Чаллы янында җиңел автомобиль бензовозга килеп бәрелгән, ике кеше зыян күргән
(Чаллы, 26 апрель, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы янында җиңел автомобиль бензовозга килеп бәрелгән, нәтиҗәдә бер хатын-кыз һәм алты яшьлек бала зыян күргән. Җирле Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, авария М7 трассасының Чаллыдан Алабугага илтә торган өлешендә булган. Skoda автомобилен идарә иткән 47 яшьлек ир-ат бензовозның артына килеп сыланган. Ашыгыч ярдәм бригадасы төрле тән җәрәхәтләре алган 35 яшьлек хатын-кызны һәм алты яшьлек кызны Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озаткан. ЮХИДИ идарәсендә искәртүләренчә, бала автокреслога утырмаган булган.