Рөстәм Миңнеханов Кырлайга килде
(Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бу минутларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районы Яңа Кырлай авылына килде.
Республика җитәкчесе Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексында булып, экспозицияне караячак. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салыр, дип көтелә.
«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында яңартылган һәм җиһазландырылган заманча типтагы модельле китапханәдә булыр дип ниятләнә.
Шулай ук, музейда татар интеллигенциясе белән очрашачак.
Очрашудан соң Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган шигъри митинг узачак.