Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2021

Новости за 05.02.2021

Аксубай районы авыл клубында тарих почмагы булдырылган

Tatar-inform.tatar 

(Аксубай, 5 февраль, «Татар-информ», « Авыл таңнары », Зинаида Леонтьева). Аксубай районы Яңа Чуаш Адәмсуы авыл клубында «Чуаш өе — үз тамырларыңны истә тотып яшә» дигән музей-күргәзмә экспозициясе ачылды. Күргәзмә — авыл, крестьяннарның мәдәниятен һәм көнкүрешен үзенә туплаган борынгы почмак. Авыл өендә безнең ата-бабаларыбызны әйләндереп алган, аерым эшләрне башкаруда, кечкенә балаларны тәрбияләүдә ярдәм иткән борынгы әйберләр аша узган гасырларның чуаш гаиләләре тормышы күрсәтелгән. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Читать дальше...

Римма Ратникова Кукмара мәктәпләрендә балаларның туклануы белән кызыксынды

Tatar-inform.tatar 

(Кукмара, 5 февраль, «Татар-информ», « Хезмәт даны », Алсу Сәләхетдинова). Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова Кукмара районының Манзарас, Кукмара өченче урта мәктәпләрендә, күппрофильле лицейда балаларның туклануы белән кызыксынды. Манзарас мәктәбе директоры Альбина Мөхәммәтова сүзләренчә, бүгенге көндә белем йортында 461 бала укый. Укучыларның һәрберсе кайнар аш белән туклана. 1-4 сыйныфларга, озынайтылган көн төркемен дә кертеп, өч тапкыр ашату каралган. Туклану графигы санитар-эпидемиологик вазгыятьне истә тотып оештырылгач... Читать дальше...

Атна ахырына Татарстанда суытачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Бу атна ахырында Татарстанда һава торышы циклонның тыл өлеше йогынтысында формалашачак. Төньяк-көнбатыш һава агымнары белән салкын арктик һава килә башлаячак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте. Шимбә көнне төнлә һәм көндез һава температурасы -13 градуска кадәр, ә төнлә һәм иртән урыны белән аязганда -18 градуска кадәр төшәчәк. Кар көтелә, урыны белән буран булачак. Җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәчәк. Синоптиклар юлларда көчле бозлавык барлыкка килү турында кисәтә. Читать дальше...



«Полиглот Петров белән татар теле» видеокурсының икенче сезоны әзерләнә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Тимур Рәхмәтуллин).  YouTube-каналында «Полиглот Петров белән татар теле» видеодәресләренең икенче сезоны чыгачак. Ул татар телен яхшы белгән кешеләргә исәпләнәчәк. «Миллиард.татар» сайтында интервьюда бу хакта проект авторы, «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары Эдуард Хәйруллин сөйләде. «Сер итеп әйтәм, алга этәргән курсларның икенче сериясе әзерләнә инде - видеодәресләр яздырыла», — дип хәбәр итте ул. Читать дальше...

Казанда Әмәт бистәсе янындагы юлны су басканын видеога төшергәннәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Казанда Әмәт бистәсе янындагы юлны су баскан, аны видеога төшергәннәр. Бүген социаль челтәрләрдә Әмәт магистрале урамында зур күлдәвекне төшергән видео пәйда булды. Роликта машиналарның су баскан юлдан авырлык белән чыгулары күренә.   Видео авторы сүзләренчә, «БМВ» машинасы күлдәвек аша уза алмаган, ул гидроһөҗүмгә дучар булган. Нәтиҗәдә, аны эвакуатор белән алып китәргә туры килгән. Элегрәк «Татар-информ» ял көннәрендә Татарстанда тагын салкынайтачагы хакында хәбәр иткән иде. Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Казанда Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада логотибын тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Казанда киләсе елның гыйнварында узачак Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиадасының логотибы тәкъдим ителде. Логотип өч элементтан тора: Казанны гәүдәләндерүче Зилант, республика символларының берсе булган лалә чәчәге һәм Идел елгасы образы. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. «Спортның чикләре юк. Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиада үткәрү моңа дәлил булып тора. Бу уеннарны иң югары дәрәҗәдә уздыру һәм аларны Махсус Олимпиада тарихында иң яхшысы итү безнең бурычыбыз булып тора»... Читать дальше...

Россиядә югары уку йортларында һәм колледжларда стипендия артачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Язгы сессиядә Дәүләт Думасы депутатлары Россия вузларында һәм колледжларында стипендияләрне арттыру турында фикер алышачак. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. «Бу актуаль мәсьәлә (студентлар стипендияләрен арттыру — Т.И.иск.). Бу юнәлештә эшләячәкбез. Без боларның барысын да аңлыйбыз һәм тоябыз», — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән комитеты әгъзасы Ольга Пилипенко. Парламентарий вузларда дәүләт стипендиясе 2 мең сум тәшкил итә, ә көллиятләрдә ул тагын да азрак, дип белдерде.

Татарстанда өч мәктәптә биш сыйныф карантинга ябылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда салкын тию авыруы аркасында өч мәктәптә биш сыйныф карантинга ябылды. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Казанның ике мәктәбендә дүрт сыйныф, бер сыйныф — Яр Чаллы мәктәбендә ябылган. «Укучылар грипп һәм ОРВИ авырулары белән бәйле рәвештә вакытлыча изоляциягә җибәрелде», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта. Барлыгы 133 укучы карантинда.



Фәрит Мөхәммәтшин: Цифрлаштыру буенча закон чыгару инициативалары өстенлекле булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан парламентарийлары Цифрлы үсеш өлкәсендәге закон чыгару инициативаларын өстенлекле тәртиптә караячак. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Цифрлы трансформация» семинарында белдерде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте. «Предприятие, учреждение, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының үз эшләрендә, барыннан да элек, халык белән эшне камилләштерүгә һәм аларның проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән яңа алымнар һәм технологияләрне... Читать дальше...

Covid-19дан Россия вакциналарын эшләүчеләрне Нобель премиясенә тәкъдим итәргә телиләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ). Коронавирус инфекциясеннән үзебезнең илдә препаратлар эшләүчеләрне Нобель премиясе номинантлары арасына кертергә тәкъдим иттеләр. Россия Фәннәр академиясе президенты Александр Сергеевка сылтама белән «Известия» хәбәр итә.  «Минемчә, „физиология“ юнәлеше буенча Нобель премиясендә безнең вакцинаны эшләүчеләр номинантлар булачак, мин ышанам, булачаклар», — диде Россия Фәннәр академиясе җитәкчесе. Аның сүзләренчә, премияне күренекле казанышлар өчен алуларына карамастан... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан медальләр тапшырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә булды, анда ТАССР йөзьеллыгы уңаеннан медальләр тапшырды. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. «Без партнерларыбызны, дусларыбызны, хезмәттәшләребезне, якташларыбызны югары бәялибез. Шул исәптән сезнең ярдәм белән Татарстан үсеш динамикасына ия», - диде Рөстәм Миңнеханов. Бүләкләрне Россия Хисап палатасы аудиторы... Читать дальше...

Рәхимов Хөкүмәтеннән булган түрә Уфада татар мәктәпләре санын арттырырга чакырды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Тимур Рәхмәтуллин). Мортаза Рәхимов Хөкүмәтеннән булган башкорт чиновнигы, блогер Артур Иделбаев Уфада татар мәктәпләрен күбрәк ачарга чакырды. «Татарлар күпләп яшәгән районнарда һәм шәһәрләрдә татар гимназияләре ачылса, республика [Башкортстан] отар гына иде. Ә Уфада алар башкортларныкыннан ким булмаска тиеш», - ди ул «Миллиард.татар» порталындагы колонкада. Иделбаев Нефтекамскида (Башкортстан) «Белем» татар күптелле белем бирү мәктәбе ачылуны яхшы алым дип саный. Читать дальше...

«Ак Барс» Василий Кошечкин саклаган капкага бер алка да кертә алмыйча җиңелде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Гөлия Хәсбиуллина). Бүген Казанның «Ак Барс» хоккей командасы Магнитогорск шәһәрендә «Металлург»ка каршы уенда җиңелде. «Металлург» — «Ак Барс» матчы исәбе — 3:0. Беренче периодта голлар булмады. Икенче период «Ак Барс»ның күпчелектә уйнавыннан башланды, аннан соң Казан командасы азчылыкта калып «Металлург»ка күпчелектә алка кертергә мөмкинлек бирде. Тик ике команданың берсе дә күпчелектә гол кертә алмады. Гомумән, икенче периодта уенчылар бер-бер артлы кагыйдә бозды, ә алка капкага кермәде. Читать дальше...

Татарстанда коронавирустан тагын өч ир-ат вафат булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда тагын өч кеше коронавирус корбаны булды.  «Covid-19дан 1943, 1944 һәм 1946 елларда туган өч ир-ат вафат булды», - диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә. Үлемнең сәбәбе патологик-анатомик экспертиза ярдәмендә билгеләнгән.Аларда SARS-CoV-2 вирусы ачыкланган. Республикада инфекциядән барлыгы 288 кеше үлгән. Узган тәүлектә Татарстанда яңа коронавирусның 84 очрагы ачыкланган.

2021 елга БДИның яңа расписаниесе билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) ГДИ һәм БДИ расписаниесенең яңартылган проектларын тәкъдим итте. Быел Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның ике чоры каралган — төп һәм өстәмә, дип хәбәр итә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте. БДИ тапшыруның төп вакыты 31 майдан — 2 июльгә, өстәмә вакыт 12-17 июльгә билгеләнгән. Төп чор 31 майда узачак, ул география, әдәбият һәм химия буенча имтиханнардан башлана. «Рус теле буенча БДИ ике көндә — 3 һәм 4 июньдә узачак. Читать дальше...

Уфада Башкортстанның халык артисты Вакилә Калмантаева вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»).Уфада 72 яшендә Башкортстанның халык артисты, Мостай Кәрим исемендәге милли яшьлер театры актрисасы Вакилә Калмантаева вафат булган. «Башинформ» хәбәр итүенчә, Вакилә Калмантаева 1948 елның 7 ноябрендә Чкалов (Оренбург) өлкәсенең Югары Ильяс авылында туа. 1970 елдан Салават, Сибай драма театрларында, Уфа «Нур» татар театрында эшли. 2002 елдан эшчәнлеген Яшьләр театрында дәвам итә. Театр белгечләре билгеләп үткәнчә, Вакилә Калмантаеваның иҗаты өчен жанр төрлелеге хас булган ... Читать дальше...

Миңнеханов: Махсус Олимпиада мөмкинлекләре чикле кешеләргә социаль адаптация бирәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпиадасын югары дәрәҗәдә уздыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк. Бу хакта Мәскәүдә Халыкара ярышларга әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитеты утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте. «Безнең өчен Бөтендөнья кышкы Махсус Олимпия уеннарын уздыру - зур җаваплылык. Без беренче тапкыр интеллектуаль үсеш үзенчәлекләре булган кешеләр өчен халыкара ярыш уздырабыз»... Читать дальше...

Менделевич: Россия медицина системасы Covid-19 вирусы белән лаеклы көрәште

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Коронавирус пандемиясе вакытында Россиядә медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт системасы йогышлы булмаган чирләр белән авыручыларга вакытында ярдәм күрсәтте. Мондый фикерне Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты, медицина фәннәре докторы Борис Менделевич әйтте. «Россиядә һәм кайбер башка илләрдә медицина ярдәмен күрсәтүдә дәүләт системасы булганлыктан кешеләр кирәкле медицина хезмәтен алды. Әйе, вакыт-вакыт тоткарлыклар булды, кайвакыт урыннарда эш бик үк дөрес алып барылмады... Читать дальше...

Башкорт педагогика университеты иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысын ачыклаячак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). 15 — 22 февральдә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университеты «Ана теле — 2021» дип исемләнгән XIII Бөтенроссия педагогик осталык конкурсын уздыра. Бәйге быел онлайн форматта үтә. Бәйгедә катнашырга Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясе төбәкләренең югары һәм урта һөнәри уку йортларындагы татар филологиясе факультетлары һәм бүлекләре студентлары чакырыла. Гаризаларны 15 февральгә кадәр ru_gareeva@mail.ru электрон почтасына җибәрү сорала. Читать дальше...


Музыкальные новости
Филипп Киркоров

Киркорова оштрафовали на 6 тысяч рублей из-за неуплаченного штрафа в 3 тысячи





Персональные новости
Актёр

«Поборол это гнусное чувство». Актер Галкин — о своей маленькой дочке, зависти и настоящей любви





ЮХИДИ машина йөртүчеләрне шимбә һава торышы начарланганда шәһәрдән чыкмаска чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). ЮХИДИ машина йөртүчеләрне шимбә көнне һава торышы начарланган вакытта шәһәрдән читкә чыкмаска чакыра. «Татар-информ»га республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, синоптиклар фаразы буенча, шимбә көнне, 6 февральдә бөтен республика буенча кар, көчле җил, буран, шулай ук юлларда көчле бозлавык көтелә. ЮХИДИ искәрткәнчә, мондый һава торышы шартларында машинада кышкы шиннардан башка чыгу тыела. Хәрәкәт вакытында куркыныч маневрлардан, мәсәлән, каршы хәрәкәт юлына чыгудан тыелырга кирәк. Читать дальше...

Төркиянең Генераль консулы Мамадышта чанада шуарга җыена

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан Мамадышта «ЅиппуФЕСТ» бөтенроссия фестивалендә катнаша һәм таудан чанада шуып төшәчәк. «Төркия Генераль консулы булачак. Ул таудан чанада шуып төшәчәк. Ул инде икенче тапкыр катнаша. Узган ел ул мактаулы кунаклар арасында иде һәм аңа бик ошады. Шулай итеп, без әле халыкара мөнәсәбәтләрне дә үстерәбез», - дип сөйләде «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә «Татарстан Республикасының вакыйгалар... Читать дальше...

Татарстанда коронавируска каршы вакцинациягә Күп функцияле үзәкләр аша язылып булачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинациягә күп функцияле үзәкләр аша язылып булачак. «250дән артык хезмәт – бу әле чик түгел. Тиздән вакцинациягә дә Күп функцияле үзәкләр аша язылып булачак», - диде ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәкләр эшчәнлегенә багышланган утырышта. ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин искәрткәнчә... Читать дальше...

Алмаз хәзрәт Мөхлисов ир-атларга рөхсәт ителгән чәч озынлыгын атады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). «Казан Нуры» мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов Ислам динендә ир-атларга рөхсәт ителгән чәч озынлыгын атады. «Ир кешегә чәчне җилкәгә кадәр үстерергә ярый. Пәйгамбәребезнең дә чәче җилкәсенә кадәр дә, колагыннан өстәрәк тә булган, дип әйтелә. Чәчне алдырган вакытта ул салмак, тигез формада булырга тиеш, ниндидер „баскычлар“ ясау кирәкми», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә. Хәзрәт хатын-кызларга чәч буярга рөхсәт ителүе турында да сөйләде. Читать дальше...

Татарстанда хаталы татар телле элмә такталарны табучылар арасында бәйге игълан ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил — «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы Татарстанда татар телендәге хаталы элмә такталары яки татар теленә тәрҗемә ителмәгән язуларны табучылар өчен конкурс уздыра. Бәйгенең протоколы кайбер районнарның порталларында урнаштырылды. Бәйге 2021 елның 1 февраленнән 1 сентябренә кадәр үткәрелә. Конкурсның модераторлары — «Халык контроле» һәм Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты. Читать дальше...

Бөтенроссия халык санын алуны сентябрьгә күчерделәр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 5 февраль, «Татар-информ»). Россия Хөкүмәте Бөтенроссия халык санын алуны 2021 елның апреленнән сентябрь аена күчерү турында карар кабул итте, бу вакытка илдә эпидемиологик хәлнең тотрыклануы көтелә. РИА Новости Росстатка сылтама белән хәбәр итүенчә, Бөтенроссия халык санын алу 2020 елның октябрендә узарга тиеш иде, әмма хөкүмәт карары белән ул 2021 елның апреленә күчерелә.  Росстат хәбәрендә билгеләп үтелгәнчә, сентябрьгә илдә эпидемиологик хәлнең тотрыклануы көтелә. «Шуңа бәйле рәвештә... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

В Московской области прошел чемпионат Центрального округа Росгвардии по стрельбе из боевого ручного стрелкового оружия


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Арина Соболенко

Арина Соболенко призналась в том, что не любит женский теннис


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Опыт проведения Всероссийской акции «Вода России» представлен на межведомственном заседании в Ташкенте





Путин в России и мире
Москва

Поездам прибавляют ходу // Как может сократиться время пути от Москвы до курортов на Черном море


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Сергей Трофимов

Сергей Трофимов выступит с летним концертом в Зеленом Театре ВДНХ



Москва

Москва выступает за контакты Баку и Еревана для скорейшего подписания договора - Песков

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net