Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2021

Новости за 16.02.2021

КФУда Татарстан җитәкчеләре өчен татар теленнән икенче тапкыр курслар оештырыла

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан Республикасы Президенты Аппараты заказы һәм аларның ярдәме нигезендә ноябрь һәм декабрь айларында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты нда Татарстанның югары даирә җитәкчеләре, министрлар өчен татар теле курслары үтте. «Барлыгы 31 кеше йөрде, шуларның уналтысы — министрлар. Җитәкчеләр өчен курсларны марттан башларга уйлыйбыз. Министр урынбасарлары, төрле ведомство, оешма җитәкчеләре өчен шундый ук курсларны оештырырга уйлыйбыз. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Чаллыда православие һәм мөселман мәктәпләре ачарга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Чаллыда балаларга гаиләдә белем бирү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Хәзерге вакытта шәһәрдә шундый формада укучы малайлар һәм кызларның саны 200дән артып китә. Балалар мәктәпкә йөреп сыйфатлы белем ала алсын һәм аларга социальләшергә мөмкинлек бирү өчен шәһәрдә православие һәм мөселман мәктәпләре ачарга кирәктер, мөгаен. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәр советының V утырышында шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. «Безне гаиләдә белем бирү мәсьәләсе бик тә борчый... Читать дальше...

Чаллыда ТР Президентыннан яңа күп профильле хастаханә проектын хуплавын сорадылар

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 16 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Шәһәр советы депутаты, ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев Чаллы шәһәр советының йомгаклау утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановтан күп профильле хастаханә төзү проектын хуплавын сорады. Мөхәммәдиев билгеләп үткәнчә, пандемия бер сәгать эчендә һәр гражданинның тормышын үзгәртте, сәламәтлек саклау системасы өчен җитди сынауга әверелде, зур медицина учреждениеләренә кыска гына вакыт эчендә профилен үзгәртергә туры килде. Читать дальше...



«Күңел» радиосына яңа җитәкче итеп Лилия Мәхмүтова билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). «Күңел» радиосы җитәкчесе итеп Лилия Мәхмүтова билгеләнде. «Күңел» радиосы социаль челтәрдәге үз битендә хәбәр ителгәнчә, ул күп еллар радио һәм массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куйган.

КФУның татар теленнән түләүсез курслары Казаннан тыш, Чаллы һәм Алабугада да узачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Казан федераль университетында теләгән һәркем өчен татар теленнән түләүсез курслар уздырыла башлый. Дәресләр февраль ахырында башлана. «Бүгенге көндә 900дән артык гариза килде, шуларның 600е — Казаннан, калганнары Чаллы, Алабуга һ.б. төбәкләрдән язылганнар бар. Курсларга теркәлү әле дә дәвам итә. Татар теленнән курсларга йөрергә теләүчеләр өчен Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 25 февраль 18:00дә җыелыш узачак», — диде «Татар-информ»да... Читать дальше...

Дания Заһидуллина: Атна буе татар телен үстерү турында сөйләшәчәкбез

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты Дания Заһидуллина туган телләр атналыгында һәр көнне татар телен үстерү турында сөйләшүләр булачагын әйтте. Татарстан Фәннәр академиясе 21 февральдә билгеләп үтелә торган Халыкара туган тел көне уңаеннан бүген туган телләр атналыгын ачып җибәрде. «Һәр көнне татар телен, тарихын, мәдәниятен өйрәнү, үстерү, ныгыту юнәлешләре турында сөйләшүләр, презентацияләр булачак. Татар теленә кагылышлы проектлар турында сөйләшүләрне башлыйбыз. Читать дальше...

Песошин Владимир өлкәсе губернаторы урынбасары белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Александр Ремига белән очрашты. ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнулина да катнашкан. Очрашуда яклар «төбәкара хезмәттәшлек мәсьәләләрен» (шул исәптән инвестицияләр өлкәсендә дә) кузгатты. Владимир өлкәсе губернаторының беренче урынбасары Александр Ремига Казанга эш сәфәре белән килде.

Киносценарие Илгиз Зәйниев катнашында язылган «Девятаев» фильмының трейлеры чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Сценариен язуда драматург һәм режиссёр Илгиз Зәйниев катнашкан «Девятаев» фильмы 29 апрельдә прокатка чыга. Бүген аның трейлеры интернетка урнаштырылган. Фильмны төшерүче команда аның реаль вакыйгаларга нигезләнгән булуын билгеләп үтә. Сценарий Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевның истәлекләреннән чыгып язылган. Фильмның режиссёрлары — Тимур Бекмамбетов һәм Сергей Трофимов. Алар «Ночной дозор»да да бергә эшләгәннәр. Тимур Бекмамбетовның Илгиз Зәйниев белән бергә бу өченче проекты.



Чаллының 11нче урта мәктәбе базасында башкорт якшәмбе мәктәбе ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россия төбәкләрендә «Башкорт теле – башкорт иле якшәмбе мәдәни-тарихи мәктәбе» проекты кысаларында башкорт якшәмбе мәктәпләре челтәре барлыкка киләчәк. «Башинформ» агентлыгы Башкортстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр иткәнчә, башкорт сыйныфлары быелның мартында ачылыр дип көтелә. Татарстанның Чаллы шәһәрендә башкорт якшәмбе мәктәбе – 11нче, Ханты-Манси автономияле округы-Юграның Сургут каласында исә 25нче урта мәктәбе базасында ачылачак.

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 65 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»).  Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 65 яңа очрагы ачыкланган. «29 кеше хастаханәгә салынган, 36 кеше өйдә дәвалана», — диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. Балигъ булмаганнар арасында авыруның бер очрагы бар, 60 яшьтән 70 яшькә кадәр авыручылар иң күп — 16 кеше. Бүгенге көндә Татарстанда коронавирус йоктыручыларның гомуми саны 17 302 кешегә җитте. 13 782 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 78е узган тәүлектә. ... Читать дальше...

Путин КамАЗны беренче йөк машинасын чыгаруга 45 ел тулу белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин «КАМАЗ» ГАҖ хезмәт коллективын һәм ветераннарын, шулай ук предприятиенең генераль директоры Сергей Когогинны завод тарафыннан беренче автомобиль чыгарылуга 45 ел тулу белән котлады. Тиешле телеграмма Кремль сайтында урнаштырылган. Дәүләт башлыгы искә төшергәнчә, «КамАЗ төзелеше, чыннан да, илебез автомобиль төзелешендә иң масштаблы һәм кирәкле проектларның берсе булып санала, икътисади, индустриаль куәтне, дәүләтнең оборона сәләтен ныгытуга мөһим өлеш кертә».

Начар күрүчеләр өчен «Моабит дәфтәрләре» Брайль шрифтында нәшер ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсендә «Моабит дәфтәрләре» Брайль шрифтында басылып чыкты. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен Республика махсус китапханәсенең оештыру-методик һәм библиографик эшчәнлек бүлеге мөдире Гөлүсә Закирова искәрткәнчә, төп нөсхәдә ике кечкенә дәфтәрдән гыйбарәт... Читать дальше...

Баш терапевт: Өлкәннәр «Спутник V» вакцинасын яшьләргә караганда җиңелрәк кичерә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Өлкән яшьтәге кешеләр «Спутник V» прививкасын 25-40 яшьлекләргә караганда күпкә җиңелрәк кичерә. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Габделганиева Татарстанда оештырылган махсус туры эфирда шулай дип белдерде. «Өлкәннәр „Спутник V“ вакцинасын яшьләргә караганда яхшырак кичерә. Антитәнчекләрнең эшләп чыгарыла торган титры исә 25-40 яшьтәге кешеләрнекеннән бер дә ким түгел», - дип искәртте спикер. Терапевт искәрткәнчә, өлкән... Читать дальше...

«Китап» радиосында Әмирхан Еникинең «Соңгы китап» романын укый башлыйлар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Китап» милли радиосы бүген 22.00 cәгатьтә татар әдәбияты классигы Әмирхан Еникинең «Соңгы китап» романын аудиоформатта яңгыратачак. «Бүген Әмирхан Еникинең иске стиль белән туган көне, яңа стиль белән вафат булган көне. «Әдипнең тууына 112 ел тулу уңаеннан «Китап» радиосында язучының «Соңгы китап» романын укый башлыйбыз», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә «Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов. Алмаз Миргаязов әйтүенчә, Әмирхан Еникинең... Читать дальше...

Миңнеханов Чаллыда капиталь ремонт ясалган Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбен карады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында капиталь ремонт ясалган Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбе белән танышты. Республика Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, музыка мәктәбе 1981 елда ачылган. 1990 елда аңа татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе булган композитор Салих Сәйдәшев исемен биргәннәр. Шушы вакыт эчендә музыка мәктәбен 2 меңнән артык укучы тәмамлаган. Рөстәм Миңнеханов өчен мәктәп буйлап экскурсия үткәрделәр... Читать дальше...

Росреестрның Татарстандагы идарәсе белгечләре эшкуарларның сорауларына җавап бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). ТР буенча Росреестр идарәсе Татарстан эшкуарлары өчен кайнар элемтә үткәрәчәк. Ведомство вәкиле хокукларны теркәү һәм кадастр исәбе хакында сөйләячәк, шулай ук эшкуарларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәчәк. Идарәнең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе 17 февраль көнне 8.00-12.00 сәгатьләрдә кече һәм урта бизнес субъектлары өчен «кайнар элемтә» уздыра. Эшкуарлар өчен консультацияне... Читать дальше...

Татарстан Диния нәзарәте: Мөселманнар коронавируска каршы прививка ясата ала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Мөселманнар коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясата ала. Мәсьәләнең шәригатькә бәйле ягын һәм эпидемияләргә каршы көрәштә булган тәҗрибәне өйрәнгәннән соң, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә шундый нәтиҗәгә килгәннәр. Республика мөфтиятенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, мондый нәтиҗә Коръәнгә һәм сөннәт кагыйдәләренә нигезләнгән. Аларда кеше тормышының зур кыйммәткә ия икәнлеге һәм аны Аллаһы Тәгалә бүләге буларак сакларга кирәклеге турында күп тапкырлар әйтелә. Читать дальше...

Татарстан Хөкүмәте йод кытлыгына каршы көрәш буенча чаралар планын раслады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте республика халкы арасында йод кытлыгына бәйле халәтне профилактикалау һәм киметүгә юнәлдерелгән ведомствоара чаралар планын раслады. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. План 2021-2024 елларга исәпләнгән. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе аны гамәлгә ашыруны координацияләячәк һәм ел саен 1 апрельгә... Читать дальше...

«СалаваТik»ның YouTube каналында өр-яңа видеосы чыккан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Бүген «СалаваТik»ның YouTube каналында өр-яңа җырлы-биюле видеосы чыккан. «СалаваТik» проектында барлыгы алты бала катнаша. Ул — кече яшьтәге балалар өчен җырлы-биюле проект. Әлеге видеода алар «Чума үрдәк» татар халык җырын җырлыйлар. Җырга теләгән һәркем кушыла ала. Җырның сүзләрен видео астында язылган. Моңа кадәр алар «Әпипә»не башкарганнар иде.


Музыкальные новости
Бато Багдаев

В День Пушкина театр кукол «Ульгэр» в райцентре Бурятии: Россия, Культура, Дети





Персональные новости
Спартак

"Спартак" лишился математических шансов выиграть Российскую премьер-лигу





Россиядә ел ахырына кадәр пенсияне автомат рәвештә билгели торган сервис эшли башлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Россиядә ел ахырына кадәр пенсияне автомат рәвештә билгели торган сервис эшли башлаячак. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков Россия Пенсия фондының яңа җитәкчесен тәкъдим иткән вакытта шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә. «Бүгенге көндә Пенсия фонды безнең гражданнар өчен пенсия формалаштыру процедурасын мөмкин кадәр аңлаешлы итәргә тиеш, - диде Котяков. - Безгә 2021 ел ахырына кадәр гражданнар өчен пенсияләрне проактив билгеләү... Читать дальше...

Казанда төнге атыш вакытында зыян күргән ир-атның бите һәм куллары җәрәхәтләнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда төнге атыш вакытында зыян күргән ир-атның бите һәм куллары җәрәхәтләнгән. «Татар-информ» агентлыгына ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, 37 яшьлек ир-атны хастаханәгә яңагы һәм уң беләгендәге ачык җәрәхәтләр белән китергәннәр. Хәзер табиблар зыян күрүченең хәлен тотрыклы дип бәяли. Якын көннәрдә аны палатага күчерәчәкләр. «Татар-информ» агентлыгы Казанда ак төстәге 9нчы модельле «Лада» шоферын эзләүләре хакында хәбәр иткән иде. Читать дальше...

Бөекбританиядә коронавирус инфекциясенең тагын бер штаммын тапканнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Эдинбург университеты галимнәре Бөекбританиядә коронавирус инфекциясенең тагын бер штаммын тапкан, ул ун илдә таралырга өлгергән инде. Бу хакта ТАСС агентлыгы The Guardian газетасына сылтама белән хәбәр итә. Коронавирусның бу төрен B1525 дип атаганнар – ул Даниядә (35 очрак), Берләшкән Корольлектә (32), Нигериядә (12), Америка Кушма Штатларында (7) ачыкланган Галимнәр әйтүенчә, вирусның әлеге варианты Англиядә өстенлек иткән Кент штаммыннан Е484К мутациясе белән аерыла ... Читать дальше...

Искәндәр Гыйләҗев: Җәлилчеләрнең батырлыгы татарларның никадәр патриот булуын күрсәтә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Җәлилчеләрнең батырлыгы татарларның никадәр патриот булуларын күрсәтә, диде. «Муса Җәлилне Өченче рейхның хәрби куәтен җимерүдә гаепләп үлем җәзасына хөкем итәләр. Гильотинада баш кисү алманнарга коточкыч зыян салган өчен бирелә торган җәза булган», — диде Искәндәр Гыйләҗев Фәннәр академиясендә узган түгәрәк өстәлдә. Читать дальше...

Төркия галиме җәдитчелек чорының татар хатын-кызлары хокукы мәсьәләләрен өйрәнгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Ак диңгез университетында төрек теле һәм әдәбияты факультеты галиме Гаделхан Гаделоглуның (Adilhan Adiloğlu) «Җәдитчелек чоры: татар әдәбиятында хатын-кыз хокукы һәм хөррияте мәсьәләләре» (Ceditçilik Dönemi. Kazan Tatar Edebiyatında Kadın Hak ve Hürriyetleri Meselesi) исемле китабы дөнья күрде. «Идел-Урал төбәгендә татар хатын-кыз хәрәкәте» бүлегендә татар хатын-кызларының хокукы, хөррияте, укыту мәсьәләсе, мөгаллимәләргә булган ихтыяҗ һәм кыз мәктәпләре... Читать дальше...

Казанда яшьләрне эшкә урнаштыру перспективалары хакында фикер алышачаклар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). 17 февральдә Татарстан Милли китапханәсендә «Яшьләргә эш» республика яшьләр форумы узачак. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, калган катнашучылар форум эшенә ике мәйданчыкта - «ВКонтакте» һәм Instagram социаль челтәрләрендә онлайн-режимында кушыла ала. Иртәнге унда вакансияләр маркеты, эш бирүчеләрнең вәкилләре катнашында консультация мәйданчыклары эшли башлаячак. 11.00 сәгатьтә «Татарстан Республикасында яшьләр һәм яшүсмерләрне... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

"Динамо" обыграло "Балтику", дважды забив в компенсированное время


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Новак Джокович

Теннисист Джокович раздавал автографы в шлеме после попадания бутылкой в голову


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Синоптик уточнил, когда потеплеет в Москве





Путин в России и мире
Москва

"Газета.Ru" представляет самые яркие кадры прошедшей недели


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Марина Василевская передала Александру Лукашенко флаг Беларуси, побывавший на МКС




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире
Киев

Святая миссия русского солдата


Навальный в России и мире


Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Бато Багдаев

Дети из Узбекского землячества Бурятии увидели театр кукол «Ульгэр»: Россия и Культура



Москва

Четыре строителя получили травмы при обрушении опалубки на стройке в Петербурге

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net