Удмуртиядә «Язгы тамчы» яшь башкаручылар конкурс – фестивале узды
4 май көнне Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йортында яшь башкаручыларның 27 нче «Язгы тамчы» конкурс – фестивале узды. Яшь башкаручылар милли моңнарыбызны инструменталь уен коралларында яңгыратты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурска 39 яшь талант җыелды – алар Ижевск, Можга, Глазов, Сарапул һәм Можга районының Зур Уча авылы балалар сәнгать мәктәпләре укучылары. Әгерҗедәге балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре дә музыка коралларының осталыгын күрсәтте.
Чараны Удмуртия Республикасы Милли сәясәт министрлыгы, Удмуртиянең Татар иҗтимагый үзәге, Халыклар дуслыгы йорты, «Яңарыш» газетасы редакциясе оештырды.
Фестиваль традицион рәвештә зур гала-концерт белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.