Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2021

Новости за 06.02.2021

Кама Тамагында Мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәге ачылачак

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Кама Тамагы районының Тенеш бистәсендә гражданнар җыелышында җирле халык Мәчеләрнең сирәк төрләрен өйрәнү үзәген булдыру белән кызыксынды, аларны үзәкнең бер өлеше җирлек кишәрлегендә урнашуы борчый. Тенеш бистәсендә яшәүчеләрне үзәкне төзегәннән соң бу кишәрлектәге бердәнбер комлыктан файдалана алу мөмкинлеге кызыксындыра. Шулай ук предприятиенең алга таба үсеше борчый. Бу хакта «Волжские зори» яза. Кама Тамагы районы башлыгы Наил Вазыйхов бу сорауларга җавап бирде. Читать дальше...

Чистайда 2020 елда иң яшь һәм өлкән ата-аналар турында билгеле булды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 2020 елда Чистайда 45 яшьлек хатын-кыз белән 64 яшьлек ир-ат әти-әни булган, ә яшь гаиләләр арасында әни кешегә 16 яшь, әти кешегә 20 яшь тулган. Узган ел Чистайның ЗАГС бүлеге бала туу турында барлыгы 624 акт теркәгән. Бу турыда «Чистопольские известия» хәбәр итә. Бүлек җитәкчесе Динара Җәләлова сүзләренчә,  196 бала (гомуми санның 32 проценты) гаиләдә беренче бала, 236 бала (38 процент) икенче, ә 189 бала (30 процент) өченче һәм дүртенче булып туган. Икенче һәм өченче балалар саны артуы да билгеләп үтелә. Читать дальше...

Биектау хастаханәсе табибы коронавирустан дәвалауны камилләштерү турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Биектау үзәк район хастаханәсендә Covid-19 коронавирусыннан методик тәкъдимнәрнең тугызынчы версиясе буенча дәвалыйлар. Инфекционист-табиб Елена Татаринова шул хакта сөйләде. Табиб сүзләренчә, пандемия башында нигездә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр чир йоктыра иде, ә балалар һәм яшьләр авырмады. Моннан тыш, тулаем алганда, авыру җиңелрәк узды. Икенче дулкын вакытында кешеләр катырак авырый. Бу турыда «Высокогорские вести» газетасы яза. «Без яшьрәк кешеләр, балалар авыруына игътибар итә башладык... Читать дальше...



Түбән Камада ит һәм яшелчә ярымфабрикатлары җитештерәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Түбән Камада яңа инвестор эшли башлаячак. Ул ит һәм яшелчә ярымфабрикатлары җитештерә торган зур азык-төлек комбинаты булдырачак. Бу хакта Инстаграм сәхифәсендә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радмир Беляев хәбәр итте. Башкарма комитет вәкиле мәгълүматы буенча, азык-төлек комбинаты шәһәрнең файдаланылмаган бер җитештерү мәйданында урнашачак. Инвестицияләр күләме 200 млн сумнан да ким булмаячак, йөзгә якын эш урыны булдырылачак. Читать дальше...

Гамалея үзәге коронавирусның яңа штаммнарына каршы вакциналар ясауны тизләтәчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Гамалея исемендәге үзәгендә тизләтелгән режимда коронавирус инфекциясенең яңа штаммнарына каршы вакциналар булдыру юнәлешендә эшлиләр. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы үзәкнең директоры Александр Гинцбургка сылтама белән хәбәр итә. «Хәзерге вакытта институтта махсус технология әзерләнә, ул әлеге авыруны тудыручы бик тиз үзгәрә башлаган очракта нәтиҗәле вакцина препаратлары ясарга мөмкинлек бирергә тиеш», - диде Гинцбург «Россия... Читать дальше...

Синоптиклар Татарстанда буран чыгачагы хакында кисәтте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 7 февральдә Татарстан территориясендә урыны белән буран чыгуы көтелә, җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-17 метрга кадәр җитәргә мөмкин. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, шулай ук төнлә һәм иртән томан төшүе көтелә. «Татар-информ» агентлыгы элегрәк киләсе атнада Татарстанда -30 градуска кадәр суытачагы хакында хәбәр иткән иде.

Язучылар берлеге яшь прозаиклар иҗатын анализлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан Язучылар берлеге яшь прозаиклар Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина һәм Әгъләметдиновның иҗатын анализлый. Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, яшьләрнең иҗатын Проза, Әдәби тәнкыйть һәм Балалар әдәбияты остаханәсе бәяләячәк. Утырыш 11 февральгә билгеләнгән. Яшь иҗатчыларның беренче китаплары 2020 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Айгөл Абдрахманованың «Караш», Алинә Бикмуллинаның «Йолдызлар шулай куша» һәм Райнур Әгъләметдиновның... Читать дальше...

Россиядә рейслары язга билгеләнгән авиабилетларның бәясе 10 процентка арзанайган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Россиядә рейслары язга билгеләнгән авиабилетларның бәясе 10 процентка арзанайган, быел уртача чек 6 700 сум тәшкил иткән. Шул ук вакытта, россиялеләр арасында сәяхәтләр өчен иң популяр өч шәһәр арасына Сочи, Симферополь һәм Минеральные Воды кергән. Бу хакта ТАСС агентлыгы Туту.ру сәфәрләр һәм сәяхәтләр сервисы аналитик үзәге мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә. «Иң популяр юнәлешләр - Сочи, Симферополь һәм Минеральные Воды. Россия буенча яз айларына авиабилетларның... Читать дальше...



Татарстанда коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны 6 процентка кимегән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 2021 елның гыйнварында Татарстанда коронавирус инфекциясенең 2762 яңа очрагы теркәлгән, бу 2020 елның декабренә караганда 6 процентка азрак. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Марина Трофимова ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципаль районнар... Читать дальше...

Туфан Имаметдинов MOÑ театр мәйданчыгында чираттагы премьерасын чыгара

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). MOÑ театр мәйданчыгында рохинджа халкын эзәрлекләү турындагы хатирәләрдән төзелгән спекталь-инсталляция тәкъдим ителә. «Рохинджа» — Туфан Имаметдиновның Милли китапханә бинасында урнашкан театр мәйданчыгында куелган чираттагы спектакле. Хореограф — Марсель Нуриев, рәссам — Лилия Имаметдинова. Спектакльдә артистлар Камил Гатауллин, Илнур Гарифуллин, Эльвина Булатова, Полина Малых, Егор Белов, Гүзәл Вәлишина катнаша. Тәрҗемәче — яшь шагыйрә Миләүшә Гафурова. Читать дальше...

Чаллыда полицейскийлар күпердән сикерергә җыенган егетне коткарган

Tatar-inform.tatar 

(Чаллы, 6 февраль, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда полицейскийлар күпердән сикерергә ниятләгән егетне коткарган. Хокук саклау органнарындагы чыганак «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, полициянең кизү бүлегенә поезд машинисты шалтыратып, тимер юл күпере коймасы артында бер егетнең басып торуын, аның күпердән аска сикерергә җыенуын әйткән. Урынга беренчеләрдән булып ЮХИДИ хезмәткәрләре килгән, алар күпер астындагы трассада хәрәкәтне япкан. Бераз соңрак ашыгыч хезмәт экипажлары да килеп җиткән. Читать дальше...

Татарстанда 20 меңнән артык кеше коронавируска каршы прививка ясаткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Бүгенге көндә Татарстанда 20 005 кеше коронавирус инфекциясенә каршы прививка ясаткан. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, барлыгы 20 005 кеше вакцинация узган, 3 438 кеше икенче дозаны алган. Билгеләп үтелгәнчә, 81 122 комплект вакцина дозасының 24,7 проценты файдаланылган.

Татарстанда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ике җиңел автомобиль кара-каршы бәрелешү нәтиҗәсендә өч кеше зыян күргән. Аварияне күргән кешеләр «Татар-информ» агентлыгына хәбәр иткәнчә, юл һәлакәте бүген иртәнге тугызлар тирәсендә республиканың Әтнә районында Казан – Әтнә автомобиль юлында булган. Биредә «Лада Гранта» һәм «Лада Калина» автомобильләре кара-каршы бәрелешкән. Нәтиҗәдә, ике машина да юл читенә төшеп киткән. «Ашыгыч ярдәм табиблары авария булган урыннан ким дигәндә өч кешене хастаханәгә алып китте. Читать дальше...

Татарстанда коронавирус инфекциясенең тагын 84 яңа очрагы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 84 яңа очрагы ачыкланган. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, аларның бөтенесе дә чирне башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. «31 кеше хастаханәгә озатылган, 53 кеше өендә дәвалана», - диелә ведомство хәбәрендә. Инфекция йоктыручыларның күбесе 60-70 яшь (26 кеше) аралыгында ачыкланган. Икесе – балигъ булмаган бала. Казанда – 42, Чаллыда – 13, Түбән Кама районында ... Читать дальше...

Эльмира Зарипова: Татарстанда эшсезләр саны кимүдә тотрыклы динамика күзәтелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 1 февральгә Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 1,7 процент тәшкил иткән, республикада эшсезләр саны кимүдә тотрыклы динамика күзәтелә. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. «Әйтик, 2020 елның... Читать дальше...

Оператив штабта коронавирус очраклары иң акрын темпта арта торган төбәкләрне атадылар

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыручылар иң акрын темпларда арта торган төбәк – Тыва Республикасы (0,01 процент). Бу хакта РИА Новости агентлыгы коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән хәбәр итә. «Бер тәүлек эчендә үсеш темплары иң түбән булган субъектлар: 1. Тыва Республикасы — 0,1 процент, 2. Ямал-Ненец автономияле округы, Магадан өлкәсе, Еврей автономияле өлкәсе, Мәскәү шәһәре, Хакасия Республикасы... Читать дальше...

Дөньяда коронавирусның таралу темплары акрыная

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Дөньяда коронавирус инфекциясенең таралу темплары акрыная. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Мария ван Керкховенга сылтама белән хәбәр итә. «Без кайбер илләрдә инфекция йоктыручылар санының кимүен күзәтәбез һәм бу фактны уңай яктан билгеләп үтәргә кирәк», - дип искәртте ул. Эксперт сүзләренчә, моңа барыннан да элек вирусны йоктыру чылбырын өзә торган чаралар (беренче чиратта, вакцинация) нәтиҗәсендә ирешелгән. Шул ук вакытта... Читать дальше...

Ольга Павлова: Спорт үзенчәлекле кешеләрнең күңелендә үз-үзенә ышаныч хисе уята

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Спорт үзенчәлекле кешеләрнең күңелендә үз-үзенә ышаныч хисе уята, онытылмас хис-кичерешләр бүләк итә һәм үзен шәхес буларак күрсәтергә мөмкинлек бирә, дип белдерде Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасының «Чикләрне белмәүче спорт» партия проекты координаторы Ольга Павлова Россиянең Махсус Олимпиадасы, «Русская Фитнес Группа» фитнес-корпорациясе һәм Россиянең Фитнес-аэробика корпорациясе президенты Ольга Слуцкер белән очрашуда. Депутатның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә... Читать дальше...

Татарстан юлында Самарадан килүче йөк автомобиле янган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Татарстан трассасында Самарадан килүче «МАЗ» автомобиле янган. «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән белдерүләренчә, кичә 11.33 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Кузай – Рус Акташы автомобиль юлында йөк автомобиленә ут кабуы хакында хәбәр килгән. Урында Самара өлкәсе номерлары куелган «МАЗ» автомобиленең кабинасын ялкын телләре ялмап алуы ачыкланган. Янгынның мәйданы 4 квадрат метр тәшкил иткән. Читать дальше...


Музыкальные новости
Концерт

Концерт ко дню адыгского флага привлек молодежь Черкесска





Персональные новости
Анфиса Чехова

Отец из Панамы, школьная любовь и любимая еда: Елена Борщёва раскрыла все тайны на шоу ТВ-3 «Вкусно с Анфисой Чеховой»





Быел Татарстанда 2 миллион 670 мең квадрат метр торак төзеләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). 2021 елда Татарстанда ким дигәндә 2 миллион 670 мең квадрат метр торак сафка бастыру күздә тотыла. Әлеге күләмнең 10 процентын, яки 280 мең квадрат метрын социаль ипотека тәшкил итә. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Читать дальше...

Covid-19 белән авыручылардан инфекция йоктыру куркынычы кайчан югары булуы ачыкланды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Париж университеты тикшеренүчеләре Covid-19 коронавирусы белән авыручылардан инфекция йоктыру куркынычы кайчан югары булуын ачыклады. Британиянең Daily Mail газетасы язуынча, галимнәр Франциядә 2020 елның мартында Covid-19 диагнозы белән хастаханәгә озатылган 655 авыруның мәгълүматларын өйрәнгән. Компьютер моделен төзеп, алар үткән число белән авыруның төрле стадияләрендә вирус йөкләнеше дәрәҗәсен һәм коронавирус кисәкчекләре бүленеп чыгу күпме дәвам итүен анализлаган. Читать дальше...

«СолНЦе» мәктәбе директоры башка шәһәрләрдә дә шундый белем йортлары ачарга ниятли

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ»). Казанның «СолНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков Андрей Кузьминга биргән интервьюсында Татарстанның башка шәһәрләрендә дә шундый ук белем йортлары ачу теләге турында белдерде. Түбән Камада андый мәктәп ачу юнәлешендә эш бара инде. «Түбән Камада талантлы укытучылар күп. Мин Түбән Кама мэры Айдар Метшинга әлеге тәкъдимгә колак салганы өчен бик тә рәхмәтле», - диде Шмаков. Ул шулай ук моннан ике атна элек ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белән очрашуы хакында сөйләде. Читать дальше...

Татарстан трассалары һава торышы бозылу сәбәпле автобуслар өчен вакытлыча ябылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстан трассаларын һава торышы бозылу аркасында автобуслар өчен вакытлыча яптылар. «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр итүләренчә, көчле бозлавык һәм һава торышы бозылу аркасында республиканың төп трассалары шәһәрара автобуслар өчен вакытлыча ябылды. Юлларның кабат ачылуы турында өстәмә рәвештә хәбәр ителәчәк. Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә машина йөртүчеләрнең артык ихтыяҗ булмаганда торак пунктлардан читкә чыкмавын... Читать дальше...

Хат ташучылар, сез кайда? - «Шәһри Казан»

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 6 февраль, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Эльвира Мозаффарова). Хат ташучыларга чынлап та кытлык, бигрәк тә авыл җирендә. Моның сәбәбе нидә соң? Газета-журналларның язмышы элемтә бүлекләренә ни дәрәҗәдә бәйле? Эшче кирәк, кем бара? Күршем газетаны почтага барып ала. Элемтә бүлегендә абонент тартмасы булдырган. «Моның өчен өстәмә акча түлим. Атна саен автобус белән почтага бару мәшәкать булса да, күңелем тыныч, язылган газетамны кулыма алып укый алам», — ди ул. Элегрәк, почта әрҗәләрендәге газеталарны урлау очраклары күзәтелгәнгә... Читать дальше...

Әлмәттә мәгариф өлкәсе вәкилләре хезмәттәшлек итү турында фикер алышты

Tatar-inform.tatar 

(Әлмәт, 6 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт дәүләт нефть институты коллективы шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, мәгариф идарәсе, «Татнефть» компаниясе вәкилләре белән очрашу үткәрде. Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов та катнашты. Чара институтның шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлеген активлаштыру һәм институт базасында мәктәп тәмамлаучыларны алга таба укыту мөмкинлеге максатыннан үткәрелде. Катнашучылар өчен нефть институты лабораторияләре... Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Спортсменка из Бутово выиграла «золото» на турнирах по художественной гимнастике


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

Прокуратура Москвы: тело мужчины нашли в лесопарке в Сокольниках





Путин в России и мире
Москва

Петербургский автопром вышел из кризиса, заявил Беглов


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Это - война: литовские беспилотники попытались атаковать Минск




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Александр Розенбаум

«Это не бомжовые заведения»: 72-летний Александр Розенбаум зарабатывает миллионы на пивном бизнесе



Москва

Школьники из Одинцова примут участие в акции «Летопись сердец»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net