Әлмәттә мәгариф өлкәсе вәкилләре хезмәттәшлек итү турында фикер алышты
(Әлмәт, 6 февраль, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары» ). Әлмәт дәүләт нефть институты коллективы шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләре директорлары, мәгариф идарәсе, «Татнефть» компаниясе вәкилләре белән очрашу үткәрде. Чарада район башлыгы Тимур Нагуманов та катнашты. Чара институтның шәһәрнең гомуми белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлеген активлаштыру һәм институт базасында мәктәп тәмамлаучыларны алга таба укыту мөмкинлеге максатыннан үткәрелде. Катнашучылар өчен нефть институты лабораторияләре һәм аудиторияләре буенча махсус экскурсия оештырылды. «Институт шәһәрнең барлык белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлеккә әзер. Шәһәрнең кайбер мәктәпләре нефть институты белән хезмәттәшлек итә, хәзер безнең бурыч — бу мәсьәләгә системалы якын килүне тәэмин итү», — диде Тимур Нагуманов Институтның төп кафедраларында булганнан соң. Очрашу Бердәм дәүләт имтиханнарында югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм «Татнефть» компаниясе стипендиясенә лаек булган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләгән өчен гомуми белем бирү оешмаларының директорларын һәм педагогик коллективларын бүләкләү белән тәмамланды.