Мы в Telegram
Добавить новость
123ru.net
Tatar-inform.tatar
Февраль
2021

Новости за 26.02.2021

Балык Бистәсендә җитәкчеләр өчен сөйләм теле буенча мастер-класс булды

Tatar-inform.tatar 

(Балык Бистәсе, 26 февраль, «Татар-информ», «Авыл офыклары» ). Бүген Балык Бистәсе районына Казан дәүләт мәдәният институты белгечләре килде.  Алар район мәдәният йортында җитәкчеләр һәм төрле тармакта эшләүчеләр өчен «Сөйләм теле һәм чыгыш ясау сәнгате нигезләре» дип аталган татарча мастер-класс үткәрде. Чарага районда яшәүче ике йөзгә якын кеше килде. Алар арасында муниципаль район депутатлары, башкарма комитет җитәкчеләре, хуҗалык һәм предприятиеләр, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре, оциаль яклау хезмәте... Читать дальше...

Чирмешән районында берьюлы ике сәламәтлек саклау объекты ачылды

Tatar-inform.tatar 

(Чирмешән, 26 февраль, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Кадыйр Гомәров). Чирмешән районының Кәркәле һәм Түбән Кәминкә авылларында берьюлы ике сәламәтлек саклау объекты ачылды. Керкәледә 210 чамасы кеше яши. Әлеге авылдагы модульле ФАП районда мондый унберенче бина. Аны төзүгә, территориясен төзекләндерүгә республика бюджетының 2 миллион 300 мең сум чамасы акча тотылган. «Яңа бина халык сәламәтлеген саклауга булышсын иде. ФАПны төзүдә күп көч куйган район үзәк хастахнәсе җитәкчелегенә, авыл җирлеге Советына... Читать дальше...

Татарстанда салкыннарга алмашка тотрыксыз һава торышы киләчәк

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Алдагы көннәрдә Татарстанда аномаль салкыннарга алмашка тотрыксыз һава торышы киләчәк, температура һәм башка метеокүрсәткечләр тирбәлеше күзәтеләчәк. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр икәнчә, иртәгә, 27 февральдә, республика төньяк-көнбатыштан килә торган циклон йогынтысында калачак. Кар һәм җепшек кар ява, буран, көчле җил, бозлавык була. Шул сәбәпле, ЮХИДИ Татарстан халкына торак пунктлардан читкә чыгып йөрмәскә киңәш итә. Шулай ук һава шартлары бозылу белән беррәттән, көн җылыта. Читать дальше...



Ташкент татарлары Нәҗип Җиһановны искә алды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә Ташкентта «Нәҗип Җиһанов. Багышлау» дип аталган кичәдә күренекле композиторның иҗатына бәйле, халыкка аз билгеле булган документлар күрсәтелде. Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр иткәнчә, кичә үзбәк композиторы Мөхтәр Әшрәфи музее җитәкчелеге инициативасы белән оештырылган. Катнашучыларга СССРның халык артисты, Социалистик Хезмәт герое, СССР Дәүләт премиясе лауреаты, бөек татар композиторы, педагог, җәмәгать... Читать дальше...

Иртәгә Җиңү паркында «Әтисе һәм улы» гаилә эстафетасы була

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Иртәгә, 27 февральдә, Казандагы Җиңү паркында «Әтисе һәм улы» гаилә эстафетасы була. Катнашучыларга янгын сүндерүчеләр киемнәрен кияргә, янгын сүндерү җиңсәсе белән вакытка йөгерергә, аркан тартышырга туры киләчәк, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе. Паркта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсеннән янгын сүндерү-коткару техникасы һәм җайланмалары күргәзмәсе оештырылачак. Коткаручылар хезмәтләре һәм төп иминлек кагыйдәләре турында сөйләячәк. Читать дальше...

Шамил Закировның вафатына тугыз ел тулу уңаеннан, камаллылар аның каберенә барды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген, 26 февральдә, Камал театры җитәкчелеге Шамил Закиров каберенә барды. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, театрның легендар директоры, Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шамил Зиннур улы Закировның (1945-2012) арабыздан китүенә 9 ел булды. Шул уңайдан, Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры җитәкчеләре Яңа Татар зиратында Шамил Закировның каберенә чәчәкләр куйдылар, диелә хәбәрдә.

Буран чыгу сәбәпле, Татарстанда йөк машиналары һәм автобуслар өчен трассалар ябылды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Полина Шевчук). Буран аркасында Татарстанда йөк машиналары һәм автобуслар өчен трассаларны яптылар. Бу хакта «Волго-Вятскоуправтодор» хәбәр итте. Бүген 20:30 сәгатьтән башлап һәм һава шартлары яхшырганчы М7 трассасының Ижевскига һәм Пермьгә керү юлы ягыннан, 735 чакрымыннан 1169 чакрымына кадәр өлеше ябыла. Шулай ук Казахстан чигенә кадәр Казан-Оренбург-Акбүләк юлы, Йошкар-Ола-Яшел Үзән-М7 һәм Казан-Буа-Ульяновск юллары ябыла. Юлларда контроль көчәйтеләчәк... Читать дальше...

Уфада Нуриев көннәрендә «Торна җыры» балетын күрсәтәләр

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 17-19 мартта Башкорт опера һәм балет театрында «Нуриев көннәре» узачак. Ул биюче һәм хореограф Рудольф Нуриевның тугын көненә багышлана. Уфаның балет труппасына Рудольф Нуриев исеме бирелү сәбәпле, быел бу дата аеруча зурлап уздырылачак. «Башинформ» га театрның матбугат сәркатибе Елена Никульская хәбәр иткәнчә, театр сәхнәсендә «Торна җыры» балеты, «Коллекция шедевров» концерты һәм «Роман с танцем» гала-концерты тәкъдим ителәчәк. Шулай ук театрның Пушкин аллеясе... Читать дальше...



Илсур Һадиуллин балалар бакчасына бәйрәмгә әти-әниләр килүне хуплады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең балалар бакчасында бәйрәмгә әти-әниләргә килергә рөхсәт бирүен хуплады. Бу хакта ул журналистларга әйтте. «Балалар бакчаларында әти-әниләр катнашында бәйрәмнәр уздырырга Роспотребнадзордан рөхсәт алдык, бу яхшы яңалык дип саныйм. Әгәр Роспотребнадзор рөхсәт иткән икән, бер сорау да була алмый. Иң мөһиме ... Читать дальше...

Мордовия башлыгы вазифасын башкаручы Артем Здунов төбәк хакимиятен отставкага җибәрде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мордовия башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов республика хөкүмәтен отставкага җибәрде. Бу хакта төбәкнең оператив штабына сылтама белән ТАСС хәбәр итә. «Мордовия Республикасы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Артем Здунов төбәк хөкүмәтен отставкага җибәрү турында хәбәр итте», — диелә хәбәрдә. Артем Здунов 1978 елның 18 маенда Казанда туган. 2000 елда Казан финанс-икътисад институтын (КФЭИ), 2004 елда КФЭИ аспирантурасын тәмамлаган. 2005 елда икътисад фәннәре кандидаты була. Читать дальше...

Мөселман яшьләре иртәгә «Чиста мәчет» акциясенә кушылырга чакыра

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары «Чиста мәчет» акциясе кысаларында Рамазан ае алдыннан республика мәчетләрендә җыештыру-чистарту эшләренә кереште. Һәр шимбә көнендә волонтерлар Казанның бер мәчетендә өмә үткәрәчәк.  Иртәгә Казанның Габдерәхим Утыз Имәни мәчетендә өмә була. Имәнлек урамы белән Рихард Зорге урамнары чатында төзелә торган мәчет тирәсендә төзелеш калдыкларын җыярга, чүп-чарны чыгарырга, тәртип урнаштырырга кирәк, диелә Диния нәзарәте хәбәрендә. Читать дальше...

Алексей Песошин Бөгелмәдә авыл хуҗалыгын, кече һәм урта бизнесны үстерү бурычын куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 27 февраль, «Татар-информ»). Бөгелмә районы җитәкчелегенә кече һәм урта эшмәкәрлекне, шулай ук авыл хуҗалыгын үстерү белән шөгыльләнергә кирәк. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Муниципалитет советының йомгаклау утырышында шул хакта әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. «Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Бөгелмә районы күрсәткечләре шактый түбән. Ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексы рейтингында республика районнары арасында сез 31 урынны гына алдыгыз», — диде Премьер-министр. Читать дальше...

Мөфти Равил Гайнетдин Төркия Президенты Рәҗәп Таип Эрдоганны туган көне белән котлады

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Мөфти шәех Равил Гайнетдин Төркия Республикасы Президенты Рәҗәп Таип Эрдоганны туган көне белән котлады, дип хәбәр итте Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте. «Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте исеменнән һәм шәхсән үземнең исемнән туган көнегез белән ихлас котлыйм. Үз халкыгыз, мөселманнар һәм кешелек дөньясы өчен игелекле эшләрегездә Аллаһ ярдәм юлдаш булсын», дип мөрәҗәгать итә мөфти. Ул безнең илләр һәм аларның лидерлары арасында озак еллар... Читать дальше...

Миңнеханов: Арбитраж суды беренчеләрдән булып медиация процедурасын гамәлгә кертте

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж суды нәтиҗәле партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерүгә юнәлдерелүче медиация процедурасын беренчеләрдән булып гамәлгә кертүен әйтте, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте. Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж судының 2020 елгы эш йомгакларына багышланган киңәшмәдә катнашты. «Бәхәсне тыныч итеп җайга салу нәтиҗәле партнерлык мөнәсәбәтләрен һәм эшлекле аралашу культурасын үстерүгә юнәлдерелгән. Читать дальше...

Алексей Песошин Бөгелмә районының йомгаклау сессиясендә катнашты

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин бүген Бөгелмә муниципаль районының йомгаклау сессиясендә катнашты. Татарстан Президентының матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итте. Утырыш башланыр алдыннан ТР Премьер-министры «ТНГ-Универсал» компаниясендә булды, анда ул җитештерү һәм төп продукция белән танышты. 2020 елда предприятие биш этапта дезинфекцияләүне тәэмин итә торган «ДезаРус» аппаратын эшләүгә кереште. «Камаз» шасси җирлегендә Covid-19 дан тест уздыру һәм вакцинацияләү өчен яңа подукт ... Читать дальше...

Елена Шмелева: Татарстан иҗади мохит булдыру өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). «Талант һәм уңыш» мәгариф фонды җитәкчесе Елена Шмелева Татарстан иҗади мохит булдыру өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия, ул балаларның талантларын ачуга ярдәм итә дип саный. Бу фикерен ул бүген Казанда очрашуда әйтте. Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Перспектива» концепциясен гамәлгә ашыру буенча Ведомствоара координацияләү советы — «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәгенең Попечительләр советы утырышын уздырды. Читать дальше...

Марат Закиров Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы итеп билгеләнде

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Розалия Хәйруллина). Моңа кадәр Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкләгән Марат Закиров Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы итеп билгеләнде. Шәһәр мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, яңа җитәкчене Казан мэры Илсур Метшин тәкъдим итте, ул Марат Закировның эшчәнлеген югары бәяләде. «2018 елның августыннан Парклар һәм скверлар дирекциясен җитәкләде. Нәкъ шушы вакытта без парклар һәм скверлар буенча алга киттек, һәм пандемия аларга булган ихтыяҗны күрсәтте. Читать дальше...

Миңнеханов: Татарстанда, гадәттәгечә, талантлы яшьләр белән эшкә зур игътибар бирелә

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда «Перспектива» концепциясен гамәлгә ашыру буенча Ведомствоара координацияләү советы — «Сириус» белем бирү үзәге моделе буенча республика үзәгенең Попечительләр советы утырышын уздырды, дип хәбәр итте Татарстан Президентының матбугат хезмәте.. Россия Президентының «2030 елга кадәр чорга Россия Федерациясен үстерүнең милли максатлары турында»гы Указы белән талантларны өстенлекле рәвештә үстерү һәм үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр билгеләнгән иде. Читать дальше...

Татарстанда тагын өч кеше коронавирустан вафат булган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда 1932 елгы ир-ат, 1936 һәм 1952 елгы ике хатын-кыз коронавирустан вафат булган. Бу хакта Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте. «Үлем сәбәбе патологоанатомия экспертизасы нәтиҗәсендә ачыкланды. Вирус идентификацияләнде», — диелә хәбәрдә. Бүгенге көндә республикада коронавирустан вафат булуның 331 очрагы теркәлде.


Музыкальные новости
Игорь Бутман

Квинтет Игоря Бутмана и певица Фантине впервые выступят на джазовом фестивале в Бахрейне





Персональные новости
РБК

РБК: педиатра Буянову за фейки про армию России отправили в СИЗО





Фәрит Мөхәммәтшин Ютазыда торак төзелешен арттыру бурычын куйды

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин эш сәфәре белән Ютазы районында булды, анда ул 2020 ел нәтиҗәләре буенча район Советы утырышында катнашты. Ул Ютазы районы Советы депутатлары алдына торак төзелеше күләмен арттыру һәм күбрәк инициатива күрсәтү бурычын куйды, дип хәбәр итә Дәүлә Советының матбугат хезмәте. Фәрит Мөхәммәтшин 2020 ел нәтиҗәләре буенча муниципалитетларның социаль-икътисади үсеше рейтингында Ютазы районының 45 нче урыннан 30га күтәрелүенә игътибар итте. Читать дальше...

Урмай авылындагы урамга Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү тоткарлануның сәбәбе билгеле

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Чувашия татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәйдәр Сафиуллин Чувашиянең Урмай авылындагы урамга Фәрит Гыйбатдинов исемен бирү тоткарлануның сәбәбен атады. «Комсомол районында урамнарга, коллективларга атама бирүче Комиссия булмаган. Администрация әлеге Комиссиянең нигезләмәсен төзеде. Аны Комсомол районы депутатлары расларга тиеш. Аларның җыелышын көтәбез. Раслагач, Урмай авылындагы урамга, „Мишәр“ ансамбленә һәм сәнгать мәктәбенә Фәрит Гыйбатдинов исеме бирелергә тиеш. Читать дальше...

Татарстанда «Сириус» үзәге бер елда 12,8 мең баланы укыткан

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). 2020 елда «Сириус» белем бирү республика үзәгенең барлык программалары буенча 12 мең 826 бала укыган. Бу хакта «Перспектива» концепциясен гамәлгә ашыру буенча ведомствоара координация советының попечительләр советы утырышында әйттеләр. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда «Талант һәм уңыш» белем бирү фонды башлыгы Елена Шмелева катнашты, дип хәбәр итә республика башлыгының матбугат хезмәте. Үз чыгышында Татарстан Президенты 2019 елда Татарстан... Читать дальше...

Татар телен өйрәнү буенча яңа мобиль кушымта булдыру проекты карала

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Сафина). Татарстан Республикасы Диния нәзарәте татар телен өйрәнү буенча яңа мобиль кушымта әзерли. Бу хакта журналистлар белән узган очрашуда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Самигуллин хәбәр итте.  Мобиль кушымта, Диния нәзарәтенең башка проектлары кебек үк бушлай булачак. Татар телен төрле вакытта һәм төрле җирдә укып өйрәнү мөмкинлеге карала. Дәресләрнең аерым расписаниесе юк, чөнки алар алдан ук яздырып куелган. «Хәзерге вакытта проект буенча фикер алышулар бара»... Читать дальше...

Сәламәтлек саклау министрлыгы ковид белән авыручылар саны җәйгә кимиячәк дип фаразлый

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ»). Россиядә коронавирус белән авыручылар саны җәйгә кимиячәк, әмма көзен һәм кышын кабат артырга мөмкин. Бу хакта Сеченев исемендәге университетның эпидемиология һәм дәлилле медицина кафедрасы мөдире һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы, Россия Фәннәр академиясе академигы Николай Брико әйтте, дип яза РИА Новости.  Галим фикеренчә, авыручылар саны арту мизгелләрен «дулкыннар» дип атарга кирәкми, чөнки билгеле бер вакытларда «эпидемиологик... Читать дальше...

Татар Тик-Токеры Rayni төрле шәһәрләрдә татарча биеп популярлык казанган

Tatar-inform.tatar 

(Казан, 26 февраль, «Татар-информ», Рената Садыкова). Tik-Tok челтәрендәге Rayni — Казан егете Райнур — татар биюләре белән дистә меңләгән караулар җыя. Райнур үзенең каналында (@ rayni_rayni) һәр татарга да таныш халык көйләренә биеп видеолар төшерә. «Минем беркайчан да биюләр белән шөгыльләнгәнем юк иде, ләкин, шуңа карамастан, мин бу шөгыльгә керештем», — ди Райнур. Шушы ысул белән аудиторияне тарту идеясе берничә ел элек барлыкка килгән. Ул башта Казанның төрле урыннарында татар көенә биеп танылмакчы булган. Читать дальше...

Спорт в России и мире
Москва

Учитель из Бутово стала «Гуру физкультуры»


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Виктория Азаренко

Азаренко не смогла пробиться в 1/8 финала турнира в Мадриде, уступив Соррибес-Тормо


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире
Москва

АО «Транснефть – Прикамье» провело свыше 3 тыс. экологических исследований в I квартале 2024 года





Путин в России и мире
Москва

Мария Захарова раскритиковала высказывание Нэнси Пелоси о Путине и протестах в США


Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в России и мире
Москва

Дух разделения в Святой Руси, или Можно ли лишиться сана за отпевание Навального*



Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...



Тимати

Маркетолог Родочинская: новая девушка Тимати копирует Решетову ради бизнеса



Москва

В Люберцах прошла проверка строительства объездной дороги от стадиона «Торпедо»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net