Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2021

Новости за 20.02.2021

Татарстан халыклары Ассамблеясының Чирмешәндә ачылган вәкиллегендә беренче чара булды

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 20 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән », Кадрия Гамирова). Чирмешән районы мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясының райондагы вәкиллеге бүлмәсендә беренче чара узды. Чирмешән кадетлар мәктәп-интернаты укучылары вәкиллекнең җитәкчесе Әлфия Закирова алып барган «Чирмешән — тату бер гаилә» темасына фольклор дәрестә катнаштылар. Укучылар өчен халыклар мәдәнияты» акциясе кысаларында оештырылган чара әлеге бүлмә белән таныштырудан башланды. Укучылар күп милләтле районда яшәүче төп милләтләр... Читать дальше...

Чирмешән мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң мөфти катнашында мәчет ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»).  Чирмешән авылы Әмир авылында төзекләндерүдән соң мәчет ачылды. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Күпләгән кунаклар, рәсми җитәкчеләр, дин әһелләре, иганәчеләр, мәхәллә халкы шулай ук әлеге күркәм вакыйганың шаһитләре булды. Күркәм тантана Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Мөфти хәзрәт җыелган халыкны Раҗәб ае һәм аның фазыйләтләре белән таныштырды. Ул тиздән Рамазан ае якынлашуын... Читать дальше...

Актанышта «Милли мультFest» кинофестиваленең икенче зона туры җиңүчеләре ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Актаныш, 20 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ» ). «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең икенче зона туры җиңүчеләре Актанышның Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният сараенда ачыкланды. Район башлыгы Энгель Фәттаховка фестивальнең Рәхмәт хаты тапшырылды.  «Актанышта бөтенләй башка атмосфера, бик үзенчәлекле төстә каршы алдылар», — дип, беренче кичерешләре белән уртаклашты килгән кунаклар. «Бу — әле безнең беренче имтиханыбыз. Беренче адымыбыз, беренче карлыгачыбыз. Әмма талантлы балаларның эшләре бик күп. Читать дальше...



Аспирант Айдар Хәбибрахманов психиатр Давыд Менделевич исемендәге премиягә лаек булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Казанда Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган табибы, психиатрия һәм наркология кафедрасы мөдире профессор Давыд Менделевич исемендә стипендиягә ия булучылар игълан ителде. 2020 ел нәтиҗәләре буенча укуда һәм фәнни эштәге уңышлары өчен өченче ел укучы аспирант Айдар Хәбибрахманов һәм икенче ел укучы ординатор Вероника Коновалова бүләкләнде. Аспирант өчен ай саен 20шәр мең, ординатор өчен 12шәр мең сум күләмендә стипендия бирелә, дип хәбәр... Читать дальше...

Мәскәүлеләр татарча өйрәнә - «Татарстан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», «Татарстан» , Руфия Фазылова). «И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы…» Халкыбызның гимнына әйләнгән бу җыр быел тагын да күбрәк яңгырар, мөгаен. Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның карары нигезендә 2021 ел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Җитәкче шул рәвешле туган телләргә игътибар тагын да артыр дип ниятли. Хәер, туган теленә битараф булмаган кешеләргә махсус ел игълан ителмәсә дә... Читать дальше...

Татарстанда 39 градус чамасы салкыннар 25 февральгә кадәр дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 16 февральдә урнашкан аномаль салкын һава торышы республика территориясендә 25 февральгә кадәр сакланачак. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе тараткан фараздан күренгәнчә, соңгы көннәрдә төбәктә тәүлеклек уртача температура нормадан 9-16 градуска түбәнрәк. Әмма «аз болытлы антициклон» (ул безгә төньяктан киләчәк) йогынтысында Татарстанда температура фоны түбәнәюен дәвам итәчәк, дип искәртә синоптиклар. Якшәмбе һәм дүшәмбе, 21-22 февральдә... Читать дальше...

Казанда XIX гасырда төзелгән типография бинасын 80,4 миллион сумга саталар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Казанда бертуган Кәримовларның XIX гасырда төзелгән типография һәм хәреф кою бинасын 80,4 миллион сумга саталар. «Авито» игъланнар сайтында урнаштырылган мәгълүматтан күренгәнчә, бинада барлык кибетләр һәм остаханәләр эшләвен дәвам итә. «Әлеге мәсьәләләр тиз генә хәл ителми. Моннан барысы да күченеп киткәнче бер, ике яки ун ел үтәргә мөмкин», — дип искәртә сатучы. Бинаның гомуми мәйданы 3 мең квадрат метр тәшкил итә. Участогы арендага бирелгән. Читать дальше...

Казанда Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсендә «Җанкисәккәем» спектакленнән өзек куелды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Бүген Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге, Бөтенроссия «Татар гаиләсе» фонды белән берлектә, драматург Туфан Миңнуллинны искә алу кичәсе оештырды. Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичәдә гомерен татар теле һәм мәдәнияте үсешенә багышлаган шәхес, татар зыялысы, күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты — Туфан Миңнуллинны искә алдылар. Бәйрәмдә Туфан Миңнуллиның кызы — Әлфия Миңнуллина-Юнысова катнашты. Читать дальше...



Миңнеханов Чаллы җылылык электр үзәген яңарту өчен Россия Хөкүмәтеннән ярдәм сорады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Юрий Борисовтан Чаллы җылылык электр үзәген яңарту проектын хуплауны сорады. Бу — Автокала өчен бик тә мөһим объект, дип белдерде ул ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында. «Әгәр бүген хәл итмәсәк, киләчәктә безнең бик тә җитди проблема белән очрашуыбыз ихтимал. Бу — Чаллы җылылык электр үзәге, анда башка җитештерүчедән егәрлек тәкъдим итү турында... Читать дальше...

Казанда Рәүф Сабиров турындагы «Халыкка кайтарылган исем» китабы тәкъдим ителәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 24 февральдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында «Халыкка кайтарылган исем» дигән китап тәкъдим ителәчәк. Чара 14.00 сәгатьтә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының конференцияләр залында (Карл Маркс урамы, 38/5) була. Китап ТАССР оешуның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында дөнья күргән. Басма Мамадыш кантоны Үзәк Башкарма Комитетының беренче Рәисе (1920-1921), ТАССР Үзәк башкарма комитеты рәисе (1921-1924) Сабиров Рәүф Әхмәтсабир улының тормыш юлы һәм эшчәнлегенә багышланган. Читать дальше...

Суд Лениногорск районара тикшерү бүлеге башлыгын кулга алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Гүзәл Хөсәенова). Казанның Яңа Савин районы суды Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Лениногорск районара тикшерү бүлеге башлыгы Алексей Ивановны кулга алды. Ткшерү версиясе буенча, узган елның июлендә 38 яшьлек Алексей Иванов җинаять эше фигурантларының берсе булган адвокаттан 4 миллион сум акча алган. Моңа алмашка ул аның яклаучысына белдерелгән гаепне «йомшартырга» вәгъдә иткән. Иванов шушы ук схема буенча шул ук адвокаттан тагын 3 миллион сум акча алырга ниятләгән. Читать дальше...

«Миллиард.татар» сайтында Казанда яшәүчеләрнең «щ» авазын ярату сәбәбен аңлаталар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). « Миллиард.татар » онлайн-ресурсында татар теленең төп диалекты белән бәйле җиде факт турында сөйләделәр. «Татар теленең урта диалекты нәрсә ул? Бу — Казан татарлары диалекты. Тел белгечләре аны татар теле барлыкка килүдә төп диалект дип саный», — ди мәкалә авторлары. Урта диалект, нигездә, Татарстанда һәм Башкортстанда, шулай ук күрше-тирә төбәкләрдә таралган. Казан арты районнарында (Балтач, Мамадыш, Лаеш), шулай ук Марий Эл Республикасында һәм Татарстанның... Читать дальше...

Дамир Фәттахов Ватанны саклаучылар көне уңаеннан флешмоб башлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Арсений Кәримов). Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов Instagram социаль челтәрендәге сәхифәсендә #нашищащитники акциясен башлап җибәрде. Фәттахов хәрби форма кигән әтисе белән бергә фото урнаштырган, һәм әтисенең үз тормышындагы роле турында язган. Ул якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме турында искәртә һәм Ватанны саклаучыларны котларга өнди. «Әтиегез, абыегыз, ирегезнең форма киеп йөрүе мөһим түгел. Аны 23 февраль бәйрәме белән котлагыз. Сезнең мәхәббәт безгә гаиләләребезне сакларга... Читать дальше...

Миңнеханов: Предприятиеләрнең үз энергетика үзәге булу икътисадны тамырдан үзгәртә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, «Казан моторлар төзү» җитештерү берләшмәсе территориясендәге кебек энергетика үзәге икътисад, җылылык һәм энергия белән тәэмин итүнең сыйфатын тамырдан үзгәртергә мөмкин. «Бүген без катнаш җитештерүнең предприятиеләр өчен 300 млн сумга кадәр нәтиҗәлелек бирүен КМТБ мисалында күрдек. Энергетика, энергия нәтиҗәлелеген модернизацияләү — бик югары бурыч. Мондый энергетика үзәкләре икътисадны... Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов: Татарстан районнарында машина төзелеше тармагын үстерергә кирәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда машина төзелеше производствосын республиканың муниципаль районнарында үстерергә кирәк. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында шулай дип белдерде. «Машина төзелеше производствосы зур булмаган муниципалитетларда да барлыкка килергә тиеш. Бездә моның яхшы үрнәге бар», — дип искәртте Татарстан Президенты. Миңнеханов Биектау районында эшли торган «Казаньсельмаш» предприятиесен мисал итеп китерде. Читать дальше...

Россиядә беренче тапкыр кош гриппы кешегә иярү очрагы теркәлгән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Россиянең көньягында кошчылык фабрикасында эшләүче җиде кешедә кош гриппы H5N8 авыруы очрагы теркәлгән. Роспотребнадзор башлыгы Анна Поповага сылтама белән ТАСС агентлыгы шул хакта хәбәр итте. Попова сүзләренчә, «Россиянең көньягында кош гриппы белән авыручылар үзләрен яхшы хис итә». Белгеч әлеге вакытта кош гриппы кешедән-кешегә күчмәвен искәртә. Әлеге вакыйга турында Россия Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасына хәбәр иткән, дип өстәгән Попова.

Рөстәм Миңнеханов предприятиеләрдә хезмәткәрләрне вакцинацияләү эшен көчәйтергә кушты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләрен вакцинацияләү эшен активлаштырырга кушты. Республика Президенты ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында шундый йөкләмә бирде. Миңнеханов билгеләп үткәнчә, вакцинация — коронавирус пандемиясен туктатуда бердәнбер юл. Инде хәзер үк республикада күп кенә мәйданчыклар эшли, аларда теләгән һәркем коронавируска каршы прививка ясата ала. Читать дальше...

Искәндәр Гыйләҗев: «Татар сүзе» республика бәйгесендә катнашучыларга зәвык җитми

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова).Галим Искәндәр Гыйләҗев «Татар сүзе» республика бәйгесендә катнашучыларга зәвык җитеп бетми дип саный. «Репертуарга, укучыларның нәрсә сайлавына игътибар итәсең. Муса Җәлилнең „Вәхшәт“ шигырен укучыларны махсус санамадык — 40-50 кеше булгандыр», — дип борчылуын белдерде бәйгенең жюри әгъзасы булган тарихчы галим. «Безнең әдәбиятыбыз шулкадәр бай, мөмкинлекләр зур, ә кеше һаман бер үк әсәрләрне сайлый. Димәк, әдәбиятны белмиләр, кызыксынмыйлар», — дип фикеренә нәтиҗә ясады ул. Читать дальше...

Россиядә коронавирус инфекциясенә каршы өченче вакцина теркәлде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясенә каршы «КовиВак» вакцинасын теркәде. РИА Новости агентлыгы Россия Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама белән шул хакта хәбәр итә. Препарат Россия Фәннәр академиясенең М. П. Чумаков исемендәге Федераль иммунобиологик препаратлар әзерләү һәм тикшеренүләр фәнни үзәгендә җитештерелгән. Бу — коронавирус инфекциясендә каршы Россиядә уйлап табылган инде өченче вакцина. Моңа кадәр... Читать дальше...


Музыкальные новости
Михаил Кутушов

Токсиколог Кутушов рассказал почему возникает похмелье





Персональные новости
ЛокоТех

Более 100 студентов посетило СЛД Курск в рамках акции «Неделя без турникетов»





Лениногорск Тикшерү бүлеге башлыгын Иминлек хезмәте оперативниклары тоткарлаган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Федераль иминлек хезмәте оперативниклары Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең Лениногорск районара тикшерү бүлеге башлыгы Алексей Ивановны тоткарлаган. Агентлыкка үз чыганакларыннан билгеле булганча, Алексей Ивановка карата ришвәт алу турында җинаять эше кузгатылган. Агентлык мәгълүматлары буенча, аны җинаять кылган вакытта — 5 миллион сумнан артык ришвәт алганда тоткарлаганнар.

Табиб коронавируска каршы беренче прививкадан соң битлек кимәү куркыныч булуын әйтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасын беренче тапкыр кадатканнан соң битлек киюдән баш тарту һәм социаль дистанция сакламау нәтиҗәсендә кеше коронавирус инфекциясе йоктырырга мөмкин. Бу хакта «Известия» газетасы Коммунаркадагы 40нчы хастаханәнең баш табибы Денис Проценкога сылтама белән хәбәр итә. Ул билгеләп үткәнчә, вакцинаның беренче дозасыннан соң вакцинация узмаган кешеләрдәге кебек үк авыру очраклары теркәлгән. «Әгәр ике компонентлы вакцина („Спутник V“) турында әйтсәк... Читать дальше...

Башкортстан Конституциясенә үзгәреш кертү комиссиясенә 144 төрле тәкъдим тапшырганнар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Россия Конституциясенә төзәтмәләрне кертүгә бәйле рәвештә Башкортстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына үзгәреш кертеләчәк. Бүгенге көндә йөз җитмештән артык тәкъдим кертелгән, шуларның йөз кырык дүрте – Башкортстан Республикасы Конституциясенә, утыз икесе республика законнарына үзгәреш кертүгә кагыла, дип хәбәр итә «Башинформ» агентлыгы. Башкортстан Дәүләт Җыены Рәисе Константин Толкачев тәкъдимнәр әзерләү комиссиясенең икенче утырышын үткәргән.... Читать дальше...

Татарстанда тагын 57 кеше коронавирус йоктырган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 57 яңа очрагы теркәлде. Ике очрак читтә, ә калганнары контакт юл белән йоктырылган, диелә Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәрендә. «25 пациент хастаханәдә, 32 кеше өйдә дәвалана», — диделәр ведомствода.   30-50 яшьлекләр арасында 17 кеше авырган. 60-70 яшьлекләр арасында 15 кеше вирус йоктырган. Авыручыларның иң күбе Казанда ачыкланган, монда 21 кеше авырый. Чаллыда тугыз кеше вирус йоктырган. Калган... Читать дальше...

КФУ белгечләре: Телләрне өйрәтүдә чит ил галимнәре белән уртак алымнарны файдаланабыз

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). «Телләргә өйрәтү методикасын камилләштерү: алдынгы тәҗрибә белән уртаклашу мәйданчыгы» V Халыкара фәнни-методик онлайн семинарында КФУ мөгаллимнәре чит ил галимнәре белән уртак алым һәм методларны файдалану хакында сөйләшкән. «Пленар утырышта Кадрия Фәтхуллова Абдулла Әсәдуллинның лингвометодик эшчәнлеге, Мостафа Өнәр Төркиянең Эгей университетында төрки тел белеме буенча кадрлар әзерләү, Махирә Гусейнова төрки халыклар өчен тел уртаклыклары турында тикшеренүләре тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Рөстәм Миңнехановка Казан мотор төзү берләшмәсендә «Волга» җайланмасы тәкъдим ителде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Егор Никитин). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе белгечләре ясаган «Волга» энергетика җайланмасы тәкъдим ителде. Әлеге җайланма белән ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышы башланыр алдыннан таныштылар. Яңа җайланманың нигезен челтәр белән параллель эшли торган газ турбинасы системасы тәшкил итә. «Ул предприятиенең үз ихтыяҗларын, шулай ук башка кулланучыларны электр һәм җылылык энергиясе белән тәэмин итү өчен билгеләнгән. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Линетт сыграет против Соболенко во втором круге турнира WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Серёга

«Вспомните фильмы, на которых они росли»: рэпер Серега допустил негативное влияние кино на Пугачеву



Москва

Техобслуживание котельных провели в Истре

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net