында Саба районында урманда адашкан өлкән яшьтәге ир-атны эзләделәр, дип сөйләделәр «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
112 ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыру бердәм номерына 70 яшьлек ир-атның Шәмәрдән авылындагы профилакторий янында урманда адашуы турында хәбәр алынган. 4нче зона-коткару отряды коткаручылары шунда ук урынга чыгып, полиция хезмәткәрләре белән бергә югалган кешене эзли башлаган.
Нәтиҗәдә, ир-ат зират тирәсендә табылган. Аңа медицина ярдәме кирәк булмаган.