Чаллыда «Адымнар» күптелле белем бирү комплексына өч балалар бакчасы кертелгән
(Чаллы, 12 март, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллының өч мәктәпкәчә учреждениесе «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы составына керде. Сүз 34нче («Алтын балык»), 106нчы («Забава») һәм 122нче («АБВГДейка») балалар бакчалары турында бара, дип аңлатты журналистларга автошәһәрнең Мәгариф идарәсе башлыгының беренче урынбасары Нәркиз Кашапов.. Ике мәктәпкәчә учреждение (34 һәм 106) берничә ел балаларны инглиз теленә өйрәтү программасы буенча эшли һәм хәзер беренче төркемнәрен чыгарырга әзерли. Читать дальше...