Миңнеханов Чаллыда капиталь ремонт ясалган Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбен карады
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш сәфәре барышында капиталь ремонт ясалган Салих Сәйдәшев исемендәге 6нчы балалар музыка мәктәбе белән танышты. Республика Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, музыка мәктәбе 1981 елда ачылган. 1990 елда аңа татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе булган композитор Салих Сәйдәшев исемен биргәннәр. Шушы вакыт эчендә музыка мәктәбен 2 меңнән артык укучы тәмамлаган. Рөстәм Миңнеханов өчен мәктәп буйлап экскурсия үткәрделәр, сыйныф бүлмәләрен күрсәттеләр. Бинада фасадны җылытканнар һәм тышлаганнар, түбәне, инженер челтәрләрен яңартканнар, сәхнә җиһазларын монтажлаганнар, шулай ук яңа мебель һ.б. әйберләр урнаштырганнар. Татарстан Президентына хәзерге вакытта мәктәптә 573 укучы исәпләнүен әйттеләр. Укыту 17 белгечлек буенча алып барыла. Укучылар иҗат коллективлары составында актив шөгыльләнә, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңә һәм призлы урыннар яулый. «Актлар залында Рөстәм Миңнеханов мәктәп ансамбльләре иҗаты белән танышты һәм балалар белән бергәләп фотога төште», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.