Татарстан мөфтие яңа урынбасарлар билгеләде
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ»). ТР мөселманнары Диния нәзарәте Корылтае делегатлары тарафыннан Татарстан мөфтие итеп сайланган Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния Нәзарәте җитәкчелегендә үзгәрешләр кертте. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, беренче кадрлар үзгәреше мөфтинең ике киңәшчесенә кагылды. Бу көннәрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте коллективына алар мөфти урынбасарлары сыйфатында тәкъдим ителде. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары итеп моңа кадәр 2019 елдан бирле шул ук мәсьәләләр буенча җаваплылыкны тоткан Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров билгеләнде. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты генераль директоры Ришат Хәмидуллин ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча урынбасары вазифасына кереште. Исегезгә төшерәбез, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең VII Корылтаенда ТР мөфтиенең беренче урынбасары итеп Казанның «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов сайланды, ул үзен 2017 елдан башлап ТР мөфтиенең рәсми оешмалар белән эшләү буенча урынбасары вазифасында уңай яктан күрсәтте. Камил хәзрәт кадрлар үзгәрешен дәвам итәчәк.